Accessibility links

Кайнар хәбәр

Baza мобилизацияләнгән дистәләрчә ир-егетнең идәндә йоклавы турында видео чыгарды


Гаскәргә озату. Архив фотосы
Гаскәргә озату. Архив фотосы

“Агентство” басмасы да Русиянең төрле өлкәләрендә мобилизациягә эләгүчеләрне сораштырып, күбесе үз хәрби бүлекчәләрендә ятакта йокламый, медицина тикшерүе узмаган, аларны тиешенчә ашатмыйлар дип хәбәр итте. Мондый очраклар әйтик Киров, Свердлау һәм Сахалин өлкәләрендә, Чуашстанда теркәлгән диелә.

Дагыстаннан мобилизацияләнгән дип фаразланучы дистәләгән ир-егет хәрби бүлекчәләрнең берсендә идәндә йокларга мәҗбүр, аларның матраслары да, урын-җир кирәк-яраклары да юк.

Үзен Иса Нурмагомедов дип таныштыручы мобилизацияләнгән ир-атның телефонга төшергән видеосын Baza басмасы чыгарды.

"Мин ватаныбыз өчен сугышырга килдем, ә безнең бер әйберебез дә юк. Бу видеоны соңрак мине начар дип әйтмәсеннәр өчен төшерәм", ди ул.

Якшәмбе, 25 сентябрьдә "Агентство" басмасы Русиянең төрле өлкәләрендә мобилизацияләнгән егерме кешене сораштырып, күбесе үз хәрби бүлекчәләрендә ятакта йокламый, медицина тикшерүе узмаган, аларны тиешенчә ашатмыйлар дип хәбәр итте.

Журналистлар чыгарган мәгълүматка күрә, мондый очраклар Волгоград, Киров, Свердлау һәм Сахалин өлкәләрендә, Чуашстанда һәм Мәскәү янында теркәлгән. Моннан тыш, үзе тапкан "повестка"ларга таянып, "Агентство" кайбер хәрби чакыруларда фронтка җибәрер алдыннан мобилизацияләнүчеләргә хәрби күнегүләрне ике атна гына уздырачаклары әйтелгән дип ышандыра.

Украинадагы сугышны дәвам итү өчен 21 сентябрьдә Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. Русия президенты сүзләренчә, запастагылар гына чакырылачак.

Саклану министры Сергей Шойгу "өлешчә мобилизация барышында резервтагы 300 ме хәрби чакырылачак", дип белдерде. Кайбер чыганаклар илдә миллионлап кешене мобилизацияләргә ниятләүләрен әйтә.

Мобилизация игълан ителгәч, Русиянең дистәләгән шәһәрләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда да сугышка каршы протестлар башланды.

Аларның иң зурысы 25 сентябрьдә Махачкалада булды, кимендә 100 кешенең тоткарлануы хәбәр ителә. Якшәбе киченә мобилизациягә каршы чараларда ил буйлап 2500ләп кеше тоткарланган.

Русиянең дистәләгән мең ватандашы башка илләргә китте. Шул сәбәпле, хакимиятләр мобилизация яшендәге ирләргә илдән чыгуны тыярга мөмкин, дип яза кайбер медиа чаралары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG