Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рязаньдә яшәүче ир үзенә ут төрткән, ул Украинадагы сугышка барырга теләмим дип кычкырган


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Шаһитләр “ут чолгап алган ирнең вокзал буйлап йөгерүен һәм кычкыруын” хәбәр иткән. Видеода аны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре алып китүе төшерелгән.

Кичә, 25 сентябрьдә Рязаннең үзәк автовокзалында бер ир үзенә ут төрткән. Ул Украиндагы сугышка барасым килми дип кычкырган. Бу хакта Рязаннең ya62.ru порталы хәбәр итә.

Шаһитләр "ут чолгап алган ирнең вокзал буйлап йөгерүен һәм кычкыруын" хәбәр иткән. Видеода аны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре алып китүе төшерелгән.

Хокук саклау оешмаларында бу хәлгә ачыклама бирүдән баш тарткан, ә җирле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу хакта шалтырату булмады дип белдергән.

21 сентябрьдә Владимир Путин кешеләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте һәм бу хактагы фәрманны имзалады. Башта резервтагы 300 мең кешене чакыртмакчылар, саклану министры Сергей Шойгу бу - гомуми мобилизация ресурсының 1 проценты дип белдерде.

Мобилизация турында игълан ителгәннән соң Русиядә хәрби комиссариатларга һәм хакимият биналарына ут төртү очраклары ешайды, меңләгән кеше каршылык чараларына чыга, аларны куып тараталар һәм тоткарлыйлар.

Шулай ук меңләгән кеше Русиядән китү ягын карый – чит илләргә очкыч билетлары нык кыйммәтләнде, ә башка илләр белән чикләрдә күп километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG