Accessibility links

Кайнар хәбәр

Псковта балалар автомат тотып Путинны һәм сугышны хуплаган митингта чыгыш ясаган


Бу чара район башлыгына "Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында беркетмә төзелгәннән соң оештырылган. 2022 елның июнендә район башлыгы Софья Пугачева балаларга Русия көне уңаеннан мәдәният йортын Русиянең Украинага һөҗүменең рәсми булмаган тамгалары  -  Z һәм V хәрефләре белән бизәүне тыйган иде.

Псков өлкәсе һөнәри берләшмәләре Новоржев шәһәрендә Русия гаскәрен һәм президентын хуплап, шулай ук "нацизмсыз дөнья өчен" митинг уздырган. Бу чара район башлыгына "Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында беркетмә төзелгәннән соң оештырылган.

Чарада хәрби киемнәр кигән һәм кулларына автоматлар тоткан балалар чыгыш ясаган, дип хәбәр итә Север.Реалии

Балалар чыгыш ясар алдыннан төбәкнең һөнәри берләшмәләр хәрәкәте рәисе Игорь Иванов сугышны хуплап чыккан. "Без барыбыз да махсус операцияне" һәм "үз хисләрен белдерергә теләгән балаларыбызны хуплыйбыз, аларга илебезне һәм җәмгыятебезне җимерергә теләгән көчләр комачауламакчы иде" дигән ул.

"Псковская губерния" басмасы фаразынча, "җимерергә теләгән көчләр" дигәндә Иванов Новоржев районы башлыгы Софья Пугачеваны күз уңында тоткан булырга мөмкин.

Ул бу районда башлык вазифасын ала алган беренче оппозицион намзәт ("Яблоко" фиркасе вәкиле).

2022 елның июнендә Пугачева балаларга Русия көне уңаеннан мәдәният йортын Русиянең Украинага һөҗүменең рәсми булмаган тамгалары - Z һәм V хәрефләре белән бизәүне тыйган иде.

Җирле депутатлар Пугачеваны прокуратурага шикаять итте. Шикаять иткән депутатларның берсе – Николай Соколов район башлыгының күрсәтмәсен "Русия хәрбиләренең аркасына ату" дип атады.

24 июньдә Новоржев районы хакимият йортында тентү узды, Пугачеваның эшендәге ноутбугын һәм шәхси кесә телефонын тартып алдылар. Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында административ эш ачылды.

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шуннан соң балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә берничә мәртәбә сугышны хуплаган чаралар уздырылды. Аерым алганда, балаларны Z хәрефе итеп тезеп бастырдылар. Шулай ук Георгий тасмасы яки Русия байрагы төсләрендәге бу билге белән балаларны фотога төшерделәр.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG