Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан студентын "вандаллык" өчен полициягә китергәннәр, әмма "гаскәрне дискредитацияләү" эше ачу турында әйткәннәр


Денис Мокрушин. Казан, 27 февраль 2022 ел
Денис Мокрушин. Казан, 27 февраль 2022 ел

Аерым алганда, Денис Мокрушин Instagram-да "Менә сезгә урыс "дөньясының" "кадрлары" дип язып, сугыш аркасында Украинада җимерелгән торак йортларның фотоларын элгән булган.

Бүген, 18 майда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КГАСУ) архитектура һәм дизайн институты 3 курс студенты Денис Мокрушинны "Япеев" полиция бүлекчәсенә китергәннәр һәм Instagram-дагы постлары өчен "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү" турында беркетмә төзиячәкләрен хәбәр иткәннәр.

"Иртән тулай торак коменданты уятып, паспортыңны ал да урамга чык диде. Чыгуыма полиция көтеп тора иде, имештер вандаллыкта шикләнелүем өчен 16нчы полиция бүлекчәсенә барырга туры киләчәк дип әйтте. Әмма анда баргач, вандаллыкның сәбәп кенә булуын аңладым, чөнки шундук Instagram-дагы сәхифәмнең скриншотларын күрсәттеләр һәм аларга аңлатма бирүемне сорадылар", дип сөйли Мокрушин.

Ул аңлатмалар бирүдән баш тарткан. Аңа "хокуклары белән таныштырылды һәм үзенә каршы күрсәтмәләр бирүдән баш тарта дигән кәгазь генә язып биргәннәр".

"Шулай ук миңа Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе нигезендә беркетмә төзиячәкләрен әйттеләр. Беркетмәне әле тапшырмадылар. Якын көннәрдә бирерләр дип аңладым. Әлегә мәхкәмә билгеләнмәде", ди Мокрушин.

Студент Instagram-да "Булмасын сугыш" дигән граффитилы фото, "Русия архитекторлары һәм шәһәр төзүчеләренең Украинадагы сугышка каршы ачык хаты"н чыгарган, сәясәтче Борис Немцовның, Британия язучысы Джордж Оруэллның сүзләрен язган, "Менә сезгә урыс "дөньясының" кадрлары" дип язып, сугыш аркасында Украинада җимерелгән торак йортларның фотоларын элгән булган.

Быел 27 февральдә Денис Мокрушин Казанда Борис Немцов истәлегенә уздырылган чарада катнашып тоткарланган иде. Аны рөхсәтсез чара оештырган өчен 10 мең сумга штрафка тарттылар.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG