Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. Тәтештән 27 яшьлек Даниил Маршев күзләү төркеме командиры булып хезмәт иткән.
Азатлык Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан һәлак булган кешеләрнең исемлеген туплап бара.
Европа берлеге, АКШ, Бөек Британия һәм Канада Русияне Украинага каршы кибер һөҗүм ясауда гаепләп чыкты
Бу 24 февральдә сугыш башланган көнне эшләнгән диелә. Русиянең максаты – Viasat ширкәте идарә иткән KA-SAT спутник челтәрен эштән чыгару булган дип хәбәр ителә.
Кибер һөҗүм Украинада дәүләт органнары һәм оешмаларының, җирле кулланучыларның элемтәсен бозган, шулай ук Европа берлегенә кергән берничә дәүләтне дә читләтеп узмаган, дип белдерә Европа берлегенең Русиядәге вәкиллегенең Телеграм-каналы.
Бөек Британияның тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, кибер һөҗүмнең максаты булып украин хәрбиләре торган, ләкин Үзәк Европадагы җил электр станцияләре зыян күргән. Viasat мәгълүматларына ярашлы, дистәләгән мең терминал эштән чыккан, аларны төзекләндереп булмый.
АКШ дәүләт департаменты фикеренчә, Русия хәрбиләре хакерлары Wiper, WhisperGate җимерә торган програмнарын кулланган. Кибер һөҗүм быелның гыйнварыннан башланган һәм сугыш барышында да дәвам итә диелә.
11 майга кыскача иртәнге хәбәрләр:
- Бүген Казанның 175нче гимназиясендә бер ел элек булган фаҗигане искә алалар. 2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев була.
- АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты, Русия һөҗүменә дучар булган Украинага хәрби, икътисади һәм һуманитар ярдәм өчен 40 миллиард доллар бүлеп бирүне күз уңында тота торган канун өлгесен күпчелек тавыш белән хуплады. Бу - Джо Байден хакимияте сораганнан 7 миллиардка артык.
- Украинаның Kalush Orchestra рэп-төркеме "Stefania" җыры белән "Евровидение" музыка бәйгесе финалына чыкты.
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Русиядәге вәкиллеген кыскартырга мөмкин. Сишәмбе көнне халыкара оешманың Европа төбәк комитеты әгъзалары күпчелек тавыш белән Украина тәкъдим иткән резолюцияне кабул итте.
АКШ Конгрессы Украинага ярдәмгә тагын $40 миллиард бүлеп бирде
АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты Русия һөҗүменә дучар булган Украинага хәрби, икътисади һәм һуманитар ярдәмгә 40 миллиард доллар бүлеп бирүне күз уңында тоткан канун өлгесен хуплады.
Бу – Джо Байден хакимияте сораганнан 7 миллиардка артык.
Март аенда Конгресс Украинага 13,6 миллиард бүлеп биргән иде инде.
Сенат канун өлгесен хупласа, сугыш башыннан бирле Украинага күрсәтелгән ярдәм 50 миллиард доллардан артып китәчәк.
Тулырак монда.
Мариупольдән Чаллыга китерелгән балаларга сәламәтләндерү аланнарына юллама бирәчәкләр
Фетнәчел "Донецки халык республикасы"ның Мариуполь шәһәреннән Чаллыга китерелгән балалар Чаллы читендәге сәламәтләндерү аланнарында ял итә алачак. Бу хакта 11 майда шәһәр мэры Наил Мәгъдиев хәбәр итте, дип яза Chelny-biz басмасы. Мэр балаларның ата-аналары белән таныштыру эшләре уздырырга кушкан, аланнарда нинди шартлар булуын күрсәтергә кирәк, дигән.
"Бу балалар сигез ел пулялар һәм бомбалар астында яшәгән, алар тыныч күк йөзе астында яшәргә тиеш. Безнең Чаллыда шулай. Аланнарда уңайлы шартларда яшәячәкләр, алар балалар мохитендә булырга тиеш", дигән Наил Мәгъдиев. Ул бу балаларга аерым игътибар" бирергә кушкан.
Тулырак монда.
Мариуполь мэры шәһәрдә 150-170 меңләп кеше калуын белдерде
Ел ахырына кадәр Мариупольдә төрле чирләрдән һәм түзеп булмаслык шартлардан 10 меңнән артык кеше үләргә мөмкин, дип хәбәр итте Мариуполь мэры Вадим Бойченко. Аның мәгълүматларына күрә хәзер шәһәрдә 150-170 мең кеше бар.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер кеше һәлак булган. Учалының Илче авылыннан 1986 елгы Марат Мөхәммәдиев белән иртәгә авыл мәдәният йортында хушлашачаклар дип яза "Говорит и показывает Учалы" Вконтакте бите.
Херсонның оккупацион хакимияте вәкиле төбәкне Русиягә кушарга ниятләүләрен белдерде
Херсонның Мәскәү билгеләп куйган оккупацион хакимияте башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов сүзләренчә, алар бу үтенеч белән Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче була.
Элегрәк бу шәһәргә сәфәре вакытында "Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак, Русия монда "мәңгегә" калачак, дип белдергән иде.