Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда музее да, урамы да юк". Тарихчы Газиз Гобәйдуллин тууга 135 ел


Газиз Гобәйдуллин (1887-1937)
Газиз Гобәйдуллин (1887-1937)

27 июньдә татар тарихчысы, шәрык белгече, язучы Газиз Гобәйдуллин тууына 135 ел тулды. Бу уңайдан Казанда Тарих инстиутында аңа багышланган фәнни җыен үткәреп, тыйнак кына искә алу чарасы белән чикләнделәр. Чыгышлар нигездә галимнең тормыш юлына, фәнни эшчәнлегенә кагылды. Шул ук вакытта тарихчылар аның репрессия корбаны булуын һәм исеме бүгенгә кадәр мәңгеләштерелмәвен әйтә: Казанда аңа атап урамы да, музее да юк.

Газиз Гобәйдуллин мирасын Татарстанда гына түгел, Азәрбайҗанда да актив өйрәнәләр, фәнни мәкаләләр язалар. 2010 елда Бакуда "Әziz Ubeydullin. Әsәrlәri. Труды" дип аталган җыентык дөнья күрде. Азәрбайҗан иминлек хезмәте архивында галимнең репрессияләнүе турында мәгълүмат саклана. Аны уртак төрки дәүләт корып, Совет берлегеннән аерылып чыгу эшчәнлеге алып баруда гаеплиләр. Ул ярты елдан артык эзәрлекләнүгә, сорау алуга дучар була. Сталин репрессиясе вакытында атып үтерелгән Газиз Гобәйдуллинның үлеме хакында хатыны һәм якыннары Хрущев чорында, ягъни галим акланган вакытта гына белә.

Газиз Гобәйдуллин шәхесен өйрәнгән КФУ галимәсе Диләрә Галиуллина аның фаҗигале язмышы, фәнни мирасы, репрессия җилләренең гаиләсенә ничек кагылуы һәм исеме мәңгеләштерелмәве хакында Азатлыкка сөйләде.

— Диләрә ханым, Сез Газиз Гобәйдуллинның хезмәтләрен өйрәнгән кеше буларак, аның татар тарихында тоткан урынын ничек бәялисез?

Диләрә Галиуллина
Диләрә Галиуллина

— Без Газиз Гобәйдуллинны татарның беренче профессиональ тарихчысы һәм беренче тарихчы профессоры буларак беләбез. Беренче татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани саналса да, аның профессиональ белеме булмаган. Гобәйдуллин моңа кадәр булган тарихчылардан аерылып торган. Мондый тарихчы тусын өчен Мәрҗани, Һади Атласи, Риза Фәхретдин кебек шәхесләр нигез салу кирәк булган. Гобәйдуллинның озак еллар хезмәтләре халыкка чыкмады. Ул татар тарихындагы иң күп юнәлешләрне ачкан, башка тарихчыларны үзе артыннан иярткән шәхес.

Гобәйдуллинның күпчелек хезмәтләре Алтын Урда тарихына багышланган. Ул Исмәгыйль Гаспралы шәхесе турында күп язган, татарда сыйныфлар тарихын туплаган. Бүгенгә кадәр бу мәсьәлә эшләнеп бетмәгән. Шулай ук Степан Разин, Емельян Пугачев яуларында татарларның катнашуы хакында язган.

Беренче хезмәтләре 1913-14 еллардан чыга башлый. Узган гасырның 20нче елларында Бакуга күчеп киткәч, урыс телендә дә яза башлый. Азәрбайҗан, үзбәк телендә басылган хезмәтләре дә бар. Бу телдә язу аңа авыр булмаган, чөнки кадими мәдрәсәне тәмамлаган кеше гарәп, фарсы, төрек телләрен камил белгән. Шулай да нигездә ул татар телендә язган.

— Атаклы сәүдәгәр гаиләсендә туган Газиз Гобәйдуллинның тормышы төрле борылышлардан тора. Ул кадими мәдрәсәдә дә, Казан университетында да белем ала. Аны бунтарь шәхес дип атыйлар. Ни өчен?

Газиз Гобәйдуллин хезмәтләре
Газиз Гобәйдуллин хезмәтләре

— Газиз Гобәйдуллинның шәхес буларак формалашуында гаиләсе зур роль уйный. Ул атаклы икенче гильдия сәүдәгәре Салих Гобәйдуллин, әнисе ягыннан атаклы Айтугановлар нәселеннән. Энесенең истәлекләренә караганда, әнисе бик белемле була. Өч баласына да төп белемне ул бирә, китаплар һәм Коръән укыта. Бунтарь шәхес дип әйткәндә, бу 1905 елгы инкыйлаб белән бәйле. Күпчелек яшьләр әлеге хәрәкәт белән кызыксынган. Бу аның әтисе белән конфликт китереп чыгара. Ул әтисеннән барлык малын эшчеләргә таратырга тәкъдим итә. Әтисе аны хәтта солдатка да бирмәкче була. Газизгә бу бик нык тәэсир итә, күрәсең. Ул тулысынча укуга бирелә. 1905-1907 елгы инкыйлабтан соң Газиз Гобәйдуллин Казанның өченче гимназиясендә аттестат алыр өчен әзерләнә башлый. Ул имтиханнарны уңышлы тапшыра. Ә энесенә сынауны ике-өч тапкыр бирергә туры килә. Шуннан соң ул 1910 елда Казан университетына укырга керә. Бер ел юриспруденция факультетында белем алганнан соң, тарих һәм филология факультетына күчә. Аның 1921 елгы кандидатлык диссертациясе сакланып калмаган. Ул Хәзәр каһанлыгы тарихына багышланган. 1927 елда докторлык диссертациясе яклый. "Үзбәк халкының килеп чыгышы мәсьәләләре" дип аталган хезмәтнең дә язмышы билгеле тугел.

Газиз Гобәйдуллин, гомумән, Русия зыялыларының 80-90 проценты Февраль инкыйлабын хуплап каршы ала. Казан университеты вакытлы хөкүмәткә котлау телеграммасы юллый. Соңрак Октябрь инкыйлабын күбесе кабул итә алмый. Газиз Гобәйдуллинның Октябрь инкыйлабына мөнәсәбәтен төгәл әйтеп булмый. Ул вакытта кешеләр үз фикерләрен ачык әйтмәгән. Баштарак хуплап кабул иткән кешеләр дә, большевиклар алып барган продразверстка, хәрби коммунизм, дәүләт файдасына хосусыйлаштыру кампаниясен башлаганнан соң, фикерләрен үзгәртә. Шулай да аның совет хакимиятенә каршы чыгуы күренми. 1921 алда Казан университеты Мәскәүдә башланган профессор забастовкасына кушыла. Инде бер елдан соң мондый күтәрелешләр булмый.

— Октябрь инкыйлабыннан соң ул иҗтимагый-сәяси тормышта катнашмый башлый. Үзен фәнгә багышлый. Моның сәбәбе нидә?

— Газиз Гобәйдуллин университет дипломын инкыйлаб алдыннан ала. Ул жандарм идарәсе исемлегендә торган. Аңа ышанычсыз, панисламист дигән ярлык тагылган. Шул сәбәпле Гобәйдуллинга Казанда укытырга да рөхсәт итмиләр. 1916 елда ул Троицкига китә, ләкин бер елдан Казанга кире әйләнеп кайта. Ул 1917 елгы инкыйлабтан соң актив рәвештә Казанда фәнни, иҗтимагый тормышта катнаша. Шәрык академиясендә, Татар коммунистик университетында укыта. "Научное общество татароведения" үзәге эшендә катнаша. Аның төп фәнни эшчәнлеге шушы вакытка туры килә. Бу чорда архивлар ачыла. 20нче еллар азагына кадәр фән белән шөгыльләнергә шартлар туа. Моңа кадәр архивларда инкыйлаби, иҗтимагый хәрәкәтне өйрәнү мөмкинлеге булмаган. Теләге һәм кулында дипломы булгач, ул фән белән шөгыльләнә башлый. Иҗтимагый-сәяси тормыш аны артык кызыксындырмаган дип уйлыйм мин.

— Шулай да ул Русия мөселманнары корылтаенда актив катнаша, дәүләтчелек өчен көрәшә.

— Бәлки вазгыять үзгәрү дә сәбәпче булгандыр. Ни дисәң дә, 20нче еллар алар гаиләсе өчен бик авыр вакыт була. Яшәү белән көрәш чоры. Аларның барлык йортларын, малларын тартып алалар. Эшләргә урын калмый. Казан университетында тарих һәм филология факультеты ябыла. Барлык тарихчылар Шәрык академиясенә китә. Университетта эшләгән укытучыларның хезмәт хаклары, инкыйлабка кадәрге чор белән караганда, 20 процентка да тулмый. Бу вакытта сәясәткә керү, дәүләт белән көрәшү турында уйламаганнар дип уйлыйм. 1921 елга кадәр совет хакимиятенә каршы торган Казан университетында профессорларга карата репрессияләр кылына, җитәкчелеге алышына. Шуннан соң университет хакимияткә буйсына. Шуңа да ул фән белән шөгыльләнергә була.

— Ул Азәрбайҗанга китәргә мәҗбүр булганмы? Казанда аңа карата көчле басым барганмы?

— Азәрбайҗанга китүенең төп сәбәбен төгәл әйтүе кыен. Әйе, аның гаиләсенә басым барган. Узган гасырның 20нче елларыннан соң аның Казанда проблемнары туа. Аңа Азәрбайҗанда яхшы эш урыны тәкъдим ителә. Ул вакытта союздаш республикаларда югары уку йортлары ачылса да, галимнәргә кытлык була. Татарда белемле зыялылар күп булганлыктан төрки республикалар аларны үзләренә чакыра башлый. Бакуда ул Азәрбайҗан дәүләт университетында көнчыгыш факультетының төрки-татар халыклары тарихы кафедрасының приват-доценты булып эшли. Газиз Гобәйдуллин һәрвакыт Казанны сагынып яши. Ике туган энесе Гали Рәхимгә язган хатында ул Казанга кайтырга теләве турында әйтә. Әмма кайта алмый кала.

— Һәм 1937 елгы Сталин репрессиясе дулкынына эләгә. Аны төрки дәүләт төзү, Совет берлегеннән аерып чыгару эшчәнлеге алып баруда гаеплиләр. Бу эзәрлекләүләр күпме вакыт дәвам иткән?

— 30нчы еллар башыннан Гобәйдуллинның хезмәтләрен, мәкаләләрен азрак бастыра башлыйлар. Ике туган энесе Гали Рәхимне ике тапкыр кулга алалар. Бу да аны эзәрлекләүгә сәбәп булгандыр. Төрки республикаларда репрессияләр соңрак башлана. Иң беренче булып репрессия кулына тарихчылар эләгә. Иске зыялыларны юк итү сәясәте алып барыла.

Газиз Гобәйдуллин "Пантюркистик оешманың Бөтенсоюз контрреволюцион үзәге" әгъзасы булуда гаепләнә. Янәсе, алар милли республикаларны Совет берлегеннән аерып чыгару өчен хәрби әзерлек алып барган һәм уртак төрки дәүләт төзергә теләгән дип әйтелә. Шулай ук аңа герман, япон, төрек шымчысы ярлыгы тагыла.

Газиз Гобәйдуллинны Мирсәет Солтангалиев, Бәкир Чобан-заде, Йосыф Акчура белән элемтәсе өчен дә гаеплиләр. Аның эше Азербайҗанда саклана. Мин бу турыда Галимҗан Шәрәф эшен караганда танышкан идем. 1937-38 елларда зыялыларны "троцкий-зиновьев" оешмасында торуда гаеплиләр. Татарстандагы эшләрне карасаң, Солтангалиев оешмасы, пантюркизм, панисламизмда гаепләү иң киң таралган шаблон була. Чит илгә күчкән зыялылар белән элек элемтәдә булган өчен дә гаепләгәннәр.

— Бүген Газиз Гобәйдуллинның кайда үлгәне билгелеме? Бакудамы, Казандамы? Төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә. 1938 елда үлә дигән мәгълүмат та бар.

— Аны Казанга кайтармыйлар. 1937 елның 13 октябрендә Бакуда атылган диелә. Репрессияләнгән кешеләрнең кабере билгеле түгел.

— Бу репрессия аның гаиләсенә ничек йогынты ясый? Хатыны Рабига ханым кулга алынып биш елга сөрелә. Шуннан соң да ул күп тапкыр совет хакимиятенә хатлар яза, иренең үтерелгәне хакында озак еллар белмичә яши.

— Билгеле, Газиз Гобәйдуллиның үлеме турында берсе дә белмәгән. Бу турыда аларга беркем хәбәр итмәгән. Хатыны Рабига кулга алынса, улы Сәлман университеттан куыла. Мин 90нчы елларда аның улы белән аралаштым. Репрессиягә кадәр үк вакытлы матбугатта Чобан-заде белән Гобәйдуллинга каршы мәкаләләр басылып килә. Сәлман истәлекләрендә әти бу мәкаләләрне күргәч вазгыятьнең кая борылыш алуын аңлады ди. Әйе, 1937 елда "Бакинский рабочий", "Коммунист" газетларында Азәрбайҗанның Үзәк комитеты беренче секретаре Мир Багировның профессор Гобәйдуллин, Чобан-Задега каршы язылган мәкаләләре басыла. Ул улына хезмәтләрен, кулъязмаларын китапханәгә тапшырырга кушкан. Бөтен әйберләрен капчыкка тутырып ишек кырыена әзерләп куйган. Газиз Гобәйдуллин үзенең кулга алынасын көткән. Аның игезәк балалары да була. Берсе бала чакта үлә, икенчесе – Микаил сугыш вакытында югала.

— Хатыны Рабига ханым кулъязмаларын, хезмәтләрен кайтаруны сорап совет хакимиятенә күп тапкырлар хат язса да кайтармаганнар. Бүген НКВД, КГБ архивларында аның күпме мирасы саклана? Күпме өлеше халыкка кайтарылмаган?

— Кызганыч, без НКВД, КГБ архивларында нәрсә бар икәнен белмибез. Анда күп мәгълүмат бардыр. Бик күп зыялыларның архивлары тартып алына. Мин шәхсән аның диссертациясен таба алмадым. Диплом эше сакланган, чөнки ул аны "Шура" журналында татар телендә бастыра. Менә ул вакытта кешеләр хатлар аша язышкан, ә Газиз Гобәйдуллинның хатлары аз сакланган. Аның энесе Гали Рәхимгә язган хатлары бар. Ә менә җавап хаты юк.

Бакуда аның кулъязма хезмәтләре сакланган. 90нчы еллар башында Сәлман аларның нөсхәсен ясап, Казан милли-мәдәни үзәгенә тапшырган иде. Мин бу хезмәтләр белән таныштым, аларның кайберләрен кабат бастырып та булды. Хәзер бу темадан читләштем, шуңа күрә Азәрбайҗанда нәрсә бастырулары турында әйтә алмыйм.

— Бүген Газиз Гобәйдуллинның нәселе дәвам итәме, урыслашканмы?

— Олы улы Сәлман Гобәйдуллин нәселе Мәскәүдә яши. Оныгы Эдуард Кульпин зур галим иде. Бу як нәсел урыслашкан, исемнәрендә Гобәйдуллин фамилиясе дә калмаган. Икенче улы буенча нәселе безнең якларда дәвам итә дип беләм. Алар әле татар кебек истә калган.

— Төркиләрне берләштерергә теләгән Исмәгыйль Гаспралы турында күп язган дип әйттегез. Гаспралы күтәргән идеяләргә ул ничек караган?

— Гаспралы турында мәкаләләрне ул совет хакимияте вакытында яза. Аларның күбесе басылып чыкмый кала. Мин анда Гаспралы идеясен тәнкыйтьләүне күрмәдем, ул аны анализларга һәм аңларга тырышкан. Гобәйдуллин Русиядә яшәгән барлык төрки халыклар өчен "уртак төрки тел" идеясе ни өчен тормышка ашмаганын анализлый.

1913 елда "Мәктәп" журналында "Иске тел һәм милләт" дигән мәкаләсе басылып чыга. Ул вакытта Газиз Казан университетының икенче курс студенты буларак төрки халыкларны берләштерү турында яза. Аның фикеренчә, төркиләрне тел, мәдәният һәм тарих берләштерә ала. Бу өч шарт төрки халыкларга туры килә дип саный ул. Мәдрәсәләрдә иске чагатай телен (элек Үзәк Азиядә төркиләр кулланган уртак төрки сөйләм) укытырга кирәк дигән. Бу иске әдәбиятны аңларга, уртак тел нигезендә берләшергә ярдәм итәр иде ди. Гобәйдуллин да Гаспралы кебек фикер йөрткән. Аермасы шунда – Гобәйдуллин иске телне кулланырга, Гаспралы яңа уртак тел булдырырга чакырган. "Тәрҗеман" газетын укып карасагыз, аның яртысы казан татарлары телендә, калган өлеше госманлы телендә язылган.

— Бүген Газиз Гобәйдуллинның исеме, ул туган йортта (Казанның Зәйни Солтан урамы 12нче йорт) истәлек тактасы куелудан тыш, башка урыннарда мәңгеләштерелмәгән.

— Әйе, йорты сакланган, анда мемориал такта тора. Әмма бу бинага кереп тә, карап та булмый. Ул шәхси оешма кебек эшли торган урын. Бездә Газиз Гобәйдуллинның музее да, урам исеме дә юк. Истәлекләргә караганда, 1914 елда ул качып "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укыткан. Менә анда да бер истәлек билгесе юк. Татар халкында күп зыялыларның исеме мәңгеләштерелмәгән. Йосыф Акчураны Төркиядә күтәреп йөртәләр, бездә белмиләр дә.

— Биш ел элек Азәрбайҗаннан килгән галимнәр Казанда Гобәйдуллинга урам исеме булмауга шаккатканнар иде. Ә Бакуда аны искә алалармы?

— Азәрбайҗанда аны онытмыйлар. Казанда да биш елга бер конференция үткәрәләр. Быел тарих институты тарафыннан оештырылган фәнни җыен өчен рәхмәт әйтәсе килә. Бүген Бакуда нәрсә эшләүләре турында әйтә алмыйм.

Белешмә: Газиз Гобәйдуллин

Газиз Гобәйдуллин – язучы, тарихчы, әдәбият галиме, педагог, төрки халыкларның телләре һәм мәдәнияте белгече. 1887 елның 15 (27) июнендә Казанда дөньяга килә. 1895-1904 елларда "Халидия" мәдрәсәсендә укый. 1910 елда 3нче Казан гимназиясен, 1916 елда Казан университетының тарих-филология факультетының тарих бүлеген тәмамлый.

1917-1918 елларда Гомумрусия мөселман шурасының башкарма комитеты әгъзасы була. "Идел-Урал" штаты булдыру өчен төзелгән коллегиянең вәкиле булып тора. Шул чорда ул беренче хикәяләр җыентыгын язып бастыра, борынгы дөнья тарихы турында дәреслекләр чыгара. 1925-1933 елларда Казанның югары уку йортларында дәрес бирә, фәнни мәкаләләр бастыра, татар халкы тарихы, татар әдәбияты буенча уку ярдәмлекләре нәшер итә.

1926 елдан башлап Баку шәһәрендәге Югары педагогик институтның тарих-җәмгыять бүлеге деканы була. СССР Фәннәр академиясенең Азәрбайҗан бүлегендә ул башка галимнәр белән берлектә Азәрбайҗан республикасы тарихын туплап, аны фәнни хезмәт итеп бастыруда катнаша.

1937 елның 18 мартында НКВД органнары тарафыннан "Идел-Урал оешмасы" эше кысаларында кулга алына. 1937 елның 12 октябрендә Югары мәхкәмәнең Хәрби коллегиясе аны атарга хөкем итә.

1957 елның 16 мартында Газиз Гобәйдуллин исеме аклана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG