Accessibility links

Азат Мифтаховка багышланган чарада сугыштан алып кеше хокукларына кадәр мәсьәләләр күтәрелде


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

5-6 июльдә Азат Мифтахов комитеты "Azat Miftakhov Days Against the War" дип аталган онлайн-конференция уздырды. Әлеге чара Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховка теләктәшлек йөзеннән уздырыла. Мифтахов инде өч елдан артык Русия хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнә, хәзерге вакытта ул Киров өлкәсендәге колониядә мәхкәмә билгеләгән җәзаны үти.

Бу чара икенче ел рәттән математика җәмгыятьләренең матди-мәгълүмати ярдәме белән оештырыла. Быелгы конференциядә дә фәнни чыгышлар яңгырады. Чараның беренче көнендә математиклар – Александр Петров (MPIM, Германия), Илья Думанский (MIT, Англия), Слава Рычков (IHES, Франция) чыгыш ясады.

Икенче көнне исә Мифтахов комитеты Русиянең "Мемориал" хокук яклау комитеты белән берлектә "Русиядә кеше хокукларына бәйле вазгыятьне бәяләү турында фикер алышу" оештырды. Бу чарада киңрәк темалар – Русиядә эзәрлекләнүче галимнәр, кеше хокукларына бәйле вазгыять, Украинадагы сугыш темасы күтәрелде. ОВД-Инфо, "Мемориал" үзәге, DOXA журналы исеменнән чыгыш ясаучы Русия хокук яклаучыларыннан тыш, фикер алышуда Франция математиклар җәмгыяте рәисе Фабиан Дуранд, Һарвард университеты профессоры Барри Мазур һәм башка галимнәр дә катнашты.

Александр Черкасов
Александр Черкасов

"Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы рәисе Александр Черкасов 24 февральдән соң нәрсә турында сөйләсәң дә Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын искә алмый булмый, дип саный. Ил эчендәге сәяси репрессияләрне ул күрше илгә һөҗүм башлаган президентка импичмент белдермәү сәбәпләренең берсе дип атады. Үз илендә кеше хокукларын массалы рәвештә тупас бозучы дәүләт иртәме-соңмы бөтен дөньяга һәм халыкара сәясәткә куркыныч тудыра башлый – бу "теорема" икенче дөнья сугышы вакытында тулысынча расланды, ди Черкасов. Шушы тәҗрибә халыкара берләшмәләр, халыкара хезмәттәшлек системы булдырырга этәрде, әлеге берләшмәләр мондый сугышларның кабатлануыннан сакларга тиеш иде, ди ул. Саклап булмады – Европада кабат сугыш. Парламентта оппозицион сәясәтчеләр чыгышы яңгырамый, мәгълүмат чараларында сугышка каршы акцияләр узмый – моның сәбәбе дә билгеле, сәяси систем декорациягә, ә мәгълүмат чаралары пропаганда чарасына әйләнде, ди ул. Ник урам протестлары юк? Дәүләтнең җәмгыять өстеннән тоталь контроль көченең сәбәпләре нидә – шул ук сәяси репрессияләрдә, дип саный Черкасов.

Ник репрессияләр ил белән идарә итүнең шулкадәр көчле чарасына әйләнә? Беренче сәбәп – сәяси террор. Русиядә үлем җәзасы юк, әмма журналист Анна Политковская, адвокат Станислав Маркеров, "Мемориал" хезмәткәре Наталья Эстемирова, сәясәтче Борис Немцов – барысы да сәяси позицияләре өчен үтерелгән шәхесләр. Агуланып та исән калган оппозицион сәясәтче Алексей Навальный һәм Христо Грозев сәяси активистларны үтерүнең, оппозиция сәясәтчеларен агулауның тулы бер системын ача алды. Дефакто үлем җәзасы кулланылуы бөтен җәмгыятькә тәэсир итә, ди Черкасов. Шундый ук үлем белән җәзалаудан курку кешеләр юкка чыга торган Чечняда Рамзан Кадыровның авторитар хакимиятенә нигез булып тора.

Репрессияләр турында сөйләгәндә Черкасов сугышка каршы чыгыш ясаган өчен кулга алуларны да искә алды: ул иң соңгы өч очракны – Немцовның теләктәше Владимир Кара-Мурза, муниципаль депутат Александр Горинов, сәясәтче Илья Яшинны атады. Берничә тапкыр митингка чыккан өчен административ эшне җинаять эшенә әверелдерә торган "Дадин маддасен" дә искә алды. Митингларга юл куймаска тырышуның тагын бер ысулы буларак шәһәрдә, шул исәптән метрода куелган йөзләрне танучы камераларны атады – ягъни Русиядә кеше бер тапкыр митингка катнашкан булса, башка көнне аны митингка чыкканчы ук, метрога керү белән тоткарлый башлыйлар. Ә мәхкәмәләрдә хәтта катнашучы якларның тулысынча катнашуы да кирәкми – хөкемдарлар бер үк вакытта гаепләүләрне дә китерә, хөкем карары да чыгара ала.

Русиядә соңгы айларда гына эзәрлекләнгән зыялылар җитәрлек. Конференция барышында иң резонанслы сәяси эшләр аталды. Бу уңайдан, авыр хәлдә булуына карамастан, ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан Новосибирски хастаханәсеннән Мәскәүнең Лефортово изоляторына алып кителгән күренекле галим Дмитрий Колкер исеме берничә тапкыр яңгырады – тоткарлануның өченче көнендә вафат булган физик эшен сәяси эзәрлекләүләрнең апогее дип атарга була. Сүз уңаеннан, тиз үлеме сәбәпле галим сәяси тоткыннар исемлегенә дә кермәгән.

Вера Челищева
Вера Челищева

Журналист һәм юрист Вера Челищева чыгышын өлкән яшьтәге галимнәрне эзәрлекләү очракларына багышлады. ФСБ куәт хезмәткәрләре аларга гадәттә Русия Җинаять кодексының 275нче маддәсе нигезендә гаепләү белдерә ("Дәүләткә хыянәт итү") – бу маддә 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Бу маддәне фән белән шөгыльләнүчеләргә беркетү авыр түгел – күп кенә галимнәр кыска яки озын вакытлы килешүләр нигезендә чит ил университетлары белән хезмәттәшлек итә. Челищева хәзерге вазгыятьне 1937 елда хәрбиләрне һәм галимнәрне эзәрлекләү белән чагыштыра.

Юрист әйтүенчә, һәр ярты ел саен сәяси эш нигезендә гаепләнүче бер галим үлә. Ул Лефортовода өч ел хөкем карары көтеп, узган ел башында 77 яшендә вафат булган физик Виктор Кудрявцевны искә алды. Кудрявцевтан алдарак кулга алынган хезмәттәше Роман Ковалев бер елдан соң, бу елнын апрель аенда вафат була. Җинаять эше ябылса да, галимнәрнең берсе дә хәзергә кадәр акланмаган.

Водород ягулыгы белән эшләүче сивил очкычлар проектлаучы Валерий Голубкин да дәүләт серенә кагылышлы мәгълүматны чит ил хезмәтләренә тапшыруда шикләнелеп хәзерге вакытта СИЗОда утыра. Ул гаебен танымый, әмма аның шул ук маддә нигезендә тоткарланган җитәкчесе тикшерүчеләр белән килешүгә барып, галимгә каршы күрсәтмәләр бирә. Җитмеш яшьлек галимнең тоткынлык шартларын өйдә утыру шартына алыштырган очракта, мәхкәмә галимне НАТО илләренең илчелегендә сыену сорарга мөмкин, дип саный, ди Челищева.

DOXA студентлар журналы мөхәррирләренең берсе Мария Меньщикова сәяси карашлары өчен эзәрлекләнүче Мәскәү дәүләт университеты активистларын атады: "МДУның инициатива төркеме" авторы, студент Дмитрий Иванов белән мөгаллим, муниципаль депутат Михаил Лобанов очракларын, DOXA мөхәррирләрен эзәрлекләү тарихын сөйләде.

Елена Горбань
Елена Горбань

Конференциягә чакырылган Азат Мифтаховның хатыны Елена Горбань Азатны яклап әйтелгән сүзләргә, ничә ел буена шулкадәр кешенең аны онытмавына шат булуын әйтте. "Мин кичәге математик чыгышларының бер сүзен дә аңламадым (Елена Горбань – биолог), ләкин, бу чыгышларны тыңлаганда, Азатка иреккә чыкканнан соң аларны үзенә тыңлатырга кирәк булыр дип уйлап утырдым. Мин ышанам, аңа аларны ишетү кызык булыр, һәм, бәлки, миңа аларның ни хакында икәнен дә аңлатыр" диде Горбань​.

Ул шулай ук Украинадагы хәлләр турында да күп сүзләр әйтергә теләвен, ләкин хәзер яшәгән илнең (Русия) моны чикләвен белдерде. Чыгышының күп өлешен ул иренең колониядә яшәү шартларына, фән белән шөгыльләнү мөмкинлекләренең чикләнүенә багышлады: "Февраль ахырындагы вакыйгалар төрмәдә дә чагылыш тапты. Кызганычка каршы, күпчелек тоткыннар Кремль гамәлләрен хуплый һәм беренче айларда телевизион пропаганданы мавыгып күзәттеләр. Хәтта Азат белән күбрәк аралашкан кешеләр дә аның бу уртак фикер белән килешмәвенә тискәре карый. Шул ук вакытта төрмәдәгеләр төрмәдән башка мәгълүмат чыганакларыннан тагын да ерагайды. Соңгы айларда хәтта элек рөхсәт ителгән "Новая газета"ны китерү дә туктатылды", ди Елена.

Азат Мифтаховка Һарвард университетының Scholars at Risk стипендиясе бирелде – әлеге стипендия үз илләрендә сәяси эзәрлекләүләргә юлыккан галимнәргә таршырыла, аларга Һарвардта эзләнүләр уздырыр өчен ун айга кадәр вакыт бирелә.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG