Accessibility links

Кайнар хәбәр

13 елга хөкем ителгән нефтекамалы Эрнест Шәмсияровның сәламәтлеге начарайган


Эрнест Шәмсияров
Эрнест Шәмсияров

Нефтекама шәһәре идарәсе бинасына ут төртергә ниятләнүдә гаепләнеп 13 елга хөкем ителгән Эрнест Шәмсияровның сәламәтлеге начарайган. Табиблар анда яман шеш булырга мөмкин дип белдерә. Азатлык Эрнестның әнисе белән сөйләште.

"Террор гамәленә әзерлек", "Террорчылык эшчәнлегенә булышлык күрсәтү" һәм "Террорчылык пропагандасы" маддәләре нигезендә гаепләнеп, 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән 30 яшьлек Эрнест Шәмсияров Екатеринбур мәхкәмәсенең әлеге карарын шикаять иткән.

Шәмсияровның әнисе Светлана Шәмсиярова белдерүенчә, бу елның 18 апрелендә чыгарылган мәхкәмә карары әлегә үз көченә кермәгән, адвокатлар хөкем карарына шикаять белдергән. Аның әйтүенчә, апелляция мөрәҗәгатен Мәскәү өлкәсендәге Власиха шәһәренең хәрби апелляция мәхкәмәсе караячак, датасы әлегә билгесез.

Шәмсияров Екатеринбур хәрби мәхкәмәсе изоляторында кала бирә. Әнисе Светлана ханым әйтүенчә, табиблар аның улында онкологиягә шик барлыгын белдерә. Февраль аендагы утырышларның берсендә Шәмсияров мәхкәмәгә медицина тикшерүе уздыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта хөкемдар бу мөрәҗәгатьне кире какты, тоткыннарга табиб ярдәме СИЗО шартларында күрсәтелә, диелде.

Светлана Шәмсиярова Азатлыкка узган атнада улының ниһаять медицина тикшерүе узуын хәбәр итте.

— Без ике көнгә бер телефоннан шалтыратышып торабыз. Безгә рәсми Зонателеком каналы аша сөйләшергә унбиш минут вакыт бирелә. Аның селәгәй бизе ялкынсынган. Беренче операция дүрт ел элек, 2018 елда ясалган иде. Хәзер тагын шеш барлыкка килде. 12 май кич шалтыратып, медицина тикшерүе узуын хәбәр итте. Онкология шиге расланды. Операция ясарга дигәннәр.

— Операция кайда ясалачак?

— Екатеринбурда, мөгаен. Кайчан икәне әлегә билгесез.

— Улыгызга ниндидер махсус режим яки диета каралганмы?

— Дару эчә – "карбамазепин", даруларны аңа СИЗО администрациясе бирә. Аның әле гомуми стресс фонында булимия чире башланды.

— Табиб ярдәмен алу авырмы? Февраль аенда мәхкәмәдә соралган медицина тикшерүе хәзер генә күрсәтелдеме?

— Әйе. Ул аны былтыр ноябрь аенда сорый башлаган иде. СИЗО санчасте башлыгы кул куйган кәгазе дә бар. Бик озак вакыт үтте әлеге медицина тикшерүенә ирешкәнче. Прокуратурага, СИЗО администрациясенә, хокук яклаучыларга бик күп яздык. Безгә Эрнестның дусты, элекке адвокат Эльдар Янбердин бик ярдәм итә (2015 елда аның адвокатлык лицензиясе алынды - ред.) – ул иҗтимагый күзәтү комиссияләренә, кеше хокуклары шурасына яза, адвокатлар эзли.

— Табиб карамагач, даруларны нәрсәгә нигезләнеп бирәләр?

— Ноябрьдә табибка күрсәтүне сорагач, табиб башта "барысы да яхшы", дигән.

— "Барысы да яхшы, карбамазепин эчәргә кирәк" булып чыгамы?

— Нәкъ шулай. Мәхкәмәләргә барып йөри ала, дигән кәгазьгә мөһер суккан. Соңрак Эльдар төрле оешмаларга шалтырата, системны селкетә башлады. Эш әкренләп булса да урыныннан кузгалды. Улым Свердловски өлкәсенең иҗтимагый күзәтү комиссиясенә язды, аларның СИЗОга килүен сорады.

— Килделәрме?

— Март аенда килделәр. Улым әле Свердловски өлкәсенең омбудсменына да язды. Анысы бик озак ярдәм итәргә теләмәде, аны мәҗбүр иттеләр дияргә була.

— Кем мәҗбүр итте?

— Светлана Ганнушкина (Русия президенты каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы әгъзасы - ред.) аңа үзе шәхсән шалтыратты. Ә Ганнушкинага – Янбердин.

— Улыгыз тагын нигә дә булса зарланамы?

— Аның булимия башланды. Анысына табиб тарафыннан бернинди дәвалау да билгеләнмәгән.

— Мәхкәмәгә кадәр сорау алулар вакытында Эрнестка нык басым ясалды, дигән идегез. СИЗОда ниндидер басым бармы?

— Бар. Аның янына опер килеп, мин үзәк аппараттан, дигән. Свердловски өлкәсе ФСИНы үзәк аппаратыннан. Чынлап та әллә нинди сәер сораулар биргән: монда күпме утырырга җыена, дип сораган. Янәсе, алар аны монда озак тота алмыйлар. Мөгаен, улымның психик халәтен тикшергәндер. Эльдар Янбердин да шулай уйлый. Улымны симулянт түгелме, диагнозы чынмы, дип тикшерергә шәхсән килгән, дип уйлыйм. Кешегә андый сәер сорауларга җавап бирү авыр бит.

— Соңгы тапкыр улыгыз белән кайчан күрештегез?

— 7 февральдә, мәхкәмә утырышында. Мин утырышта шаһит буларак чыгыш ясадым. Минем үземнең дә сәламәтлек начар. Әле кыш көне үк табиб стационарга юллама бирде, улымның мәхкәмә эшләре беткәнен көттем. Хәзер хастаханәгә ятарга телим.

Светлана Шәмсиярова улына чыгарылган хөкемнең үзгәрүенә өметләнә. Хөкем карары әле үз көченә кермәде, мәхкәмә утырышы узуга ук безнең адвокатлар аны инкарь итте, апелляция сорап мөрәҗәгать итте, диде ул.

  • Эрнест Шәмсияров 2020 елның 22 июлендә ФСБның Башкортстан идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Нефтекамадагы фатирында кулга алына. Тикшерү эше бер елга якын дәвам итә. 2021 елның июнендә Шәмсияровка өч маддә ("Террор гамәленә әзерлек", "Террорчылык эшчәнлегенә булышлык күрсәтү", "Террорчылык пропагандасы") нигезендә гаеп белдерелә.
  • Тикшерү версиясенә күрә, Шәмсияров Нефтекама шәһәре идарәсе бинасына "Молотов коктейле" тутырылган шешәләр ыргытып ут төртергә ниятләгән. Башкортстанның ФСБ идарәсе бу гамәлне кисәтә алган. Шәмсияров үзе белдерелгән гаепләүне кире кага.
  • Июльдә Башкортстан прокуратурасы эшне Үзәк бүлгенең хәрби мәхкәмәсенә тапшыра. Август аенда Шәмсияров Уфа СИЗОсыннан Екатеринбурга күчерелә.
  • Узган елның көзендә Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мөхкәмәсе Эрнест Шәмсияров эшен карый башлады. Бу вакыт эчендә шаһитлардан сораулар алынды һәм эш материаллары өйрәнелде.
  • 2022 елның 18 апрелендә мәхкәмә Шәмсияровны 13 елга хөкем итте, шуның дүрт елын – төрмәдә һәм тагын тугыз елын кырыс шартлы колониядә узарга тиеш. Бу мөддәт Шәмсияровның 2020 елның 22 июлендә кулга алынган көненнән алып мәхкәмәгә кадәр изоляторда утырган вакытын да үз эченә ала. Прокуратура кырыс шартлы колониядә 17 ел бирүне сораган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG