Accessibility links

Төркия галиме: "Татарда шундый гадәт бар — Мәскәүдән куркып яшәү"


Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәле
Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәле

Төркиядә төрки халыклар тарихын өйрәнүче галим Исмаил Төркоглы Шиһабетдин Мәрҗани мирасының мөһимлеге, шул ук вакытта Йосыф Акчура, Габделрәшит Ибраһимов кебек шәхесләрнең онытыла баруы, татар галимнәренең "урыслар ни әйтер" дип куркып, төрек шәхесләрен өйрәнмәүләре турында сөйләде.

25 августта Төркиянең Гази университетында татар тарихчысы, мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең рухи мирасына багышланган конференция узды. Университет ректоры доктор Муса Йолдыз җитәкләгән әлеге конференциягә төп спикер итеп Мимар Синан нәфис сәнгать университеты профессоры, доктор Исмаил Төркоглы (İsmail Türkoğlu) чакырылган иде. Ул Мәрҗанинең тарихчы буларак төрки дөнья тарихында тоткан урыны, мәгърифәтченең Төркия университетлары тарафыннан өйрәнелүче ике томлык китабы турында сөйләде, галимнең мөселман өммәтенә күрсәткән шәхси сыйфат үрнәкләрен дә искә алды.

Мәсәлән, аның мөселман лидеры буларак чиста-пөхтә киенүен, башка имамнарны да өс-киемнәрен чиста тотарга чакыруына тукталды. Профессор шулай ук Мәрҗаниның гарәп имласында язуы сәбәпле, кулъязмаларның күбесенең өйрәнелеп бетмәвенә борчылуын белдерде.

Чарадан соң Азатлык галим белән аралашты.

Белешмә: Исмаил Төркоглы

Исмаил Төркоглы – Мимар Синан нәфис сәнгать университеты профессоры, төрки халыклар тарихын, тарихи шәхесләрен өйрәнүче галим. Өч ел Казанда яшәгән, КФУның тюркология кафедрасында төрек теле һәм тарихын укыткан. Йосыф Акчура, Гадбелрәшит Ибраһим, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләрне өйрәнгән. Тарихчы Надир Дәүләт укучысы, аның турында китап язган.

— Исмаил бәй, сез электән Татарстан белән хезмәттәшлектә актив булдыгыз, әледән-әле Казанга төрле гыйльми конференцияләрдә катнашып килдегез, уртак фәнни эшләр, китаплар чыгардыгыз. Татарстан галимнәре белән хәзер дә аралашасызмы, республикадагы академик даирә белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

Исмаил Төркоглы
Исмаил Төркоглы

— Бик яхшы хезмәттәшлек итәбез, ләкин хәзер Русия белән Украина арасындагы сугыш аркасында бәйләнешләр күп түгел. Элек элемтә яхшырак иде, хәзер бераз кимеде. Сембер университеты белән, Казан федераль университеты, Башкортстан дәүләт университеты белән – хәзер дә бәйләнешләребез бар, әмма элекке кебек күп түгел. Элек Төркия яки Татарстан тарафыннан конференцияләр оештырыла иде, хәзер сәяси кризислар аркасында андый конференцияләр бик азайды.

— Конференциядә сез Шиһабетдин Мәрҗани турында төп чыгыш ясадыгыз. Татарстанда соңгы елларда аның исеме төрле дәрәҗәләрдә күтәрелә, аның мирасы өйрәнелә. Төркиядә Мәрҗанине беләләрме? Аның төрки дөнья өчен мөһимлеге нидә?

— Шиһабетдин Мәрҗани — төрки дөньяның иң зур тарихчыларыннан берсе. Ләкин ул китапларының күбесен гарәп телендә язган. Аның Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар дигән ике томлык китабыннан тыш бөтен китаплары гарәп телендә. Аларның күбесе Казан дәүләт университетының сирәк китаплар бүлегендә ята, чөнки аларны татарчага тәрҗемә итү бик кыен. Бәлкем алар татар, яки төрек, яки урыс теленә тәрҗемә ителсә, Шиһабетдин Мәрҗани тагын да мәшһүррәк бер галим булыр иде дип уйлыйм. Халык аның шул ике томыннан башка китабын белми, чөнки алар кулъязма хәлендә университет базасында саклана. Төркиядә шул ике томны беләләр, аннан башка китапларын бик белмиләр. Ләкин без беләбез ки, унтугызынчы йөзнең ахыры – егерменче йөзнең башында төрки дөньяда иң мәшһүр тарихчылардан берсе – Мәрҗани. Татарстанда да аңа күп игътибар итәләр, аның институты бар, мәчете- мәдрәсәсе, һәм урамнарга аның исемен бирәләр.

Төрки дөньяда Мәрҗанины тагын да өйрәнергә кирәк. Ул безнең йолдызыбыз, аның китапларын, шул кулъязма китапларын тәрҗемә итеп, аны төрки халыкларның белүе кирәк.

Ләкин шул ук вакытта башка татар зыялылары да бар, мисалга, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Габделрәшит Ибраһим һәм башкалар – аларның исемнәрен дә шул ук урамнарга бирергә була. Татарда зыялы күп, ләкин нигәдер алар, мисал өчен, Шиһабетдин Мәрҗанине, Галимҗан Ибраһимовны олылыйлар, ә Габделрәшит Ибраһимга нигә бернәрсә дә юк, Йосыф Акчурага бернәрсә дә юк? Гаяз Исхаки электән яратылмаган кеше иде, чөнки аның турында әйбәт бер сүз сөйләргә дә кыен иде. Хәзер вакытлар үзгәрде, Гаяз Исхакига Чистайда музей төзеделәр. Ләкин Казанда бернинди урамда да шул Максудиның, Акчураның, Гаяз Исхакиның, Габделрәшит Ибраһимовның исеме юк. Анда белмәм ниндидер урысларның яки башка кешеләрнең бар, татарның үз каһарманнарының аты юк.

— Лекциягездә сез тыңлаучыларга "Мәрҗани мәҗмугасы" китабын күрсәттегез. Аның әһәмияте нидә?

— Мәрҗани турында 1914 елда бер җыентык төзелә. Җыентыкны Газиз Гобәйдуллинның әтисе - сәүдәгәр Салих Гобәйдуллин төзи. Газиз Гобәйдуллин – Мәрҗанидан соң татарларның иң зур тарихчысы. Ул, беренчедән, император чорында Казан университетының тарих факультетын тәмамлаган бердәнбер татар, Ләкин ул репрессия корбаны булгач, татар халкы аны да бик танымый, чөнки үзгәртеп кору чорына кадәр аның турында уңай язарга мөмкинлек булмый. Ул бик акыллы кеше була. Әтиле-уллы 1914 елда Мәрҗаниның тууына 100 ел тууга багышланган бер җыентык туплап бастыралар. Аны хәзерге кирил имласына да күчерделәр дип беләм.

Ул җыентык нигә әһәмиятле? Анда ул вакыттагы бөтен татар зыялыларының – Ризаэтдин Фәхретдиннең, Фатих Кәриминең, Садри Максудиның, Йосыф Акчураның, Габдрахман Гомәринең һәм башкаларның мәкаләләре бар. Китап Казанда саклана.

— Ә гомумән Төркия галимнәрендә татарның милли мирасын өйрәнүгә игътибар хәзерге вакытта артамы яки кимиме?

— Безнең бәйләнешләр 1917 елга хәтле әйбәт алып барыла. Унтугызынчы йөз азагыннан татар яшьләре ул вакыттагы Госманлы империясе шәһәрләрендә, Мәккәдә, Мәдинәдә, Бәйрутта, Истанбулда, Каһирәдә белем алып кайта. Хаҗга барганда хәбәр яки китап алып килгәннәр, алып киткәннәр. Истанбулда басылган төрек газет-журналларын Казанда укыганнар, ә бездә Казанда, Оренбурда, Уфада яки башка шәһәрләрдә бастырылган татарча газет-журналлар булган. Моны каян беләбез? Чөнки хәзер Истанбул китапханәләрендә бу татар газет-журналларын табып була.

1917 елдан соң бу үзгәрә. Төрки халыклар турындагы мәгълүматны Төркиягә эмиграциягә киткән татарлар, Азәрбайҗаннан килгән азәрбайҗан төрекләре, Үзбәкстаннан, Төркестаннан килүчеләр китергән. Шуңа күрә безнең бервакытта да төрки халыклар белән мөнәсәбәтләр өзелмәгән. 1991 елдан соң, ягъни Совет берлеге таркалгач, элемтәләр яхшырды, барып Казанны яки, мисал өчен, Төркестанны, Бакуны күрү мөмкинлеге барлыкка килде. Тегеннән килеп яки моннан китеп йөрүчеләр шул бәйләнешне арттырдылар. Аннан соң, безнең университетта укыткан Зәки Вәлиди, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Сәгадәт Чагатай (Гаяз Исхакиның кызы), Әхмәт Әмир, Закир Кадыйри, Хәмит Зөбәер студентлары татар милләтенә кагылышлы диссертацияләр яза.

Мисал өчен, минем укытучым Надир Дәүләт татарларны өйрәнүче 8-10 студент әзерләде. Аның да Төркиядә татарларны танытуга йогынтысы зур булды. "Казан" журналы, "Тукай бюллетене" чыгарды, шуңа күрә бездә бервакытта да багланышлар үзгәрмәде. Соңгы бер-ике елда гына бәйләнешләр аз гына кимеде, киләчәктә сугыш-фәлән бетәр, тагын да яхшырак булыр дип уйлыйм.

— Ә хәзер университетта татарларга, татар тарихына яки шәхесләренә бәйле фәнни эшләр башкарыламы?

— Бездә татарлар турында өйрәнүчеләр күп, ләкин Казанда төрекләр турында тикшерүләр юк дип була. Менә мин, мисал өчен, бер семестр буена "Татар зыялылары" дигән бер дәрес укытам: Курсави, Мәрҗани, Хөсәен Фәйзхан, Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Габделрәшит Ибраһим, Муса Биги, Закир Кадыйри һәм башкалар турында. Сез үзегез дә беләсез инде, Төркия зур дәүләт, татарлар турында бездә һәр университетта татарча өйрәтелә, чөнки 20-30 университетта төрки халыклар телен өйрәнү кафедралары бар. Боларның барысында татар, кыргыз, казакъ, үзбәк телләре өйрәтелә. Ә кыпчак шивәсе буларак татарча иң беренче өйрәтелә, чөнки кыпчак шивәсен белгән кеше бөтен себердәге төрки халыклар белән сөйләшә ала. Татарчаны һәм төрекчәне белгән очракта, бөтен төрки дөнья белән бәйләнеш табып була. Мин төрки дөньяда да булдым – Кыргызстанда да, Үзбәкстанда, Кытайның төньяк Төркестан дигән уйгырлар арасында да. Мин, мәсәлән, төрекчә беләм, татарча беләм һәм алар белән бер проблемсыз сөйләшә алам.

Татарстанда шундый проблем бар – нәрсә эшләсәләр дә, "урыслар нәрсә әйтер?", "урыслар нәрсә уйлар?" дип, куркып яшиләр

Бездә бәйләнешләр бар, алар көн саен арта, татарларны өйрәнүчеләр күбәя, ләкин татарлар Төркия турында бернәрсә дә белмиләр. Без бөтен татар зыялыларын беләбез, ә Татарстан университетларында мондый дәресләр юк. Нигә? Урыслардан куркалар. Шуңа да, мисал өчен, кардәш халыкларның әдәбият тарихын өйрәтә алмыйлар. Татарстанда шундый проблем бар – нәрсә эшләсәләр дә, "урыслар нәрсә әйтер?", "урыслар нәрсә уйлар?", "урыслар безгә ачуланмасмы" дип, куркып яшиләр.

— Сез мөһаҗир татарларны искә алдыгыз. Төркиядәге татар җәмәгате белән аралашасызмы?

— Алар белән аралашып торабыз дия алмыйм. Алар мине беләләр, чөнки мин Төркиядә татарлар белән мәшгульлегем белән танылган. Башка иптәшләр дә бар, мин үземне бердәнбер дип уйламыйм, Истанбул яки Әнкара университетларында татарларны өйрәнүче галимнәр бар. Мондагы татарлар кирәк булганда шалтыраталар, берәр нәрсә кирәксә, сорыйлар. Аларның бит монда җәмгыяте юк. Вакытында Надир Дәүләт бик тырышты, аларга бер йорт алып, шул йортта җәмгыять оештырып, анда татарлар килсен, җыелсыннар дип теләде. Ул вакытта татарларның иң бай Мәңгәрләр гаиләсе бар иде. Ләкин алар бер йорт сатып алырга акча бирә алмады, шуңа күрә Надир Дәүләтнең проекты тормышка ашмады. Әгәр ул проект булса, Истанбулның үзәгендә бер татар учагы булыр иде, кешеләр шунда килеп, җыелыр, сөйләшер проблемнарына ниндидер чара таба алырлар иде. Хәзер аларның бернәрсәләре юк, өйләрендә яки дәүләт оешмаларының залларында җыелышалар. Башка мигрантларның – азербәйҗаннарның, кыргызларның, үзбәкләрнең, уйгырларның – арендагамы ул, сатып алынганмы, – анысын белмим, әмма үз милли йортлары бар. Татарларның, кызганыч, андый йортлары юк, чөнки акчалылары бу эшләр белән, милли мәсьәләләр белән бәйләнешми, ә акчасызларының мөмкинлеге юк.

Шиһабатедин Мәрҗанига багышланган конференция Әнкара университетында "Тамырларыбыз эзеннән" (Kökleremizin izinde) үзәге конференцияләр сериясеннән. Моңа кадәр Йосыф Акчура, Исмаил Гаспралы, Садри Максуди, Габдерәшит Ибраһим турында лекцияләр узган, киләсе айларда Муса Биги, Газиз Гобәйдуллинга багышланган конференция уздырырга җыеналар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG