Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Кырымның Русиянеке булмавын һәм кырымтатарлар язмышын күзәтеп барачагын тагын бер кат белдерде


Кырымны аннексияләүче Русия хәрбиләреб 14 март 2022
Кырымны аннексияләүче Русия хәрбиләреб 14 март 2022

Русиянең Кырымны аннексияләвенә 8 ел тулганда Төркия тышкы эшләр министрлыгы шундый белдерү чыгарды.

Төркия Кырым аннексиясен танымый, Украина суверенитетын һәм бербөтенлеген яклый. Русиянең Кырымны аннексияләвенә 8 ел тулу алдыннан Төркия тышкы эшләр министрлыгы шундый белдерү чыгарды.

"Русия Украинаныкы булган автоном Кырым республикасын 2014 елның 16 мартында канунсыз референдумнан соң аннексияләде. Халыкара кануннарны ачыктан-ачык бозу булган бу гамәлне Төркия һәм халыкара җәмәгатьчелек танымый", диелә анда.

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Кырымдагы, аерым алганда кырымтатарлар белән бәйле, хәлләрне игътибар белән күзәтеп барачагын белдерә.

Кичә Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән мәхкәмә "Кеше хокуклары Кырым төркеме" координаторы Абдурешит Джеппаровны 15 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды һәм ул сак астына алынды. Аны интернетта наци символикасын пропагандалаучы видео чыгаруда гаепләделәр. Джеппаров аның пропаганда түгел, ә аңлату булганын әйткән һәм "максаты — наци символикасын күрсәтү түгел иде", дигән.

Кырым референдумы

Кырым референдумы 2014 елның 16 мартында уздырыла. Тавышка ике сорау куела:

  1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Рәсми нәтиҗәләргә күрә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,10% катнашкан. Шуларның 96,77% беренче вариантны (Русиягә кушылу) сайлаган. Икенче вариант (Украинада калу) өчен 2,51% тавыш биргән.

Референдум халыкара кануннарны бозып үткәрелә. Дөнья илләрнең күбесе аның нәтиҗәләрен танымый.

Русия референдум нәтиҗәләренә таянып Кырымның Мәскәү тарафлы җитәкчеләре белән Кырымның Русиягә кушылуы турында килешү имзалый.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG