2022 елның гыйнварыннан июленә кадәр 1098 русияле Германиядән сыену урыны сораган. Бу хакта Германиянең Качаклар һәм мөһаҗирлек эшләре федераль оешмасына (BAMF) сылтанып, Deutsche Welle хәбәр итә.
Барлык каралган очракларның 11,2 процентында Русия ватандашларына сәяси качак статусы бирелгән.
Бу гаризаларның күбесен – 830ын русияләр Украинага каршы сугыш башланганнан соң тапшырган. Русияләр сәяси качак статусын аеруча июль аенда күп сораган – июльдә BAMF-та шундый 192 гариза теркәлгән.
Оешмада әйтүләренчә, сәяси качак статусын сораучылар марттан башлап нык арткан. Мартта мондый 137 гариза килгән, майда исә - 179. Чагыштыру өчен: 2022 гыйнварында русияләр BAMF-ка 102 гариза тапшырган булган, 2021 елның декабрендә исә - 96ны.
Быел май аенда Германиянең эчке эшләр министрлыгы Русия оппозиционерлары, хокук яклаучылары, адвокатлары, галимнәре, мәдәният хезмәтчәннәре һәм журналистларына виза һәм яшәүгә рөхсәт бирүне гадиләштерүе турында хәбәр итте. Бу затларга Германиягә гаиләләре белән күчеп килергә дә була, Русиядән генә түгел, башка илләрдән дә керә алалар.
24 февральдә Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
Сугыш башлангач илдән күчеп китүчеләр артты. Төрле бәяләмәләргә күрә, андыйларның саны берничә дистә меңнән алып берничә йөз меңгә кадәр булырга мөмкин.
Татарстан белән Башкортстаннан китүчеләр дә шактый булды. Азатлык алар белән әңгәмәләрне даими чыгарып тора.
Аерым алганда, март аенда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Төркиягә күчеп китте. Китү сәбәпләрен ул "сугышка протест йөзеннән" дип аңлатты. "Украиннарга каршы сугышу минем өчен һич тә кабул ителмәслек нәрсә. Моннан тыш хәзер Русиядә иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге һич тә мөмкин түгел", диде ул.
Уфада яшәүче Русиянең Украинадагы сугышына каршы булучы активистлар Илмира һәм Амрита Рәхмәтуллина исә җинаять эше ачылудан шөбһәләнеп Русиядән китте. Аннан алда Амрита Рәхмәтуллинаны "Ватанны сату шушылай була ул" дигән сүзләр белән ике ир кыйнаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!