Русия мәгариф министры Сергей Кравцов якшәмбе көнне Запорожье өлкәсендә мәктәп укучыларының украин телен ничек өйрәнәчәген сөйләде. Украинаның Запорожье өлкәсенең зур өлеше хәзер Русия тарафыннан басып алынган.
— Без урыс телен өйрәнү мөмкинлеген бирербез, ләкин, минемчә, мәктәпләрдә украин телен өйрәнүне дә калдырырга кирәк – бу барлык милли республикаларда эшләнә. Русиядә барлык республикаларда милли телләрне өйрәнү мөмкинлеге бар, — дип белдерде ул.
Чынлыкта Русия милли республикаларында милли телләрне уку мөмкинлеге нык чикләнгән. Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә татар теле белән әдәбияты атнасына 2-3 сәгать кенә укытыла ала, ул дәресләрне ата-аналар "туган тел" кысаларында сайлый ала, шул ук вакытта алардан баш тарта ала.
Кравцов бу мәсьәләдә ниндидер проблемнар күрми, "тиешле методикалар бар" диде.
Элегрәк Русия канунсыз басып алган Запорожье өлкәсендә урыс һәм украин телләренең дәүләт теле булачагы хәбәр ителгән иде. Украина рәсмиләре белдергәнчә, Русия хакимияте бу өлкәне Русиягә кушарга тели, моның өчен референдум өчен әзерлекләр алып барыла.
- Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
- Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде. Хәзер татар телен өйрәнү өчен укучыларның ата-аналары гариза язарга тиеш.
- Татар телен мотлак укыту туктатылганнан соң, Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар елдан-ел кими бара. 2017 елда укучылар арасында татар телен сайлаучылар саны 69 процент тәшкил иткән булса, 2020-2021 уку елында ул 65 процентка төшкән. Казанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 10 процентка кимеде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!