Хатта юристлар Русиянең гамәлләре БМО Уставының 2нче маддәсе 4нче өлеше низамнамәсен тупас боза, дип искәртә. Бу низамнамә дәүләтләрдән теләсә-кайсы илнең территориаль кагылгысызлыгы яки сәяси бәйсезлегенә каршы көч кулланудан тыелып торуны таләп итә.
"Хокукның өстен булуы принципына нигезләнеп, без Русия хакимиятеннән, Украинаның бәйсезлеген һәм территориаль бөтенлеген хөрмәт итеп, кичекмәстән сугыш гамәлләрен туктатуны һәм нейтраль урында сөйләшүләр өстәле артына утыруны таләп итәбез", диелә хатта.
Мөрәҗәгатьне хәзерге вакытка 600дән артык юрист, адвокат һәм юридик фәннәр докторы имзалаган.
Сугышка каршы ачык хатларны шулай үк муниципаль депутатлар, укытучылар, галимнәр һәм фәнни журналистлар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре һәм IT тармак хезмәткәрләре булдырды. Хатларны меңләгән кеше имзалаган, араларында татарлар да шактый. Руссия шәһәрләрендә cугышка каршы протест чаралары уза. Якшәмбе Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада узган протестларда тоткарланучылар булды.
24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Украина илгә бәреп кергән Русия хәрби техникасын Төркиядә ясалган "Байрактар" дроннары белән юк итү видеоларын интернетка чыгара. Сугыштан качып дистәләгән мең украин күрше Польша, Словакия, Маҗарстан, Романия һәм Молдовага китә. Бу качакларның күпчелек өлеше - хатын-кызлар һәм балалар. 18 яшьтән 60 яшькә кадәр булган барлык украин ир-атларына илдән китәргә рөхсәт ителми. Аналитиклар әйтүенчә, аерылган гаиләләр саны йөзләрчә меңнәр дә булырга мөмкин.
Украина БМОның Һаагадагы Халыкара мәхкәмәсенә Русиягә каршы дәгъва тапшырды.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!