Accessibility links

Кайнар хәбәр

McDonald’s Русиядән инде тәмам китә


Русиядәге бизнесын ябучы ширкәт рестораннарыннан сары М хәрефен һәм башка бренд тамгалараны ала башлаячак.

McDonald’s тиз туклану рестораннар челтәре Русиядән инде тәмам китүен белдерде, Русиядә эшчәнлекне дәвам итү ширкәтнең "кыйммәтләренә туры килми" диелә.

Ширкәтнең белдерүендә "Украинадагы сугыш нәтиҗәсендәге һуманитар кризис һәм эш шартларының билгесезлеге арта бару сәбәпле McDonald’s Русиядә бизнесны алга таба дәвам итү файдасыз һәм McDonald’s-ның кыйммәтләренә туры килмәи дигән карарга этәрде", диелә.

Ширкәт Русиядәге бөтен бизнесын сатарга җыена. Русиядән китү McDonald’s-ка 1,2-1,4 млрд доллар зыян китетерер дип көтелә.

Русиядәге бизнесын ябучы ширкәт рестораннарыннан сары М хәрефен һәм башка бренд тамгалараны ала башлаячак. McDonald’s Русиядәге бренд тамгасын куллану хокукын үзендә калдыра, ә аның рестораннары урынында ачылган яңа рестораннарга аның исемен, логотибын һәм менюсын куллану тыелачак.
Рестораннар челтәрен кем сатып алачагы әлегә билгеле түгел. Ширкәт сату эше тәмамланганчыга кадәр хезмәткәрләргә хезмәт хакларын түләп торачагын белдерде.

ТАСС белдерүенчә, McDonald’s Русиядәге эшчәнлеген июнь уртасында башка бренд буларак яңартырга җыена.

"McDonaldʼs Русиягә июнь аенда кайтачак. Рестораннар челтәре һәм менюсы да, эш урыннары да сакланачак. Тәэмин итүчеләрнең 90 проценттан артыгы Русиянеке, алар белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк. Исеме генә китәчәк", дигән ТАСС-ның бер чыганагы.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач McDonaldʼs Русиядәге барлык рестораннарын вакытлыча ябарга һәм эшчәнлеген туктатып торырга карар итте.

Русиядә беренче McDonaldʼs рестораны 1990 елда ачылды. Хәзер Русиядә McDonaldʼsның 850дән артык рестораны бар, аларда 62 меңләп кеше эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG