Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт мирасы һәрьяклап өйрәнүгә лаек


Надир Дәүләт (1944-2021)
Надир Дәүләт (1944-2021)

Күренекле галим, тарихчы, заманында Азатлыкта да эшләгән Надир Дәүләтнең вафатына 40 көн булды. Сишәмбе Истанбул зиратында аны якыннары, туганнары, хезмәттәшләре искә алды. Азатлык Надир Дәүләтнең фәнни хезмәтләренә, татар дөньясына калдырган мирасына күз сала.

Надир Дәүләт татарның тарихи ватаны саналган җирләрдән читтә гомер итсә дә, татар халкының үткәнен җентекләп өйрәнгән, киләчәге өчен ихлас борчылып яшәгән олуг галим иде. Татар тарихын ул илдә һәм дөньяда булып яткан вакыйгалар бизмәненә салып тикшерде. Шуңа да аның хезмәтләре шул вакыйгалар эчендә кайнаган шаһит күзлегеннән язылган сыман иде.

Язып кына калмады, ул бу вакыйгалар турында кызыклы вә мавыктыргыч итеп сөйли дә белә иде. Ихтимал, моңа аның дистә елдан артык радиода эшләү тәҗрибәсе дә ярдәм иткәндер. Надир Дәүләт күпсанлы фәнни конференцияләрдә катнашты, төрле телевидение каналларында көнүзәк темаларга чыгышлар ясады.

Ике әтием

Надир Дәүләт 1944 елда Кытайның Мукден каласында туа. Әти-әнисе Ибраһим һәм Рокыя Дәүләткилде большевизм диктатурасыннан качып киткән татар зыялылары була, Манҗуриядә андагы татарлар тормышы турында "Милли байрак" газетын (Гаяз Исхакый нигез салган басма - ред.) чыгаралар.

Сулдан, алда: Ибраһим Дәүләткилде (Надир Дәүләтнең әтисе, кулында "Милли байрак" газеты), Халиулла Ибраһим, Гаяз Исхакый, Рокыя Дәүләткилде (Надир Дәүләтнең әнисе); артта: Әхмәдшаһ Гыйззәтулла, Мансур Арсланбәк, Салман Аити. Мукден, 1936
Сулдан, алда: Ибраһим Дәүләткилде (Надир Дәүләтнең әтисе, кулында "Милли байрак" газеты), Халиулла Ибраһим, Гаяз Исхакый, Рокыя Дәүләткилде (Надир Дәүләтнең әнисе); артта: Әхмәдшаһ Гыйззәтулла, Мансур Арсланбәк, Салман Аити. Мукден, 1936

1945 елда совет гаскәре Манҗуриягә бәреп керә һәм Кытайда сыенган күпләгән татар кулга алына. Рокыя һәм Ибраһим Дәүләткилдене шпионлыкта гаепләп 10 ел төрмәгә хөкем итәләр һәм икесен ике якка ГУЛАГ лагерына озаталар. Бер яшьлек Надир бабасы белән кала. Берничә айдан бабасы вафат булгач, аны андагы бер мәрхәмәтле татар гаиләсе - Әхтәм һәм Гайниҗамал Ильясовлар уллыкка ала.

Әйткәндәй, Надир абыйның Азатлыктагы тәхәллүсе — Әхтәм Ибраһим иде. Ибраһим — тудырган әтием, Әхтәм — үстергән әтием дип әйтә иде ул.

Надир Дәүләт

Надир Дәүләт — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор (Төркия). Төркиянең TASAM премиясе иясе. Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы. Күп кенә берләшмә һәм фәнни оешмалар әгъзасы.

Татарстанда һәм читтә, аерым алганда Төркиядә һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның һәм төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте өлкәсендә зур галим. Төрек, татар, инглиз, азәрбайҗан телләрендә басылган егермедән артык фәнни китаплар авторы.

  • 1944 елның 15 июлендә Кытайның Мукден шәһәрендә туа.
  • 1967-1971 елларда Истанбул университетында белем ала.
  • 1972-1974 елларда Мүнхендагы Людвиг Максимилиан университетында укый.
  • 1972-84 елларда Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясендә эшли.
  • 1982 елда Германиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклый.
  • 1984-2001 елларда Истанбулның Мәрмәрә университетында укыта.
  • 1986-1997 елларда Мәрмәрә университеты каршындагы Төрки эзләнүләр үзәге мөдире урынбасары.
  • 1997-2001 елларда Мәрмәрә университеты каршындагы Төрки эзләнүләр үзәге мөдире.
  • 1997-2005 елларда Истанбулдагы Хәрби академия укытучысы.
  • 2001-2007 елларда Истанбулның Йедитәпә университетында тарих кафедрасы мөдире.
  • 2021 елның 30 апрелендә Истанбул шәһәрендә вафат була.

Азатлыкта эшен тәмамлап, докторлык диссертациясен яклаганнан соң Надир Дәүләт Төркиягә кайтып китә һәм фәнгә чума. Әмма журналист эшен дә ташламый. Азатлыкка Төркиядән андагы вакыйгалар, татарлар тормышы турында ул даими хәбәрләр биреп торды.

Галим һәм журналист

Надир Дәүләт — 20дән артык монография, дистәләрчә фәнни мәкаләләр авторы. Дүрт китабы татар телендә басылып чыкты, шуларның икесеннән — Милләт мәҗлесе һәм Милләт белән Совет арасында китабыннан өзекләр Азатлык сәхифәсендә дөнья күрде һәм дулкыннарында яңгырады.

Галим һәм журналист — беренче карашка бер-берсеннән ерак кәсепләр — Надир абыйда ничектер табигый сыеша иде. Журналист Әхтәм Ибраһимга үз фикерләрен төгәл вә мантыйклы итеп җиткерүдә галим Надир Дәүләт ярдәм итте. Әгәр язмада ниндидер фактлар җитмәсә, хилафлык булса, ул аны тиз арада табып җибәрә, төзәтә иде.

Надир Дәүләтнең соңгы китабы да Азатлык турында. Ул инглиз телендә язылган. "A quest for independence. Voice of Tatars at Radio Liberty". Татарчасы — "Бәйсезлек эзләү. Татарларның Азатлык радиосындагы тавышы". Автор аңлатмасында болай дип яза:

"Бу әсәр 1552 елдан бирле рус дилбегәсе астында яшәгән Казан татарлары һәм башка азчылыкларның бер чордагы бәйсезлек өчен көрәшләрен оныттырмас өчен фәнни бер платформага салып әзерләгән соңгы академик хезмәтем булды. Җир шарында демократиядән файдаланып яки көч куллану юлы белән хакимияткә менгән лидерлар кеше хокукларын бозудан башлап акылга килә алган һәр төрле гаделсезлекләре өчен бер сылтау таба. Һәрбер ил, теләсә демократия, теләсә авторитар, теләсә диктатура аша идарә ителсен, үзенә зыянлы һәм куркынычлы тапкан чынбарлыкларның фаш ителүен теләми, аны тыя яки бозып күрсәтә. Бу әсәр мондый киртәне юкка чыгарган бер хезмәт булып тора. Мин гомумән академик хезмәтләремдә Русиядәге азчылыкларга карата алып барылган сәясәтне һәм нәшер итәргә рөхсәт ителмәгән фактларны дөньяга чыгарырга тырыштым. Бу 75 яшемдә керткән соңгы өлешем булды."

Мирасы турында

  1. Надир Дәүләтнең татар халкы өчен башкарган эшен, фәнни мирасын ничек бәяләр идегез?
  2. Аның татар тарыхына кагылышлы кайсы хезмәтен аеруча әһәмиятле дип саныйсыз?
  3. Татар теленә әлегә терҗемә ителмәгән кайсы хезмәтен терҗемә итергә кирәк дип уйлыйсыз?
  4. Надир Дәүләтнең исемен ничек мәңгеләштереп була?

Шушы сораулар белән без Надир Дәүләтнең шәхсән үзен дә, аның фәнни хезмәтләрен дә яхшы белгән ике галимгә мөрәҗәгать иттек.

Юлай Шамилоглы, Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзерге вакытта Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университеты профессоры

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

1. Надир абый татар җанлы, милли рухлы тарихчы иде. Татар диаспорасында туып үскән, гаиләсе большевиклар корбаны булганга ул үзе коммунизмга каршы, татар халкы, төрки халыклар тарафлы иде. Ул үскән дәвердә андый фикерләрне Совет берлегендә әйтергә мөмкинлек булмаган. Совет берлегендә үскән татарларның менталитеты да диаспорада яшәгән татарлар менталитетыннан күп мәсьәләдә аерыла.

2. Аның төп хезмәтләре буларак шушы әсәрләрне искә алыр идем:

  • Rusya Türklerinin Milli Mücadele tarihi (1905-1917) (Русия төркиләренең милли көрәш тарихы (1905-1917))

Надир абый бу китабында Казан татарлары, Кырым татарлары һәм Азәрбайҗан төркиләре милли хәрәкәтенең 12 еллык тарихын сурәтли.

  • 1917 Ekim İhtilali ve Türk-Tatar Millet Meclisi (1917 елгы Октябрь инкыйлабы вә Төрки-Татар Милләт Мәҗлесе)

Надир абый бу китабында инкыйлаб чорында татарлар һәм башка төрки халыкларның үзләренә тиң хокукларны казану максатында сәясәт корып Милли мәҗлесләр оештыруын тасвирлый.

  • İsmail Bey (Gaspıralı) (Исмәгыйль бәй (Гаспралы))

Төркиядә Исмәгыйль Гаспрински турында язылган мөһим әсәрләрнең берсе.

  • Rusya Mültecileri: Uzak Diasporaya Savrulan Tatarlar (Русия мөһаҗирләре: читкә куылган татарлар)

Надир абый бу китабында читтә төрле өлкәләрдә яшәүче татарлар тарихын һәм тормышын аңлата.

Надир Дәүләт китаплары
Надир Дәүләт китаплары

Бу китаплардан тыш тагын бер хезмәтне искә алу кирәк:

  • Milletlerarası Çağdaş Türk Alfabeleri Sempozyumu (Заманча төрки әлифбалар халыкара симпозиумы)

Уртак төрки әлифба кору максатында 1991 елда Мармара университетында төрки халыклар әлифбасына багышланган симпозиум үткәрелде. Белүемчә, аның оештыручысы Надир абый иде һәм материаллар җыентыгы редакторы да ул булды.

3. Надир абыйның милли хәрәкәт, Милли мәҗлес һәм татар диаспорасы турында китаплары Русиядәге татарлар өчен аеручы кызык булырга тиеш. Татарстанда чыккан һәр китапны укып барырга мөмкинлегем юк, әлбәттә, анда да галимнәр бар. Карашларында аерма булырга да мөмкин. Табигый, татар диаспорасы белән кызыксыну һәрвакытта бар. Надир абыйның кайбер әсәрләрен инглиз телендә чыгару да дөрес булыр иде.

4. Иң азында Надир Дәүләт истәлегенә мәкаләләр җыентыгын чыгару дөрес булыр иде. Галимнәр дөньясында шундый тәртип бар. Бәлкем бу эшне мин үз кулыма алырга тиештер.

Аннары ул Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы иде. Бәлки аның исемендә Татар милли тарихын өйрәнү бүлеге булдыру урынлы булыр иде, тик хәзерге шартларда бу мөмкин микән. Аның хезмәтләренең библиографиясен чыгару эшен бәлкем тормыш иптәше Берил ханым оештыра алыр, аннары аның мәкаләләрен җыеп чыгару да файдалы була ала. Бәлкем моны Төркиядә эшләү кулайдыр. Аннары инде татарча йә русча да чыгарып була.

Искәндәр Гыйләҗев, Татар энциклопедия институты мөдире

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

1. Надир Дәүләт — татар тарих фәнендә уникаль урын алып тора. Әгәр дә без аны чордаш галимнәр, урта буын татар тарихчылары белән чагыштыра башласак , аерма шундук күренә — без күп очракларда һаман да совет фәне билгеләгән кысалардан, стереотиплардан аерыла алмыйбыз, тарихи вакыйгаларны еш кына күнегелгәнчә бәялибез. Надир Дәүләт хәтта шушы формаль яктан бездән һәрвакыт тирән аерылып торды. Әлбәттә, татар тарихына аның карашлары да үзгәрәк иде — мөстәкыйль, тирән, киң колачлы. Шуңа күрә аның һәрбер хезмәте безнең өчен кызыклы, яңача яңгырады. Надир Дәүләт хезмәтләре ХХ йөз башы татар тарихын өйрәнүдә һичшиксез бик олы урын алып тора.

2. Надир Дәүләтнең мин белгән хезмәтләре барысы да диярлек игътибарга лаек. Чөнки, әйткәнемчә, алар нык уйлану өчен нигез булып торалар. Тарихи хезмәтнең төп вазифаларның берсе — шул тугел мени? Татарча "1917 ел Октябрь инкыйлабы вə төрки-татар Миллəт Мəҗлесе" һәм "Миллəт белəн Совет арасында. 1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркилəренең яшəеш өчен көрəше" хезмәтләрен аеруча әһәмиятле дип саныйм. Тарихчы бу китапларында күптəннəн башланган эшчəнлеген дəвам иткəн. Русия төркилəренең милли-сəяси хəрəкəтен (биредə сүз татарлар турында гына түгел, ə Кавказ, Урта Азия, Кырым турында да бара), Төркиядə шул ук вакытта булган үзгəрешлəр һəм хəллəр белəн бəйлəнештə анализлау, ягъни гомумтөрки караш беренче планга чыгу бу фəнни хезмəтләрнең төп яңалыгын билгели. Русиядəге мөселман сəяси хəрəкəтен мондый яссылыкта бəялəү шəхсəн минем өчен бик тə кызыклы һəм əһəмиятле булып тоелды.

Rusya Mültecileri: Uzak Diasporaya Savrulan Tatarlar (Русия мөһаҗирләре: читкә куылган татарлар) китабы
Rusya Mültecileri: Uzak Diasporaya Savrulan Tatarlar (Русия мөһаҗирләре: читкә куылган татарлар) китабы

3. Кайсы хезмәтен тәрҗемә итәргә дигәндә — бәлки шактый бәхәсләр уяткан татар диаспоралары тарихына багышланган китабындыр? Мин үзем ул китапны әле кулыма төшергәнем юк.

4. Галим кешенең исемен мәңгеләштерү — ул бүгенге көндә яшәүче буыннар өчен гыйбрәтле бер чара булырга тиеш. Олы тарихчының исемен мәңгеләштерергә теләсәк, әлбәттә, аның китапларын бастыруны һәм аларны пропагандалауны күз алдында тотарга кирәктер. Надир Дәүләткә багышлап фәнни укулар, конференцияләр уздырылса да бик файдалы булыр иде.

* * *

Надир Дәүләтнең исемен мәңгеләштерү турында сорауны аның тормыш иптәше, заманында студенты, соңрак хезмәттәше дә булган Берил ханымга да бирдек.

Берил һәм Надир Дәүләт
Берил һәм Надир Дәүләт

— Җиде ел элек Надир Дәүләтнең 70 яшенә аның биографиясен язган идем. "Бер гомергә алты язмыш сыйган Надир Дәүләтнең тормышы" дип атала. Хәзер ул татар теленә тәрҗемә ителә, шушы ел ахырына Казанда басылырга тиеш.

Истанбулдагы Татарстан вәкиллеге үз бинасында истәлекле әйберләр саклау өчен бүлмә оештырачак. Мин анда Надир Дәүләтнең кайбер мөһим һәм шәхси әйберләрен бирергә җыенам. 15 июль Надирның туган көнендә анда очрашу булачак.

Аннары, белүемчә, Татарстаннан кайбер галимнәр монда Истанбулга килеп, Надирның оригинал хезмәтләреннән дигитал күчермәләр алачак. Надирның шәхси архивында хәтта Гаяз Исхакыйның кулъязмалары да бар. Тик әлегә кем, кайчан һәм күпмегә киләчәге билгесез.

Казан вәкилләре дигитал күчермәләрне алганнан соң, мин Надирның шәхси китапханәсен Истанбулдагы IRCICA (Ислам тариxы, сәнгате һәм мәдәнияте үзәге) оешмасына тапшырачакмын. Надир китапханәсенең зур өлешен 2007 елда ук үзе шунда тапшырган иде, дип сөйләде Азатлыкка Берил ханым Дәүләт.

Надир Дәүләт хезмәтләре

  • A Quest For Independence. Voice of Tatars at Radio Liberty (Бәйсезлек эзләү. Татарларның Азатлык радиосындагы тавышы, инглиз телендә) İstanbul: İstanbul Aydın Üniversitesi Yayınları, 2019, 453 б.
  • İpek Yolundaki Türkler (Ефәк юлында төркиләр, төрек телендә) İstanbul: İstanbul Aydın Üniversitesi Yayınları, 2018,163 б.
  • Rusya Mültecileri: Uzak Diasporaya Savrulan Tatarlar (Русия мөһаҗирләре: читкә куылган татарлар, төрек телендә) İstanbul: İstanbul Aydın Üniversitesi Yayınları, 2017, 264 б.
  • Исмаил Гаспринский. История татар в лицах (Исмәгыйль Гаспралы. Татар тарихы шәхесләрдә, төрек телендә) Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015, 63 б.
  • Милләт белән Совет арасында (татар телендә, Рәшит Кадыйров тәрҗ.) Казан: Җыен нәшрияты, 2014, 240 б.
  • Millet ile Sovyet arasında (Милләт белән Совет арасында, төрек телендә) İstanbul: Başlık Yayın Gurubu, 2011, 241 б.
  • Unutturulmuş Türkçü, İslamcı, Modernist İsmail Gaspıralı (Онытылган төркиче, исламчы, модернист Исмәгыйль Гаспралы, төрек телендә) İstanbul: Başlık Yayın Gurubu, 2011, 220 б.
  • Avrasya Fatihi Cengiz Han (Евразияне яулаган Чиңгызхан, төрек телендә) İstanbul: Başlık Yayın Gurubu 2010, 220 б.
  • Милләт Мәҗлесе (татар телендә, Рәшит Кадыйров тәрҗ.) Казан, Җыен вә Милли китап нәшриятлары, 2008, 383 б.
  • Ерак көнчыгыштагы татар-башкортларга ни булды? (татар телендә) Казан: Казан дәүләт университеты, 2005, 100 б.
  • Rusiya Türklәrinin Milli Mübarizә Tarixi (1905-1917) (Русия төркиләренең милли көрәш тарихы, азәри телендә) Bakı: Ağrıdağ, 2003
  • Empires in Eurasia from Chingiz Khan to 20th Century (Евразия империяләре: Чыңгызханнан 20нче гасырга кадәр, инглиз телендә) İstanbul: Yeditepe Univ. 2002, 106 б.
  • Türk Dünyasında Nevruz (Төрки дөньяда нәүрүз, төрек телендә) İstanbul: M.Ü. Türkiyat Enstitüsü Yayın, 1999,115 б.
  • 1917 Ekim İhtilali ve Türk-Tatar Millet Meclisi (1917 елгы Октябрь инкыйлабы вә Төрки-Татар Милләт Мәҗлесе, төрек телендә) İstanbul: Ötüken Yayınları, 1998, 328 б.
  • Русия төркиләренең милли көрәш тарихы (1905-1917), (татар телендә, Рабит Батулла тәрҗ.) Казан: Милли китапханә нәшрияты, 1998, 400 б.
  • İdil-Ural Ekspedisyonu: Tatarlar-Başkurtlar-Çuvaşlar (Идел-Урал экспедициясе: Татар-башкорт-чуашлар, төрек телендә) Ankara: M.Ü. Türkiyat Araştırmaları Enstitüsü Yayınları, 1997, 143 б.
  • Çağdaş Türkiler, Doğuştan Günümüze Büyük İslâm Tarihi. Ek cilt, (Заманча төркиләр, Бөек ислам тарихы тумыштан алып бүгенге көнгә кадәр, татар телендә) İstanbul: Çağ yayınları, 1993, 607 б.
  • Milletlerarası Çağdaş Türk Alfabeleri Sempozyumu (Заманча төрки әлифбалар халыкара симпозиумы, төрек телендә) İstanbul: M.Ü. Türkiyat Araştırmaları Enstitüsü Yayınları, 1992, 72 б.
  • Çağdaş Türk Dünyası (Заманча төрки дөнья, төрек телендә), İstanbul: M.Ü.Fen-Edebiyat Fakültesi Yayınları, 1989, 320 б.
  • İsmail Bey (Gaspıralı) (Исмәгыйль Гаспралы, төрек телендә) Ankara: Kültür ve Turizm Bakanlığı Yayınları, 1988, 138 б.
  • Dünyada Türklük Araştırmaları ve Türkiye (Дөньяда төрки тикшеренүләр һәм Төркия, төрек телендә) İstanbul: Marmara Üniv. Yay. 1987, 134 б.
  • Rusya Türklerinin Millî Mücadele Tarihi (1905-1917) (Русия төркиләренең милли көрәш тарихы (1905-1917), төрек телендә) Ankara: Türk Kültürünü Araştırma Enstitüsü Yayınları, 1985, 350 б.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG