Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Конституцияне үзгәртүне халыкның 77 проценты хуплаган


Казакъстанда Конституцияне үзгәртү турында референдум. Нур-Солтандагы 110нчы сайлау бүлгесе. 5 июнь 2022 ел.
Казакъстанда Конституцияне үзгәртү турында референдум. Нур-Солтандагы 110нчы сайлау бүлгесе. 5 июнь 2022 ел.

Сайлау яшендәге халыкның 68 проценты тавыш биргән.

5 июнь, якшәмбе көнне узган референдумда Казакъстан ватандашларының 77 проценты ил Конституциясен үзгәртүне хуплаган. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә. Сайлау яшендәге халыкның 68 проценты тавыш биргән.

Конституциянең өчтән бер өлешенә үзгәрешләр кертеләчәк. Төзәтүләр кабул ителгән очракта, илдә Конституция мәхкәмәсе торгызылачак. Төп канунда республиканың беренче президенты Нурсолтан Назарбаевны - милләт лидеры, ягъни елбасы буларак телгә алулар тулысынча бетереләчәк.

Президент туганнарына дәүләт оешмаларында җитәкче вазифаларында эшләү тыелачак. Президент үзе дә сәяси фирка әгъзасы була алмаячак. Сенат яңа кануннар кабул итә алмаячак, бары канун өлгеләрен хуплый, яисә аларны кире кага алачак.

Парламентка сайлану тәртибе дә үзгәрә. Фиркаләргә мәҗлескә узар өчен 5 процент тавыш җыю җитәчәк. Сәяси фиркаләрне теркәүдә җыелырга тиешле имзалар саны 20 меңнән 5 меңгә төшә. Бәйсез намзәтләргә яңадан республика һәм төбәк парламентлары сайлавында катнашырга рөхсәт итәргә җыеналар. Парламентка сайлау 70 процентка пропорциональ, 30 процентка мажоритар системда узачак.

Шул ук вакытта якшәмбе көнне референдумда күпсанлы хокук бозулар булуы, әйтик бюллетеньнәр ташлау ихтималлары һәм бәйсез күзәтүчеләрне бүлгеләргә кертмәүләре турында хәбәр ителде.

Оппозиция әйтүенчә, тавыш бирүчеләргә укып-аңлау өчен вакыт бирмәгәннәр диярлек, аларга төзәтүләрнең бөтен җыелмасы өчен дә тавыш бирергә тәкъдим ителгән.

Активистлар президентны тавыш бирүләрне кичектерергә чакырды, дип хәбәр итте Азатлыкның казакъ редакциясе.

Казакъстан президенты Касыйм-Жомар Токаев, Казакъстандагы канкойгыч протестларны бастырганнан соң, ил Конституциясен үзгәртүне тәкъдим иткән иде.

Күп кенә белгечләр Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне 2024 елда узачак президент сайлавына әзерлек дип саный, Токаев үз намзәтен президентлыкның икенче мөддәтенә тәкъдим итәргә әзерләнә дип фаразлыйлар.

Казакъстанда киңкүләм протестлар 2 гыйнварда – башта ягулыкка бәяләрне киметү таләбе белән башланды.

Соңрак сәяси таләпләр дә өстәлде. Назарбаевның хакимияттән китүен таләп иткән "Шал, кет!" ("Карт, кит!") дигән шигарь популярлашты.

Протестлар сурәтендә кайбер шәһәрләрдә, беренче чиратта Алматыда корал кулланып җимерүләр, тәртипсезлекләр башланды. Токаев үтенече белән илгә Русиянең һәм аның беректәшләренең гаскәрләре кертелде.

Рәсми мәгълүматларга күрә, гыйнвардагы чуалышлар нәтиҗәсендә Казакъстанда 225 кеше үлгән, аларның күбесе сивил затлар. Киңкүләм протестларда 13,5 мең кеше тоткарланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG