Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министрлыгы Хабаровскидагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Алексей Ворсинны эзләүгә биргән


Ворсин аңлатуынча, аны экстремист эшчәнлек оештыру турындагы җинаять эше нигезендә эзләүгә биргәннәр. Узган ел Навальный штабларын Русиядә экстремист оешмалар дип таптылар.

Русия эчке эшләр министрлыгы Хабаровскидагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Алексей Ворсинны федераль эзләүгә биргән, дип хәбәр итә Сибирь.Реалии.

Ворсин аңлатуынча, аны экстремист эшчәнлек оештыру турындагы җинаять эше нигезендә эзләүгә биргәннәр. Узган ел Навальный штабларын Русиядә экстремист оешмалар дип таптылар.

"Авыр сайлау алдында калдым һәм үзем өчен бик катлаулы каар кабул иттем. Мөгаен тормыштагы иң авыр карарларның берсен – вакытлыча Русиядән китүне", дип белдергән ул.

2021 елның сентябрендә Хабаровски үзәк район мәхкәмәсе Ворсинны "Дадин маддәсе" нигезендә өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән иде. Моңа аның Twitter-дагы берничә язмасы сәбәпче булды, аларда ул янәсе шәһәр халкын гыйнварда булган протест чараларына чыгарга чакырган. Дәүләт гаепләүчесе Ворсинны ике елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

2020 елда Ворсин кулга алынган губернатор Сергей Фургалны яклап каршылык чаралары оештырды һәм үзе дә аларда актив катнашты.

2021 елның июнендә Русия хакимиятләре Навальный штабларын экстремист оешма дип таныды һәм аларның эшчәнлеген туктатты.

Навальный штабларының элекке җитәкчеләренең күбесе Русиядән киткән дип хәбәр ителде.

Новосибирскидан Сергей Бойко һәм Петербурдан Ирина Фатьянова икесе дә Русиядән чыгып китүләрен Навальный штабының Уфадагы элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага "эктремист төркем оештыру" турындагы җинаять эше ачылу белән аңлаткан иде

Лилия Чанышева - сәясәтче Алексей Навальный тарафдарлары арасында иң билгеле шәхесләрнең берсе. Ул Уфада яшәп, Башкортстан хакимиятенең коррупцион схемаларын өйрәнеп кешеләргә сөйләде, урам җыеннарын оештырды. Берничә тапкыр тоткарланды, әмма эшен туктатмады. 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). Бу маддә нигезендә алты елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Күптән түгел Лилия Чанышева хатын-кыз тоткыннарга үз туганнарына шалтырату хокукы бирү турында мөрәҗәгать чыгарды. Активист шалтыратуларны тыюны басым буларак сәяси тоткыннарга гына түгел, башкаларга да кулланалар ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG