Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Telegram-дагы язмалары өчен гаепләнүче Андрей Бояршиновны изоляторда калдырды


Татарстан Югары мәхкәмәсе. Архив фотосы
Татарстан Югары мәхкәмәсе. Архив фотосы

Ул кимендә 17 ноябрьгә кадәр сак астында калачак. Бояршиновны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр.

Бүген, 31 августта Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырган һәм активист Андрей Бояршиновны 17 ноябрьгә кадәр сак астында тоту канунлы дип тапкан. Бу хакта активистның адвокаты Рим Сабиров хәбәр итте.

Бояршиновны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр.

Август уртасында адвокаты психологик-психиатрия экспертизасы Бояршиновны үз акылында дип тапты дигән иде. Шулай ук ул активистта депрессия билгеләре күзәтелүен, психологның аңа антидепрессантлар билгеләвен сөйләде.

Шул ук вакытта тикшерү Telegram-да чыккан, активистка эш ачуларына сәбәпче булган язмаларны лингвистик экспертизага җибәргән иде, адвокат Сабиров әлегә экспертизаның нәтиҗәләре юк диде. Экспертиза нәтиҗәләре килгәннән соң тикшерү төгәлләнергә мөмкин.

Бояршиновка каршы җинаять эшен Татарстан ФСБсы 18 мартта ачкан иде.

Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. 18 мартта үткәрелгән лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау күренешләрен ачыклаган диелә. Нинди хәбәрләр турында сүз барганы әйтелми.

Мартта тикшерүчеләр Андрей Бояршиновны сак астына алуны сораган иде, шулай да Казанныд Вахитов районы мәхкәмәсе активистны йорт сагына җибәрде.

Прокуратура бу карарны шикаять итте. 29 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе район мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарып, Бояршиновны тикшерү изоляторына җибәрде. Аны сак астында калдыру вакытын берничә мәртәбә озайттылар.

Бояршинов җинаять эше ачуларын "сәяси" гамәл дип атый, ул "бу сугышка каршы булдым, каршымын һәм каршы булачакмын да", дип белдергән иде.

Апрель уртасында change.org сайтында Андрей Бояршиновны тикшерү изоляторыннан азат итүне таләп итеп петиция чыкты. Аны социолог Искәндәр Ясәвиев урнаштырды. Хәзергә аны 328 кеше имзалаган.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG