Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мобилизация уздыру тәртибе билгеле булды


Архив фотосы
Архив фотосы

21 сентябрьдә Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин республикада мобилизация игълан итте.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин имзалаган "Мобилизация игълан итү" турындагы боерыкка ярашлы, Русия кораллы көчләре запасындагы хәрбиләр үзләренә җибәрелгән документларда күрсәтелгән вакыт эчендә мобилизация пунктларына килергә тиеш.

Бу документ исә - мобилизация күрсәтмәсе дә булырга мөмкин, шәхси чакыру кәгазе (повестка) да.

Мобилизация күрсәтмәсе – мобилизация резервына язылган, ягъни резервчы контракты имзалаган солдатка гаскәрдән киткән чакта бирелә торган документ. Алар даими рәвештә хәрби җыеннарда катнаша һәм моның өчен Саклану министрлыгыннан акча ала. Мобилизация игълан ителгәндә өстәмә рәвештә кисәтелмәсәләр дә, чакыру кәгазе килмәсә дә, аларга хәрби комиссариатка килү мәҗбүри.

Ә хәрби комиссариатка чакыру кәгазе запастагыларның кулына тапшырыла яки адресларына җибәрелә.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин имзалаган боерыкның 2нче пунктына ярашлы, бу документның берсен дә алмаучыларга районы яки шәһәреннән читкә чыгу вакытлыча тыела. Әмма моны ничек контроль итәчәкләре әлегә аңлашылмый.

Боерыкның 3нче пунктында әйтелгәнчә, оешмаларның җитәкчеләренә мобилизацияләүгә яраклы татарстаннарны эшләреннән азат итәргә, хезмәт хакларын түләргә һәм хәрби комиссариатка җибәрергә кирәк.

4нче пунктта аерым алганда шәхси транспортны мобилизацияләү турында әйтелә.

Канунга ярашлы, әгәр эш бирүче хезмәткәренә хәрби комиссариатка чакырылуы турында хәбәр итмәсә, аны административ җаваплылыкка тартып, бер мең сумнан өч мең сумга кадәр штраф бирәчәкләр.

Элек запастагы хәрбинең хәрби комиссариантка яки башка җыен пунктына килүдән баш тартуы өчен 500 сум штраф кына каралган иде. Хәзер исә Русия думасы һәм Федерация шурасы кабул иткән яңа канун нигезендә, мобилизация күрсәтмәсендә әйтелгән вакытта килмәгән өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.

"Бизнес Online" басмасы язуынча, хәрби җыеннар дүшәмбе – 26 сентябрьдә башланачак һәм ике атна дәвам итәчәк.

21 сентябрьдә русияләргә мөрәҗәгатендә президент Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Азатлык сөйләшкән белгечләр, бу Русия армиясенең көчсезлеген күрсәтә, хәзер төбәк җитәкчеләре Мәскәү кушканны үтәр өчен тырышачак, халыкның сабырлыгы әкренләп бетә бара, дип саный.

Кичә Русиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Ттарстан һәм Башкортстанда да өлешчә мобилизациягә каршы протест чаралары узды. Аерым алганда Казанда бер төркем кыз "Мобилизация булмасын, дөньяга - тынычлык!" шигаре белән Бауман урамы буйлап узды. Ирек мәйданында җыелган халыктан полиция таралуын таләп итте.

Русиядә каршылык чараларында 1300дән артык кешенең тоткарлануы хәбәр ителде.

Мәскәүнең Украинага һөҗүме 24 февральдә башланган иде. Русия хакимиятләре моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG