21 июньдә АКШ Синҗанда - Кытай хакимиятләре уйгырларга карата репрессияләр һәм геноцид кыла торган төбәктә җитештерелгән теләсә нинди тауарны илгә кертүне тыйды. Импортерлар яңадан тауар кертә башларга теләсә, хакимиятләргә бу тауарларның мәҗбүри хезмәт кулланып җитештерелмәвенә ышандырырдай дәлилләр күрсәтергә тиеш булачак", диелде.
Америка чикләүләреннән төбәкнең мамык җитештерү тармагы нык зыян күргән. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә.
"Кайчандыр дөньяда иң кыйммәтле һәм сыйфатлы саналган Синҗан мамыгы, кинәт ихтыяҗ кимү сәбәпле, келәтләрдә җыелып ята. Дөньяның мода индустриясе өчен Америка базары һәрвакыт өстенрәк тора, шуңа ул Кытайның мамык материаллары урынына Һиндстан һәм Көньяк Америкада җитештерелгәнен кулланырга мәҗбүр", дип яза басма.
South China Morning Post хәбәренчә, Кытай келәтләрендә өч миллион тонна мамык чимал җыелып ята, санкцияләр кертелгәнче, келәтләрдә елның бу чорында моның яртысы кадәр генә мамык саклана торган булган.
Синҗан мамыгының һәр тоннасы 20 процентка арзанайды инде, һәм сатып алучылар мондый ташламалар белән дә бу чималны алырга ашыкмый диелә.
Бу шартларда Пекин ихтыяҗны киметмәү өчен дәүләт механизмнарын кулланырга мәҗбүр, Кытай хөкүмәте дәүләт резервлары өчен 300-500 мең тонна мамык сатып алырга ниятли, әмма чималның бер тоннасы өчен бәя 18600 юаньнан түбәнрәк булырга тиеш дигән шарт куя.
Әмма South China Morning Post искәртүенчә, дәүләт сатып алулары фермер хуҗалыкларның югалтуларын тулысынча каплый алмый: 2021 елның көзендә бер тонна мамык 24 мең юань торган, ә бүген Синҗан мамыгының тоннасы 16 мең юаньнән дә арзанрак сатыла.
Синҗанның мамык җитештерү тармагына гына түгел, Кытайның җиңел сәнәгатенә дә чикләүләрнең йогынтысы булган. Җирле мониторинг үзәге белешмәләренә ярашлы, 2022 елның июнендә, ягъни чикләүләр кертелгән айда ук Кытайдагы тукыма фабрикалары җитештерү куәтенең 80 проценты гына кулланылган. АКШ чикләүләре аркасында кайбер Кытай ширкәтләре заказларының 30лап процентыннан колак каккан диелә.
"Синҗан мамыгын эчке ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә кулланып, Кытайның җиңел сәнәгате бу хәлләрдән чыгу юлы табарга тырышса да, эчке базар җитештерелә торган тукымаларның яртысын гына "йотарга" сәләтле" диелә язмада.
Синҗанда урнашкан башка сәнәгать тармакларына Америка чикләүләренең йогынтысы әлегә ул кадәр булмаган.
Шул ук вакытта АКШ керткән чикләүләрнең Кытайдагы уйгырлар хәленә йогынтысы булачакмы дигән сорау ачык кала диелә.
Amnesty International хисабына ярашлы, мәҗбүри эшләтү - уйгырларга карата кулланылган басымның бер чарасы гына булып тора, әле җәфалаулар, кеше дәрәҗәсен төшерү, дин тоту иреген чикләү кебек алымнар да бар. Кертелгән санкцияләр аркасында гына кеше хокукларын бозулар туктамаска да мөмкин диелә.
2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре уйгырларга каршы репрессив сәясәт алып бара. Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, киңкүләм стерильләштерүләр, уйгурларның балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштырулар һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар кулланулары турында даими хәбәр ителә.
АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте.
Уйгырлар — Синҗандагы иң зур төрки халык. Шулай ук анда казакълар, кыргызлар, таҗиклар, дунганнар һәм кайбер исәпләүләргә караганда, мең чамасы татар да яши. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында.
Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!