Русия саклану министрлыгы "Москва" крейсерының батуын таныды
15 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Русия саклану министрлыгы "Москва" крейсеры батуын таныды. Министрлык ул давылда баткан ди, Украина исә аңа ракет белән һөҗүм иткәнен белдерә.
- Европа берлегенең яңа санкцияләр пакетында Русия нефте импортын тыю турында актив сөйләшүләр бара. NYT язуынча, ахыргы карар Франциядә президент сайлавының икенче турыннан соң кабул ителәчәк (24 апрель).
- БМО мәгълүматына күрә, көн саен Украинага 30 мең кеше кайта. Бүгенге көндә илгә инде 870 меңләп украин качагы кайткан.
- Джо Байден Украинага үзе килергә әзер булуын белдерде.
- Псковта Русия армисен дискредитацияләү гаебе белән танылган опозиция сәясәтчесе Лев Шлосберг тоткарланган. Соңрак аңа беркетмә төзелгән, сәясәтче өйгә кайта алган.
БМОның качаклар эше агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, 50 көн эчендә Украинадан биш миллионлап кеше күчеп киткән.
14 апрельдә БМО югары комиссарының качаклар эше идарәсе чыгарган яңа статистикага күрә, сугыш аркасында 4 736 471 украин илдән китәргә мәҗбүр булган.
Cугыштан качучыларның 90 проценты – хатын-кызлар һәм балалар, чөнки гаскәргә чакырылу яшендә булган ирләргә Украинадан китү тыелган.
Якынча 2,69 миллионы Польшага киткән. Икенче урында – Румыния, ул үзенә 716,7 мең качакны кабул итте.
Бүген Казанда Украиана сугышында һәлак булган 22 яшьлек Дамир Гыйлемханов җирләнде.
Аның белән хушлашырга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде дип хәбәр итә Татар-информ.
Дамир Гыйлемханов 1999 елда туган, Казанның 42нче мәктәбендә белем алган, көллият тәмамлаган. 2019 елда армиягә алынган, хәрби хезмәте тулгач, контракт төзегән. Үлеменнән соң аңа Русия каһарманы исеме бирелде.
Азатлык Украинада һәлак булучы Татарстан-Башкортстан хәрбиләренең исемлеген барлый.
Мелитопольдәге кырымтатарлар: Оккупантлар Мәҗлес, Конгресс белән бәйле активистлар турында мәгълүмат җыя
Украинаның көньягында, Донбасска чиктәш Запорожье өлкәсенең Мелитополь шәһәрен март башында Русия гаскәрләре басып алганнан соң андагы халыкның тормышы нык үзгәрде. Кырым башкаласы Акмәчеттән (Симферополь) 270 чакрым ераклыкта урнашкан, 150 мең кешелек (2021 ел) Мелитопольдә 3 меңгә якын кырымтатар яши.
Кырымтатарлар Азатлыкка бүген ничек көн күрүләре турында сөйләде. Мәсәлән, Ридван Ибраимов сүзләреннән бер өзек:
— Шәһәрдә украин һривнясы әлегә йөри, ләкин "Приват" банкның баш офисы инде ябылды, кешеләр 10-15 процент өстәмә белән акчаларны аферистлардан алмаштырырга мәҗбүр, пенсияләр инде ике айдан бирле түләнми. Русия програмнары буенча мәктәпләрдә укытырга теләмәгән укытучыларны автобуслардан шәһәрнең читендә төшереп, өйләренә җәяү барырга мәҗбүр итә башладылар, оккупантларга ярдәм итүче коллабарантлар да бар.
Үзәк күзләү идарәсе башлыгы: Мәскәүнең атом-төш янауларына җиңелчә карарга ярамый
АКШ үзәк күзләү идарәсе башлыгы Уильям Бёрнс фикеренчә, әгәр Украинага каршы сугышта җиңә алмаса, "президент Путинның төшенкелеккә бирелү ихтималын исәпкә алып, Русиянең Украинада тактик атом-төш коралы яки аз куәтле атом-төш коралы куллануга бәйле янавына җиңел карарга ярамый.
Шулай да, Кремльнең атом-төш арсеналын югары сугыш әзерлеге хәленә китерү турындагы "риторик белдерүләренә" карамастан, Үзәк күзләү идарәсендә Мәскәү чынлап та шундый катгый чараларга барырга ниятли дигән дәлилләр юк, дип искәрткән Бёрнс.
Николаев хакимиятләре Русия гаскәрләренең торак йортларга атуы турында белдерде.
Николаев өлкә шурасы рәисе Анна Замазеева сүзләренчә, Русия хәрбиләре шәһәрнең хәрби объектлар булмаган өлешен утка тоткан. Ату нәтиҗәсендә яраланучылар бар.
Ел башыннан Татарстанда инфляция 11 процентка җиткән. Март аенда инфляция 9 процентны тәшкил иткән.
Татарстанстат мәгълүматларыннан күрә, соңгы бер ай эчендә азык-төлеккә бяләр 7,2 процентка, ә ел башыннан – 10,4 проценткан арткан.
Март аенда азык-төлек булмаган тауарлар 12,1 процентка кыйбатланган. Ел башыннан 13,4 процентка җиткән. Соңгы бер ай эчендә хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр 6,5 процентка, ел башыннан – 8,2 процентка арткан, диелә Татарстанстат оешмасы хәбәрендә.