Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштырудан күренгәнчә, русияләрнең күпчелеге (77 проценты) соңгы биш елда чит илгә чыкмаган.
"Соңгы биш елда чит илгә Русия ватандашларының 23 проценты чыккан. Аларның 9 проценты шенген зонасы илләрендә - Германия, Италия, Испания, Франция һәм башка дәүләтләрдә булган, ике тапкырга күбрәге (17 проценты) виза таләп ителмәгән илләргә сәяхәт иткән", диелә ТАССта чыккан тикшеренү нәтиҗәләрендә.
Төркия – иң популяр юнәлеш, соңгы биш елда анда сораштыруда катнашканнарның сигез проценты булып кайткан.
Социологлар мәгълүматынча, хәзерге вакытта русияләрнең 29 процентында чит ил паспортлары бар, шенген визасы исә ике процентында гына. Сораштырылганнарның 70 процентында чит ил паспорты да, шенген визасы да булмавы ачыкланган.
Һәр сигезенче русияле (12 процент) якында чит ил паспорты алырга яки аны яңартырга ниятли. Шенген визасы алу өчен документ тапшырырга җыенучылар бер процент кына булган.
Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, кайбер Европа илләре русияләргә туристик шенген визалары бирүдән туктады.
Литва, Латвия, Эстония, Польша, Словакия, Чехия, Нидерланд, Дания һәм Бельгия илләре туристик визага документлар бүтән кабул итми.
Шул ук вакытта Италия, Испания, Греция, Франция, Маҗарстан шенген визасына документлар кабул итүне дәвам итә. Кыпрыс шенген визасын бирми, ләкин үзенең дәүләт визасын русияләргә бирүне дәвам итә.
Август азагында Европа берлеге илләре русияләргә гадиләштерелгән тәртиптә виза бирүне туктатуын игълан итте. Бу Русия ватандашларына Европа берлегенә керүне кыенлаштырачак һәм кыйммәтрәк итәчәк, диде Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель. Бу чикләү Русиянең Украинага һөҗүм итүе сәбәпле кабул ителде.
Сугыш башлангач Русиядән күчеп китүчеләр артты. Төрле бәяләмәләргә күрә, андыйларның саны берничә дистә меңнән алып берничә йөз меңгә кадәр булырга мөмкин.
Татарстан белән Башкортстаннан китүчеләр дә шактый булды. Азатлык алар белән әңгәмәләрне даими чыгарып тора.
Аерым алганда, март аенда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Төркиягә күчеп китте.
Русиянең Украинадагы сугышына каршы булучы Уфа активистлары Илмира һәм Амрита Рәхмәтуллина да җинаять эше ачылудан шөбһәләнеп Русиядән китте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!