Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга эш сәфәре белән Мьянма гаскәр башлыгы килде


Мин Аун Хлайна белән Рөстәм Миңнеханов
Мин Аун Хлайна белән Рөстәм Миңнеханов

Соңгы елларда Мьянмада буддачылар һәм мөселман азчылыгы арасында низаг бара, мөселманнарны күпләп үтерү, көчләү күренешләре дә урын алды. Татарстан Мьянмада КамАЗ өчен йөк машиналары җитештерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнә.

13 июль Казанга эшлекле сәфәр белән Мьянма премьер-министры, илнең гаскәр башлыгы Мин Аун Хлайна килде. Аны һава аланында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, ике як Казан кирмәнендә сөйләшү үткәрде.

— Бу елның апрелендә Мьянмага сәфәремне бик рәхәтләнеп искә төшерәм. Сезнең гүзәл илгә килү, аның ничек яшәгәнен һәм үсеш алганын күрү, Мьянма халкының рухын һәм мәдәниятен сизү бик кызык иде, — дип белдерде Татарстан президенты.

Ул Мьянманы Русиянең ышанычлы партнеры дип атады, ике ил арасында "күпьеллык тарих" булуын искәртте.

Миңнеханов Татарстан белән Мьянма мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итә алачагын әйтте. Татарстан мөнәсәбәтләр үсешенә ачык һәм әзер, ди ул.

Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы нәтиҗәсендә җитештерүен 40 процентка киметергә һәм узган гасыр модельләренә кире кайтырга мәҗбүр булган КамАЗ авыр хәлдән чыгу өчен төрле юллар табарга тырыша.

Өметсезлектән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин апрель ахырында хәрби хунта контролендәге Мьянмага (элекке исеме Бирма) барып, йөк машиналары җитештерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнде.

Бу сәфәрдән соң "Мьянмага гаделлек" ("Justice For Myanmar") иҗтимагый төркеме "Мьянма хәрби хунтасы белән хезмәттәшлек" иткән өчен Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде.

Соңгы дистә елда Мьянмада буддачылар һәм мөселман азчылыгы арасында низаг бара, мөселманнарның күпләп күрше Таиландка күчү очраклары булган. 2016 елда мөселманнарны күпләп үтерү, көчләү күренешләре урын алды, АКШ бу хәлләрне "кешелеккә каршы җинаять" дип атады.

​2021 елда Мьянмада хәрби түнтәрелеш булды, бу ил буйлап һәм бар дөньяда киңкүләм протестларга китерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG