Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Төмәндәге Кырынкүлдә элекке мәчет бинасын мөселманнарга кайтару мәсьәләсен карауны кичектерде


Кырынкүлдәге элекке мәчет бинасы
Кырынкүлдәге элекке мәчет бинасы

Мәхкәмәдә мәчетне мөселманнарга кайтару мәсьәләсен карау ике айга кичектерелде.

Төмән шәһәренең Кырынкүл (Казарово) бистәсендә урнашкан борынгы мәчет бинасын мөселманнарга кайтару мөрәҗәгатен мәхкәмәдә карау ике айга кичектерелде. 29 июньдә бу мәсьәләне караучы мәхкәмәнең беренче утырышы узды. Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев сөйләгәнчә, шәһәр хакимияте мәчетне мөселманнарга кайтару шикаятен кире каккан.

— Администрация безнең шикаятьне танымады һәм моңа каршы килүен язма рәвештә тапшырды. Хәзер без аны өйрәнәбез. Элекке мәчет бинасыннан мәктәп чыгып киткәннән соң, шәһәр хакимияте аны китапханәгә тапшырды. Хәзер мәхкәмә бу эшкә китапханәне дә җәлеп итә, шуңа бәйле рәвештә мәхкәмә утырышын августка күчерделәр, — диде Нәгыев.

Канун нигезендә элекке гыйбадәтханә биналары дин тотучыларга кайтарылырга тиеш булса да, шәһәр хакимияте мәчетне бирмәскә булган. Кырынкүл бистәсендәге мәчет бинасында озак еллар татар этно-мәдәни компонентлы мәктәп эшләп килде. 2020нче елның сентябрендә мәктәп яңа бинага күчте. Мәктәп иркен, заманча яңа бинага ия булды, ул мәчеттән ике урам аркылы гына урнашкан. Тарихи мәчет бинасы шәһәр хакимиятенә тапшырылды.

Бина бушагач та, мөселманнар бу бинада элек мәчет булганлыгы турында бөтен документларны җыеп, мәчетне җирле мәхәлләгә кире кайтару турында гариза бирде һәм уңай җавап алуга өметләнде. Әмма шәһәр идарәсе мәчетне мөселманнарга кайтармаска дигән карар кабул итте.

Мәктәп күчкәннән бирле, элекке мәчет бинасы буш торды. Бина рәсми рәвештә Төмән шәһәре муниципалитеты милке санала. Мәчетне кайтаруда кыенлыкларга очраганнан соң, аның янындагы "Хәдичә" мәчете имамы Арыслан Абдулла, ярдәм сорап, адвокатка мөрәҗәгать иткән иде.

2001 елда салынган "Хәдичә" мәчете мөселманнарны сыйдыра алмый, аеруча бәйрәм һәм җомга көннәрендә намаз укырга килүчеләргә урын җитми. "Хадичә" мәчете мәхәлләсендә 400-500 мөселман исәпләнә, җомгага Төмәннән дә мөселманнар килә, дип сөйләде Арыслан хәзрәт Азатлыкка. Аның сүзләренчә, тарихи мәчет бинасында реставрация уздырганнан соң, анда хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе, балаларга мәдрәсә һәм Кырынкүл авылы тарихы музее ачарга булыр иде. Хәзер бина сайдинг белән тышланган, әмма мөселманнар аның тарихи кыяфәтен кире кайтарырга тели. Сакланып калган фотосурәтләренә ярашлы итеп манарасын да яңадан куярга уйлаганнар.

"Бу мәчетне безнең бабайлар, аларның әтиләре салган, ул алга таба да мәчет буларак хезмәт итәргә тиеш, аны башкача файдалану дөрес түгел. Бу безнең ата-бабаларыбыздан килгән аманәт" ди хәзрәт.

Кырынкүлдәге бу тарихи мәчетне документларда беренче мәртәбә искә алу 1820нче елларга туры килә. Архив документларында агач мәчет Тәүләтбәк Маппаров тарафыннан "Казарово Юрталарында" төзелгән дип күрсәтелгән. 60 елдан агач бина тузгач, 1885 елда аны яңадан төзергә карар кылалар. Бу эшне башкарып чыгарга Ембаево авылыннан Бибиҗамал Әпсәләмова алына. Бинаны ул тулаем үз акчасына салдыра. Шулай да мәчетне төзүдә финанс яктан чыгышы белән Ембаеводан булган меценат Нигъмәтулла Кармышаков-Сәйдүков та катнашкан булуы ихтимал.

1920нче елларда мәчеттән совет мәктәбе ясыйлар, һәм ул 2020 елга кадәр шунда урнаша. 1960нчы елларда мәчетнең манарасы сүтелә.

Кырынкүлдә хәзер 2 меңгә якын кеше яши, аларның 70 проценты татарлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG