Accessibility links

Кайнар хәбәр

Википедиядә Украинадагы сугышта һәлак булган татар-башкорт егетләренең исемнәре тупланган яңа сәхифә ачылган


Википедия сәхифәсеннән скриншот
Википедия сәхифәсеннән скриншот

Анда 140 хәрбинең исеме бар. Исемлеккә Татарстан һәм Башкортстанның гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә, Украинада яшәгән татар-башкорт егетләре дә теркәлгән.

Википедиядә "Россиянең 2022 елгы Украинага бәреп керүе дәвамында үтерелгән татарлар һәм башкортлар" дигән татарча яңа бит ясаганнар. Анда Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган 140 хәрбинең исеме бар. Исемлеккә Татарстан һәм Башкортстанның гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә, Украинада яшәгән татар-башкорт егетләренең исемнәре дә теркәлгән.

Һәлак булучыларның исемнәрен әлифба тәртибендә тезеп төшкәннәр, хәрбинең яше, туган урыны, кайбер очракларда хәрби вазифасы күрсәтелгән.

Исемлекнең чыганакларында Азатлык радиосы алып бара торган"Украинада һәлак булганнар. Татарстан һәм Башкортстан" исемлеге дә кулланылган.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш кырыннан корбаннар турында хәбәрләр беренче көннәрдә үк килә башласа да, Русия ягы башта аларны танымады. Украинадагы сугышта беренче корбан турында хәбәр Татарстанга 1 март килде. Шуннан соң Татарстан һәм Башкортстан егетләренең үлеме турында хәбәрләр көн саен диярлек килеп тора. Азатлык аларны махсус исемлеккә туплап бара башлады. Хәзерге вакытта бу исемлектә Татарстаннан – 70, Башкортстаннан 108 хәрбинең исеме бар.

7 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы сугышта Татарстаннан 62 кеше һәлак булуын таныды. Әлегә Башкортстан мондый мәгълүмат бирмәде.

Русия саклану министрлыгы югалтулар турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.

Азатлык Путин башлаган сугышта һәлак булган Башкортстан егетләре – Дүртөйледән Илфат Әхияров һәм Тәтешле районы Югары Тәтешле авылыннан Фидәрис Әхмәтовның туганнары белән сөйләшкән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG