Кировта сивил активист Ричард Роуз тоткарланган. Танышлары әйтүенчә, аңа Русия Җинаять кодексының 207.3 маддәсе (Русия федерациясе кораллы көчләрен куллану турында күрәләтә ялган мәгълүматны җәмәгатьчелеккә тарату) нигезендә гаепләү белдерелгән. Бу хакта Роузның дусларына Киров өлкәсе тикшерү комитетының бер хезмәткәре хәбәр иткән.
"Беренче мәртәбә миңа төнге сәгать икедә шалтыраттылар. Телефонны алмадым. Иртән тагын шалтыраттылар. Үзен тикшерү комитеты тикшерүчесе дип таныштырган ир: "Ричард Ричардович кулга алынуын җиткерергә кушты. Аңа Русия Җинаять кодексының 207.3 маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде", диде. Шуннан соң телефонны куйды, кызганыч, тикшерүченең фамилиясен хәтерләп калмадым", дип сөйләгән активист Михаил Семенов.
Семенов искәртүенчә, якын арада Ричард Роуз янына тикшерү изоляторына адвокат киләчәк. Тоткарланучының дуслары фикеренчә, аны тоткарлаулары һәм җинаять маддәсе нигезендә гаепләүләренең сәбәбе - Русиянең Украинадагы сугышына каршы социаль челтәрдә урнаштырган посты булырга мөмкин.
Ричард Роуз Кировтагы каршылык чараларында берничә мәртәбә катнашты. 2018 елда "Ул сезгә патша түгел!" дигән рөхсәтсез митингта катнашканы өчен аңа 20 мең сум штраф салдылар.
2021 елның гыйнварында Ричард Роузны профилактик әңгәмә кору өчен Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә чакырттылар.
Ричард Роуз – Киров өлкәсендә Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә гаепләнүче икенче кеше. Аңа кадәр шундый ук гаепләү Вяткадагы Иоанн Предтеча чиркәве дьяконы – Дмитрий Баевка белдерелде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!