Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апрель аенда Татарстанда җитештерү 5 процентка кимегән

ТАНЭКО
ТАНЭКО

Апрельдә нефть эшкәртү өлкәсе 10 процентка төшкән, ул сәнәгать тармагының 20,5 процент өлешен алып тора. Автотранспорт чаралары җитештерү – 27 процентка, резин һәм пластмас эшләнмәләре ясау – 12 процентка кимегән.

Быелның апрель аенда Татарстанның сәнәгать җитештерүе 5 процентка төшкән. Бу хакта 28 майда Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Апрельдә, узган елның шушы вакыты белән караганда, сәнәгать җитештерүе 95,2 процентны тәшкил иткән. Моннан тыш, ваклап сату да 10 процентка кимегән.

"Апрельдә нефть эшкәртү өлкәсе 10 процентка төште, ул сәнәгать тармагының 20,5 процент өлешен алып тора. Автотранспорт чараларын җитештерү – 27 процентка, резин һәм пластмас эшләнмәләре ясау – 12 процентка кимеде", дип белдерде ул.

Быелның дүрт аенда республиканың төбәк тулаем продукты 106,5 процент үсеш күрсәткән диелә, шул ук вакытта апрель аенда ул 100,2 процентка гына калган. Республиканың икътисади үсеш күрсәткече Украинага каршы сугыш башлануга кадәрге вакытка туры килә.

Министр сүзләренчә, Татарстанда икътисадның нигезен тәшкил итүче оешмаларның яртысына куркыныч яный. Аерым алганда, федераль хөкүмәте комиссиясенә кергән республикадагы 60 ширкәтнең 28 әлеге исемлеккә кергән. Шаһиәхмәтов аңлатуынча, бу оешмаларда җиһазлар алу, логистик челтәр бозылу һәм тулы куәткә эшли алмау куркынычы саклана.

Хәзерге вакытта Татарстанда иң зур үсешне нефть табу, энергетика һәм авыл хуҗалыгы күрсәтә.

Быелның беренче чирегендә Татарстанда нефть табу 7 процентка арткан диелде. Шул ук вакытта республикада нефть химиясе эшләнмәләре сату кимеде. Белгечләр ТАИФны йоткан СИБУРның республикадагы заводларына авырга туры килә дип белдерде. "Алабуга" махсус икътисад зонасында Ford үз эшен туктатты.

24 февральдә Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң март аенда Татарстанда салымнар җыю әкренәя башлады. Нәтиҗәдә, бюджет 2 млрд сумга азрак керем алды.

Рәсмиләр исәпләвенчә, ел дәвамында Татарстан якынча 21 млрд сум керемен югалтырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG