Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр Газиз Гобәйдуллин исемен мәңгеләштерергә тәкъдим итә


Газиз Гобәйдуллин (1887-1937)
Газиз Гобәйдуллин (1887-1937)

Күренекле татар галиме Газиз Гобәйдуллинның 130 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә аның исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыктылар.

"Татар бистәсендә Газиз Гобәйдуллинга багышланган истәлек билгеләре юк. Казанда аның исемен йөртүче урам да юк, берни юк. Чынлыкта бу бик зур проблема, чөнки мәшһүр татар әдибе, татар Казанында туган Фатыйх Әмирхан истәлеге дә чагылдырылмаган. Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим – алар барысы да Казанда туып-үскән, ә алар исеме хәтта Иске татар бистәсе урам-мәйдан исемнәрендә дә чагылыш тапмаган, истәлек такталары аз. Ә бит шәһәрдә хәтта Аксеновка багышланган музей эшли, аның исемен йөртүче парк та бар. Казанда ике милләткә тигез карау җитеп бетми. Шулай булгач, мин җәмәгатьчелек һәм галимнәр бу мәсьәләне алга таба да күтәрүне дәвам итәр дип ышанам", диде Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов.

Күренекле татар язучысы, тарихчы, әдәбият галиме, педагог, төрки халыкларның телләре һәм мәдәниятләре белгече Газиз Гобәйдуллинга багышланган конференциядә "Гобәйдуллиннар династиясе һәм Казанның Иске татар бистәсе" дигән доклад белән чыгыш ясады ул.

"Мин дә Казан урамнары буйлап йөргәндә бер җирдә дә Гобәйдуллин исемен очратмагач, бик гаҗәпләндем. Шул ук вакытта Казанның үзәк урамы Бауман исемен йөртә. Бауман Казан өчен ниләр эшләгән ул хәтле? Тик Гобәйдуллинның Казанда беркайда да булмавы бик кызганыч", дип, Азәрбайҗанның Шәрыкне өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре Солмаз Рөстәмова-Тогидиалда алда яңгыраган фикерне хуплады. Аның конференциядә тәкъдим ителгән доклады "12493нче санлы эш. Гобәйдуллин Газиз Салих улы – Сталин репрессияләре корбаны. Тюрколог-галим нидә гаепләнде?" дип аталды.

Быел җәен Татар иҗтимагый үзәге дә шәһәр башкарма комитетына Бауман урамынның исемен алыштыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алар урамга татарның соңгы патшабикәсе Сөембикә исемен бирү кирәк, диде. Ләкин шәһәр хакимияте бу үтенечне кире какты. Әлеге мәсьәләне Бөтендөнья татар конгрессы корылтае вакытында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова да кузгаткан иде. Аның үтенече шулай ук җавапсыз калды.

"Шәхес призмасы аша дәвер: Газиз Гобәйдуллинның 130 еллыгы" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция Татарстанның Дәүләт архивы һәм Казан федераль университетының Халыкара багланышлар, тарих һәм шәрыкны өйрәнү институты тарафыннан оештырылды. Конференциядә Казан, Британия, Румыния, Азәрбайҗан һәм Мәскәүдән галимнәр катнашты.

Белешмә. Газиз Гобәйдуллин – язучы, тарихчы, әдәбият галиме, педагог, төрки халыкларның телләре һәм мәдәнияте белгече. 1887 елның 15 (27) июнендә Казанда дөньяга килә. 1895-1904 елларда "Халидия" мәдрәсәсендә укый. 1910 елда 3нче Казан гимназиясен, 1916 елда Казан университетының тарих-филология факультетының тарих бүлеген тәмамлый.

1917-1918 елларда Гомумрусия мөселман шурасының башкарма комитеты әгъзасы була. "Идел-Урал" штаты булдыру өчен төзелгән коллегиянең вәкиле булып тора. Шул чорда ул беренче хикәяләр җыентыгын язып бастыра, борынгы дөнья тарихы турында дәреслекләр чыгара. 1925-1933 елларда Казанның югары уку йортларында дәрес бирә, фәнни мәкаләләр бастыра, татар халкы тарихы, татар әдәбияты буенча уку ярдәмлекләре нәшер итә.

1926 елдан башлап Баку шәһәрендәге Югары педагогик институтның тарих-җәмгыять бүлеге деканы була. СССР Фәннәр академиясенең Азәрбайҗан бүлегендә ул башка галимнәр белән берлектә Азәрбайҗан республикасы тарихын туплап, аны фәнни хезмәт итеп бастыруда катнаша.

1937 елның 18 мартында НКВД органнары тарафыннан "Идел-Урал оешмасы" эше буенча кулга алына. 1937 елның 12 октябрендә Югары мәхкәмәнең Хәрби коллегиясе аны атарга хөкем итә. 1957 елның 16 мартында Газиз Гобәйдуллин исеме аклана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG