Accessibility links

БМО вәкиле Русиядә сугышка каршы активистларның эзәрлекләнүенә тәнкыйть белдерде


Журналистларга басым ясап, цензура кертеп һәм сайтларны томалап, Русия хакимиятләре мәгълүматны ирекле алуга хокукны да боза, дип искәрткән БМОның кеше хокуклары югары комиссары вазифаларын үтәүче Нада Әл-Нашиф.

Русия хакимиятләре Украинадагы сугышка каршы чыгучыларны эзәрлекли, җыелышлар һәм сүз иреген чикләү чараларын күрә. Бу хакта Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) кеше хокуклары югары комиссары вазифаларын үтәүче Нада Әл-Нашиф белдерде.

Бүген, 12 сентябрьдә Женевада Европа шурасының чираттагы сессиясе ачылды. Украинага һөҗүменнән соң, Русия Европа шурасыннан чыгарылды.

"Русия Федерациясендә Украинадагы сугышка каршы кешеләрне эзәрлекләүләр, аларга каршы чикләү чаралары һәм репрессияләр Конституция белән гарантияләнгән төп ирекләрне, шул исәптән җыелышлар уздыру, фикер белдерү ирегенә хокукны какшата", дигән Әл-Нашиф.

Журналистларга басым ясап, цензура кертеп һәм сайтларны томалап, Русия хакимиятләре мәгълүматны ирекле алуга хокукны да боза, дип тә искәрткән ул.

Элегрәк кайбер хокук яклау оешмалары Шураны Русиядә кеше хокулары бозылу ихтималын тикшерүче бәйсез оешма төзү турында резолюция кабул итәргә чакырган иде.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шул вакыттан бирле сугышка каршы протестларда катнашкан 16 меңнән артык кеше тоткарланган. Гаскәрне "дискредитацияләү" турында өч меңнән артык беркетмә төзелгән, "фейклар" маддәсе нигезендә 100дән артык җинаять эше ачылган.

Дистәләгән кеше, шул исәптән танылган сәясәтчеләр Владимир Кара-Морза һәм Илья Яшин бу маддәләр нигезендә сак астына алынды.

Татарстан һәм Башкортстанда да Путин башлаган сугышка каршы чыгучыларны даими тоткарлап һәм хөкем итеп торалар. Азатлык бу вакыйгаларны күзәтеп бара.

  • 12 августта Мәскәүнең Украинага каршы сугышына каршы чыкканы өчен Әлмәттә яшәүче Фәйрүзә Канәфиевага "Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде. "Минем сүзләрдә берсен дә дискредитацияләү юк. Безне балачактан бирле сугыш булмасын дип өйрәттеләр, 9 май саен шул кабатланды. Мин дә "сугыш тукталсын" дим. Шуның өчен миңа эш ачалармы? Ачалар икән, ачсыннар! Әмма хакыйкать барыбер миндә!", дип сөйләде ул Азатлыкка.
  • Уфадан 30 яшьлек хореограф Илмира Рәхмәтуллина да Русия Украинага бәреп кергәннән бирле сугышка каршы пикетларга чыкты. 9 сентябрьдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып аңа 30 мең сум штраф салды. Аңа кадәр, август аенда кыйнау һәм янаулардан соң апалы-сеңелле Рәхмәтуллиналар Русиядән күчеп китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG