Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Харков шәһәр үзәге атышка тотылган, биш кеше һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шәһәргә артиллериядән һөҗүм иткәннәр диелә. Украина атышта Русияне гаепли, Мәскәүнең әлегә рәсми җавабы булмады.

Украинадагы Харьковның үзәк районнары атышка тотылган, биш кеше һәлак булган, җиде кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта шәһәр мэры Игорь Терехов хәбәр итте.

Шул ук вакытта Харков өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Олег Синегубов дүрт кешенең үлүен, тугыз кешенең җәрәхәтләнүен язды. Ул атышларның яңадан кабатлану ихтималы барлыгын кисәтеп, җирле халыкны яшеренгән урыннарында калырга чакырды.

Игорь Терехов сүзләренчә, шәһәргә артиллериядән һөҗүм иткәннәр. Беренчел мәгълүматларга күрә сигез һөҗүм теркәлгән, алар Харковта яшәүчеләр ял итә торган урыннарга да булган. Атыштан соң Харьков үзәгендә бер торак йорт яна башлаган, урында ашыгыч хезмәтләр эшли диелә.

Синегубов Харковка һөҗүмдә Русия хәрбиләрен гаепли. Русия саклану министрлыгы әлегә бу мәгълүматка фикер белдермәде.

24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Күпсанлы медиа чаралары һәм кешеләр Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга да зыян сала дип белдерә һәм моны дәлилләгән фото-видеоларны чыгара. Мәскәү исә Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми дип әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG