Дондагы Ростовның көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе кырымтатарлар Тофик Абдулгазиев, Владлен Абдулкадыров, Иззет Абдуллаев, Мәҗит Абдурахманов, Билял Адиловны 12 елдан 14 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.
Абдулгазиев, Абдулкадыров, Абдуллаев һәм Абдурахмановны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр, беренче биш елларын алар төрмәдә үткәрәчәк, шулай ук азат ителгәннән соң бер елга ирекләре чикләнәчәк.
Адиловка 14 ел колония биргәннәр, ул да җәза мөддәтенең беренче биш елын төрмәдә үткәрәчәк, азат ителгәч иреге ел ярымга чикләнәчәк.
"Сәяси тоткыннар Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) рөхсәтеннән башка кичке 23.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр өйләреннән чыкмаска, спиртлы эчемлекләр эчелгән урыннарга бармаска, муниципаль берәмлектән читкә чыкмаска, яшәү һәм эш урынын алыштырмаска тиеш булачак", диелә хәбәрдә.
Элегрәк прокурор барлык хөкем ителүчеләргә 15әр ел колония сораган иде.
2019 елның 27 мартында Русия куәт структуралары кырымтатар активистларның, шул исәптән "Кырым теләктәшлеге" вәкилләренең өйләрендә тентүләр оештырды һәм 20дән артык кырымтатар активистын кулга алды. Аларны Русиядә террорчы оешма дип аталып, тыелган, шул ук вакытта Украинада һәм дөньяның башка күп кенә илләрендә тыелмаган Хизб ут-Тәхрир оешмасына бәйле булуда гаепләделәр.
"Мемориал" хокук яклау үзәге аларны сәяси тоткыннар дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!