Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе Юрий Шевчукка "президен күте" турындагы сүзләреннән соң ачылган эшне карауны кичектерә


Юрий Шевчук
Юрий Шевчук

Утырыш 16 августка кичектерелгән. Мәхкәмә Шевчукның концерттагы чыгышы видеосын карамакчы.

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе ДДТ рок-төркеме җырчысы Юрий Шевчукка ачылган "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү" административ эшен карый башлады, ләкин утырышны 16 августка кичектерде дип хәбәр итә "Агора" хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков үзенең Telegram-каналында.

Мәхкәмә Шевчукның концерттагы чыгышы видеосын карамакчы. Гаепләүне хупларга полиция дә килгән. Шевчук үзе утырышта катнашмый, кабат эшне Петербур мәхкәмәсенә тапшыруны сораган. Уфа хөкемдары аның бу үтенечен кире каккан.

Шевчукны Административ канун бозулар кодексының 20.3.3 мадәсе 1 өлеше нигезендә гаеплиләр, аны адвокат Александр Передрук яклый.

18 майда Уфадагы концертта Шевчук "Ватан – сыйпаларга һәм үбәргә кирәкле президент күте түгел" дигән сүзләр әйткән иде, шуннан соң аңа полиция беркетмә төзеде.

Артистка ачылган административ эшне Петербур мәхкәмәсенә тапшырдылар, әмма мәхкәмә беркетмәне полициягә кире кайтарды. Мәхкәмә фикеренчә, Русия һәм аның ватандашлары мәнфәгатьләрен яклау өчен ил гаскәрен куллануга комачауларга чакыруның нәрсәдә чагылуы документта күрсәтелмәгән булган.

Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. 15 июльдә Петербурның Дзержинский район мәхкәмәсе төркеме Юрий Шевчукка ачылган Русия гаскәрләрен дискредитацияләү турындагы административ эшне яңадан теркәгән иде, тик аны да кире Уфага кайтардылар.

Июль башында Русия мәгълүмат чаралары илдә "чыгыш ясаулары теләнмәгән" артистларның рәсми булмаган исемлеге бар дип язган иде, анда Юрий Шевчук та бар. Артист моңа фикер белдереп, Аллаһ хөкеменнән генә куркам, ә "калганы – рок-н-ролл" диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG