Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык радиосы Латвия һәм Литвада бюроларын ача


Бюроларда сүз иреге кысылу сәбәпле Русия һәм Беларустан күченеп китәргә мәҗбүр булган Азатлык радиосы һәм Настоящее Время журналистлары эшләячәк.

Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) Рига һәм Вильнюста яңа бюроларын ача. Корпорация бу хакта 17 мартта игълан итте.

RFE/RL Ригада мултимедия бюросы ачачак, анда Радио Свобода һәм Настоящее Время журналистлары эшләячәк. Шулай ук анда корпорациянең журналист тикшерүләре белән шөгыльләнә торган яңа бүлекчәсе урнашачак. Вильнюс бюросында Азат Европа/Азатлык радиосының һәм Настоящее Времяның беларус хезмәте эшләячәк, ул Беларусның урыс телле аудиториясенә йөз тота.

Корпорациянең президенты Джейми Флай, "Русия һәм Беларус хакимиятләренең бәйсез журналистика тавышын томалау өчен куйган бөтен көченә карамастан, яңа бюролар RFE/RL-га бу илләрдәге аудиториябезгә мөрәҗәгатьне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. Без Русия һәм Беларустагы аудитория белән берлектә эш итүдәге уңышлы тырышлыгыбызны арттырабыз, аларга бездән көткән һәм ихтыяҗлары булган мөһим мәгълүматны бирәчәкбез", диде ул.

Флай Литва һәм Латвия хакимиятләрен сүз иреген хуплаулары һәм үз илләреннән чыгып китәргә мәҗбүр булган журналистларга ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.

Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, Русиядә күп кенә бәйсез мәгълүмат чараларының сайтлары томаланды, кайберләре эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды.

Азатлык радиосының һәм аның проектларының, шул исәптән Настоящее Времяның да сайтлары да бер-бер артлы томаланды. Кремльдән басым булуы сәбәпле 6 марттан "Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии, шулай ук Радио Свобода Русиядән эшләвен туктатып тора. Шулай да Татар-башкорт хезмәте үз эчшәнлеген дәвам итә, сайтлар томалануга карамастан, көзге сайтлар эшли, Телеграм каналы актив алып барыла.

Беларуста да Азатлык радиосының һәм Настоящее времяның беларус хезмәте сайтлары томаланды. Мәхкәмә Азатлык Радиосының беларус хезмәтенең Telegram-каналындагы һәм башка социаль челтәрләрендәге мәгълүматны "экстремист материаллар" дип тапты.

Русия президенты Владимир Путин 4 мартта "гаскәрләр турында ялган мәгълүмат" канунын имзалады, ул Украинага бәреп керү турындагы рәсми трактовканы шик астына куйган теләсә кайсы журналистны 15 елга кадәр төрмәгә ябуны күз уңында тота.

"Шуңа күрә безнең журналистлар бу вакыйгалар турында Русиядән читтә яза", дип искәртә Азатлык радиосы.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG