Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиглот Дмитрий Петровның татар теленнән яңа дәресләре чыга башлады


Дмитрий Петров
Дмитрий Петров

Курс 24 дәрестән торачак. Аны Татарстан телеканалларында әлегә күрсәтү каралмаган.

Танылган полиглот Дмитрий Петровның татар теленнән яңа дәресләре башланды. Әлегә алар YouTube каналда гына чыга. Моңа кадәр Петров дәресләрне татар телен өйрәнүчеләр төркеме белән алып барса, бу юлы ул үзе генә тамашачыга телнең төзелешен аңлата. Бүгенгә YouTube каналда биш дәрес кертелгән. Ул атнага бер тапкыр яңартылып тора. Беренче дәресне 2,6 мең кеше караган.

"Татар теленең телевизион курсы сөйләм теленең нигезен үзләштерер өчен эшләнде. Яңа курс татар грамматикасының тулы картинасын күзаллау өчен ясалды", дип аңлаткан Петров Milliard.tatar-га.

Курс 24 дәрестән торачак. Аны Татарстан телеканалларында әлегә күрсәтү каралмаган. Ул интернетта гына дөнья күрәчәк.

Дмитрий Петровның татар теле дәресләре 2019 елда чыга башлады . Ул "Татарстан-24", ТНВ каналларында күрсәтелде. Һәр дәрес 24 минут дәвам итә, барлыгы 24 тапшыру төшерелгән.

Телепроект "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин башлангычы белән барлыкка килде. Соңрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хөкүмәт хезмәткәрләренә татар телен өйрәнү өчен Петров дәресләрен кулланырга кушканы әйтелде. Ул бу проектка игътибар итеп, аны кулланырга һәм телне шомартырга йөкләмә биргән. 2020 елда Петров методикасына нигезләнгән татар теле дәреслеге дөнья күрде.

Дәреслектә татар теле нигезләре 16 төп дәрес кысаларында аңлатыла. Узган ел "Полиглот16" дип аталган кушымта булдырылды. Анда Петров методикасы белән татар теле дәресләре тәкъдим ителә.

Дмитрий Петров — синхрон тәрҗемәче, "Культура" каналында "Полиглот" тапшыруы алып баручысы, 30дан артык тел белән таныш, сигез тел белән эш итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG