Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Instagram кулланган өчен беренче тапкыр прокуратура кисәтүе бирелгән


Блогер Вероника Логиновага прокуратурадан кисәтү ясалган. "Instagram-га кулланучылар җәлеп итү, шулай ук анда язмалар урнаштыру – экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу һәм билгесез затларны да катнашырга җәлеп итү төре булып каралырга мөмкин” диелгән документта.

Русия прокуратурасы Instagram куллануы өчен блогер Вероника Логиновага "канунны бозарга ярамау турында" кисәтү чыгарган. Бу хакта "Роскомсвобода" хокук яклау проектына сылтама белән "Медуза" хәбәр итә. Басма искәртүченчә, бу – Русиядәге мондый беренче очрак.

"Facebook һәм Instagram-га кулланучылар җәлеп итү өчен гамәлләр кылу, шулай ук аларда материаллар, шул исәптән реклам урнаштыру – экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу һәм билгесез затларны да катнашырга җәлеп итү төре булып каралырга мөмкин", диелгән прокуратура ясаган кисәтүдә.

Прокуратурадан җибәрелгән бу документ шуны аңлатырга мөмкин - Вероника Логинова Instagram-да язмалар чыгаруын дәвам итсә, аңа экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу яки анда кешеләр җәлеп итү турында җинаять эше ачулары бар.

Җинаять кодексындагы бу маддәләр нигезендә алты һәм сигез елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Хәзерге вакытта Логинованың Instagram-да 500 меңнән артык язылучысы бар.

21 март көнне Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе Facebook, Instagram хуҗасы - Meta корпорациясен экстремистик дип таныды һәм Русиядә аны тыйды. Русиядә Facebook 4 мартта, Instagram исә 14 мартта томаланды.

Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булган иде.

Шул ук вакытта прокуратура бу тыелган социаль челтәрләрдә сәхифәләре булган өчен хакимиятләр кешеләрне эзәрлекләмәячәк дип ышандырган иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG