Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токаев быел көзен Казакъстанда вакытыннан алда президент сайлаулары уздырырга тәкъдим итә


 Касыйм-Жомар Токаев
Касыйм-Жомар Токаев

Казакъстанда чираттагы президент сайлаулары 2024 елда булырга тиеш иде. Токаев президент вәкаләтләрен 7 еллык бер мөддәт белән чикләргә киңәш иткән. "Яңадан сайлану тыелачак” дигән.

Казакъстан президенты Касыйм-Жомар Токаев 2022 елның көзендә вакытыннан алда президент сайлаулары уздырырга тәкъдим итә. Бу хакта ул 1 сентябрьдә, Казакъстан халкына юлламасында белдерде.

Казакъстанда чираттагы президент сайлаулары 2024 елда булырга тиеш иде. Токаев президент вәкаләтләренең мөддәтен киметергә, вакытыннан алда президент сайлавы үткәреп, анда катнашырга әзер булуын белдергән.

"Күп уйладым һәм президент мөддәтенең озынлыгын, күләмен яңадан карарга кирәк дип нәтиҗә ясадым. Президент вәкаләтләрен 7 еллык бер мөддәт белән чикләргә киңәш итәм. Яңадан сайлану тыелачак", дигән Касыйм-Жомар Токаев.

Ул парламентның түбән пулатына сайлауларны 2023 елның беренче яртысында уздырырга тәкъдим иткән.

Казакъстан президенты гыйнвардагы протест чараларында катнашучыларга амнистия дә вәгъдә итә, ләкин террорчылар һәм экстремистларны ярлыкау булмаячак.

Президент Касыйм-Жомар Токаев, Казакъстандагы канкойгыч протестларны бастырганнан соң, ил Конституциясен үзгәртүне тәкъдим иткән иде.

Быел 5 июньдә Казакъстанда конституциягә үзгәрешләр кертү турында референдум узды. Ил тарихында беренче мәртәбә Конституциягә үзгәрешләрне халык тавышын исәпкә алып керттеләр.

Аерым алганда Төп канунда республиканың беренче президенты Нурсолтан Назарбаевны - милләт лидеры, ягъни елбасы буларак телгә алулар тулысынча бетерелде. Президент туганнарына дәүләт оешмаларында җитәкче вазифаларында эшләү тыелды. Президент үзе дә сәяси фирка әгъзасы була алмаячак.

Күп кенә белгечләр Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне 2024 елда узачак президент сайлавына әзерлек дип фаразлаган иде.

Казакъстанда киңкүләм протестлар 2 гыйнварда – башта ягулыкка бәяләрне киметү таләбе белән башланды.

Соңрак сәяси таләпләр дә өстәлде. Назарбаевның хакимияттән китүен таләп иткән "Шал, кет!" ("Карт, кит!") дигән шигарь популярлашты.

Рәсми мәгълүматларга күрә, гыйнвардагы протестларда һәм тәртипсезлекләрдә 238 кеше үлгән. Каршылык чараларында катнашучыларның 429 җинаять эше мәхкәмәгә тапшырылган, алар нигезендә 545 кеше хөкем ителгән.

Казакъстан баш прокуратурасы мәгълүматынча, хәзерге вакытта прокурорлар "террорчылык акты" турындагы 32 җинаять эшен карый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG