Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның "Нур" татар театры 1 июньнән эшләми башлавы турындагы сүзләрне кире кага


 "Нур" театры. Архив фотосы
"Нур" театры. Архив фотосы

Ул театраль сезон тәмамлану сәбәпле 23 июньдә генә ябылачак диелә.

Уфаның "Нур" татар дәүләт театры үз эшен гадәти тәртиптә дәвам итәчәк, дип белдергән Mkset басмасына театр җитәкчелеге.

Элегрәк театр актрисасы Дамира Сәетова мәгълүмат чараларына, театр бинасында төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, "Нур" эшчәнлеген 1 июньнән үк туктатачак дип хәбәр иткән иде.

Mkset-ка мәдәни оешманың мөдире хәбәр итүенчә, чынлап та театр бинасының түбәсен алыштырырга ниятлиләр, әмма бу аның эш тәртибенә йогынты ясамаячак. Театраль сезон тәмамлану сәбәпле "Нур" 23 июньдә генә ябылачак диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG