Канада Путинга, Лавровка һәм тагын меңгә якын кешегә илгә керүне тыйды
Канада Украинада барган сугыш аркасында санкцияләргә эләккән Русия, Беларус һәм Украина ватандашларына чикләүләрне киңәйтте. Алар арасында Русия президенты Владимир Путин, тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм саклану министры Сергей Шойгу да бар.
Хәзер түрәләр үзләре дә, аларның гаиләләре дә Канадага керә алмаячак. Бу хакта 17 майда илнең иҗтимагый иминлек министры Марко Мендичино белдерде.
Канаданың Чик буе хезмәтләре агентлыгы аңлатуынча, хөкүмәт иммиграция турындагы канунга төзәтмәләр кабул итәчәк. Бу үзгәрешләргә ярашлы, санкцияләр исемлегендәге затлар һәм аларның гаилә әгъзалары Канадага килә, бу ил визасын ала алмаячак, шулай ук илдән депортацияләнергә мөмкиннәр.
Канаданың чикләүләр исемлегендә меңгә якын кеше бар, аларның күпчелеге – Русия ватандашлары.
Кытай Русиягә технологияләр экспортын нык киметкән
Март аенда Русиягә Кытай технологияләрен китерү берничә мәртәбә кимегән. Бу Кытайның Русиягә АКШ тарафыннан кертелгән чикләүләрне бозудан куркуы белән бәйле булырга мөмкин. АКШ сәүдә министры Джина Раймондо шулай дип белдергән.
Февраль белән чагыштырганда, март аенда Кытайдан Русиягә смартфоннар китерү 67 процентка, ноутбуклар — 40, телекомуникация челтәрләре җиһазлары 98 процентка кимегән. Бу Кытай сәүдәсе турындагы соңгы мәгълүматлардан күренә дип белдерде Раймондо. Ул Кытайдан Русиягә экспорт кимүне "Пекинның АКШ сәүдә чикләүләренә сак каравы билгесе" дип бәяләде.
Тулырак монда укый аласыз.
Русия саклану министрлыгы "Азовсталь"дән 959 украин хәрбие чыгуын хәбәр итте
Русия саклану министрлыгы Мариупольдәге "Азовсталь" заводыннан 959 украин хәрбие чыгарылуын белдерде, алар арасында 80е яралы.
Украин хәрбиләре Русиядән ярдәм алучы фетнәчеләр контролендәге җиргә чыгарылган. Саклану министрлыгы моны "әсирлеккә бирелү" дип атый.
Украина хакимиятләре Русия саклану министрлыгы хәбәренә фикер белдермәде. Шулай да алар хәрби җитәкчеләре фәрманы белән "Азовсталь"дән украин хәрбиләренең чыгуын раслады. Хәзерге вакытка заводта ничә украин хәрбие калуы билгеле түгел.
Тулырак монда укый аласыз.
Төркия Финляндия белән Швециянең НАТОга кушылуы турында сөйләшүләргә киртә куйган
Төркия Финляндия белән Швециянең НАТОга кушылуы турында сөйләшүләр башлауга киртә куйган. Бу турыда Германиянең DPA агентылыгы чыганагы белдергән.
Financial Times язуынча, Әнкара Швециядән Төркиядә террорчылыкта гаепләнүче 30 кешене үзенә тапшыруны таләп итә.
Бүген НАТОда әлеге илләрне әгъза итеп алу турында сөйләшүләр башланырга тиеш иде, әмма НАТО әгъзасы таләбе аркасында башлый алмаганнар. Әнкара Швеция белән Финляндияне Төркиядә террорчы оешма дип танылган Көрд эшчеләр партиясен һәм көрд активистларын яклауда гаепли.
Моңарчы нейтраль булган Швеция белән Финляндия Русиянең Украинага һөҗүменнән соң НАТОга кушылырга карар итте.
Татарстанның Чистай шәһәреннән 27 яшлек Никита Орлов Русия гаскәрендә Украинага каршы сугышта һәлак булган. Бу турыда "Чистополь-информ" хәбәр итә.
Орлов 2015 елда килешү нигезендә Русия гаскәренә алынган. Сахалинда зенит дивизиясендә сержант вазифасында хезмәт иткән.
Украинага каршы сугышта 2 майда Орлов кыйпылчыктан яраланган. Аны Краснознаменски хастаханәсенә җибәргәннәр. Әмма табиблар аны коткара алмаган, ул 12 майда вафат булган.
Никита Орлов 20 майда Чистайда җирләнәчәк.
Марат Хөснуллин: Запорожье АЭС электр энергиясен Украинага сатачакбыз
Украинаның Мәскәү оккупацияләгән өлешендәге Запорожье атом электр станциясе, әгәр анда җитештерелгән электр энергиясен Украина алмаса һәм аның өчен акча түләмәсә, Русия өчен эшләячәк. Мәскәү басып алган Мелитопол шәһәренә килгән Русия премер-министры урынбасары Марат Хөснуллин Европадагы иң зур атом электр станциясе турында шундый белдерү ясады.
"Электр энергиясен кайдадыр саклап булмый. Шуңа күрә, әгәр Украина энергия системы аны кабул итсә һәм аның өчен түләсә, эшләячәкбез, кабул итмәсә — Русиягә эшләячәк", диде Хөснуллин. Аның әйтүенчә, "электр энергиясен кая сату" мәсәләсе Русияне "борчымый". Ул шулай ук станциядә хезмәткәрләренә анда эшләүне дәвам итү мөмкинлеге биреләчәген әйтте.
Хөснуллин басып алынган җирләрдә пенсияләр рубльдә түләнәчәген дә әйтте.
РБК: Илдәге "вазгыятьнең гадәттәгечә" булуын күрсәтү өчен Кремль губернаторларны турыдан-туры сайлауны уздырачак
Кремльдә сентябрьгә ниятләнгән бердәм тавыш бирү көнен күчермәскә, губернаторларны турыдан-туры сайлауны уздырырга булганнар. Бу хакта РБКга президент хакимиятенә якын өч чыганагы һәм федераль түрә белдергән.
Басма әңгәмәдәшләре сүзенчә, сайлауларның мондый форматы каралган барлык төбәкләрдә дә ул уздырылырга тиеш булачак.
Социаль сораштырулардан күренгәнчә, президентның, төбәк башлыкларының һәм "Бердәм Русия"нең рейтингы югары, шуңа берни үзгәртмәскә булганнар, дип хәбәр иткән РБКның ике чыганагы.
"Беркемгә берни янамый, шуңа [нәрсәне дә булса үзгәртергә] зарурлык юк", дигән аларның берсе. Аның сүзләренчә, сайлауларны билгеләнгән вакытларында һәм элеккегечә уздыру "вазгыятьнең гадәттәгечә булуын" күрсәтә.
Тулырак монда укый аласыз.
Чикләүләләр чәчәк бизнесында ба нык сизелә
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы аркасында кертелгән чикләүләр, логистикада кыенлыклары чәчәк бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә дә йогынты ясаган. Бу чәчәк кибетләре һәм чәчәк үстерүче ширкәтләрдән сораштыру уздырган РБК язмасыннан күренә. Чәчәк кибетләре вәкилләре тауарлар тоткарлыклар белән килә, бәяләр артты дип зарланган.
Тулырак монда укый аласыз.