Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мы едины". Как татары помогают друг другу


Больше всего татар уехало в эти дни в Казахстан, город Уральск (татарское название города – Җаек)
Больше всего татар уехало в эти дни в Казахстан, город Уральск (татарское название города – Җаек)

Татары в разных странах объединили свои усилия, чтобы помочь уезжающим из России. После объявления в России "частичной мобилизации" многие приняли решение покинуть страну, чтобы не участвовать в войне в Украине. Кто им помогает? Предлагаем вам почитать об этом с подстрочным переводом. В словарике найдете наиболее актуальные на сегодняшний день слова.

Telegram-да читтә яшәүче (проживающие за границей, здесь имеется ввиду России) татарлар "Татар ярдәм" дигән төркем (группа) булдырды. Анда нигездә Казакъстанга китү юллары (способы уехать) турында сөйләшәләр. 27 сентябрь киченә (к вечеру) язылучылар саны (число подписчиков) 370тән арткан (выше) иде. Әлеге чатта (в этом чате) шушы көннәрдә чикне узган (пересекшие границу) һәм узарга җыенучылар (собиравшиеся), чит илләрдә яшәүче татарлар утыра (сидят). Telegram-да төркемне Казакъстанда туып үскән, бүген Швециядә яшәүче Марсель Ганиев оештырган.

— Хәзер татарлар да, башкортлар да күпләп Казакъстанга килә, — ди ул. Без аларның санын (цифру) әйтә алмыйбыз (не можем назвать). Казакъстанда волонтер төркемнәре бар. Алар арасында (среди них) татар һәм башкортлар да күп. Ихтыярилар (волонтеры) Русиядән килүче татар-башкортларга эш (работа), документ, транспорт белән ярдәм итә (помогает).

Татар-башкортлар Петропавловски шәһәрендәге мәчеткә (в мечеть) бара. Җаекта (Уральски) кинотеатрда кунып чыга (ночуют). Кешеләр эш турында, фатир (квартира) арендасы, транспорт турында сорый. Мин белгән мәгълүматны (информацию) бирәм. Әйтик, Актүбә шәһәрендә аларны үземнең таныш-белешләремә җибәрәм (отправляю к своим знакомым).

Казакъстанда татар-башкорт комьюнити бик көчле (сильная). Сугышка каршы (против войны) татар-башкортлар ярдәм күрсәтәләр. Бездә берлек (единство) хисе (чувство) күренә. Бер оешмада (организации) да, татар-башкорт конгрессында да тормыйм (не состою). Мин гади (простой) бер блогер, татар һәм казакъ теле активисты. Минем өчен татарларны, телне саклау (сохранить) бурыч (долг) булып тора.

  • читтә – на стороне, здесь: за границей
  • төркем – группа
  • китү юллары – способы уехать (юл – дорога)
  • чик – граница
  • ярдәм итәм – помогаю
  • таныш-белешләр – знакомые
  • сугышка каршы – против войны
  • саклау – спасти, сохранить
  • бурыч – долг

Алма-Аты шәһәрендә яшәүче Алсу ханым (иминлек өчен (из соображений безопасности) исемен үзгәртүне (изменить) сорады) ике татар егетен өендә сыендыруы (поселила) хакында Азатлыкка сөйләде.

— Татарстаннан ике егет килде. Берсе минем ерак туганым (мой дальний родственник). Икенчесе аның дусты (его друг). Күпме кирәк, шуның кадәр (сколько надо, столько) яши аласыз дидем. Әмма бу хакта ачык итеп (открыто) сөйли алмыйм. Аларга чакыру (повестка) килмәгән. Шулай да дезертирлыкта гаепләп (по обвинению) җинаять эше (уголовное дело) ачылса, аларны Казакъстан кире (обратно) Русиягә сөрергә (депортировать) мөмкин диделәр. Шуңа тыныч кына (спокойно) әлегә яшәп яталар, — диде ул.

Җаек шәһәренең сәүдә үзәгендә (в торговом центре) урнашкан "Синема Парк" кинотеатрында Русиядән килүчеләр өчен кунып чыгулар (ночлег) оештырылды. Азатлык аның мөдире Диллара Мөхәмбәтова белән элемтәгә керде. Ул мөрәҗәгать итүчеләр (те, кто обращался) арасында татар-башкортлар да булуын әйтә.

— Беренче төндә 200 кеше кунды. Икенче көнгә 250дән артык кеше килде. Төгәл санын әйтеп булмый, чөнки килүчеләр ташкыны (волна прибывающих) зур. Аларны иртәнгә кадәр кабул итәбез (принимаем до утра). Монда барлык милләтләр (все национальности) дә бар. Блогерлар да төшереп китте. Килүчеләр арасында "мин татар", "мин бурят" дип әйтүчеләр бар. Без бернинди исемлек (список) тә алып бармыйбыз (не ведем). Киләләр дә кунып китәләр. Икенче көнгә кемгә кая барырга кирәк, шунда җибәрәбез. Кемдер вокзалга юлны сорый.

Җаекта яшәүче гаиләләр (семьи) дә Русиядән килүчеләрне үз өйләренә (в свои дома) дә кабул итә. Аеруча (особенно), балалы гаиләләрне (семьи с детьми) үзләрендә сыендыралар.

— Безнең кинотеатр сәүдә үзәгенең дүртенче катында (на четвертом этаже) урнашкан. Төп ярдәмне арендага бирүче ширкәт күрсәтте. Кинотеатр эшләмәгән вакытта – төнлә кешеләрне кунып чыгарга рөхсәт итте. Хәзер Җаекта яңгырлар китте (начались дожди), төнлә бик суык (ночью очень холодно). Без моны бер көнлек акция дип башлаган идек. Шулай да кешеләрнең килүен күргәч, бу эшне дәвам иттек. Чәй бирдек, булган ризыкны ашаттык (накормили едой, которая была), — диде Диллара Мөхәмбәтова.

  • ерак туганым – мой дальний родственник
  • иминлек – безопасность
  • сыену – найти пристанище
  • сыендыру – дать пристанище, поселить
  • чакыру – повестка, приглашение
  • җинаять эше – уголовное дело
  • сөрген, сөрү – депортация
  • тыныч – спокойно
  • аеруча – особенно

Раилә (исеме үзгәртелде) төп ярдәмне (основную помощь) үзенең Instagram аккаунтыннан алып бара (ведет). Ул үзенең Канадада яшәвен әйтте. "Татар ярдәм" төркемендә дә мобилизациядән качу юлларын күрсәтеп бара, киңәшләр бирә (дает советы). Аның сүзләренчә, ул 200ләп кешегә консультация биргән, ә 60 кешегә Русия чиген узарга ярдәм иткән. Алар арасында сугышка чакыру килгән егетләр дә бар.

— Менә хәзер бер төркемне чиктән чыгарырга (перейти границу) ярдәм итәм, — ди ул. — Бу мобилизация башлану белән барлыгы 60 кешегә чикне узарга булыштым. Instagram аша 200ләп кешегә ярдәм күрсәттем. Сугышка чакыру килгән яшь егетләр өчен бик кайгырдым (очень переживала). Алар бик курка (боятся). Шулай да "повестка" килгән егермегә якын егетне чыгарырга ярдәм иттем. Без моны ничек (как) эшләдек? Иң мөһиме – үзеңне дөрес итеп (правильно) тотарга һәм офицерга дөрес итеп җавап бирергә кирәк. Ул сиңа ышанырга тиеш (должен поверить). Чик буендагы мондый агым вакытында алар сине тулысынча тикшерергә өлгерми (не успевает проверить). Хәрби хезмәттә булган кешеләрнең (у тех, кто служил) Русия паспортында махсус штамп тора. Ә менә чит ил паспортында бу мөһер (штамп) юк. Шуңа күрә Русия паспортын күрсәтергә кирәкми (не надо показывать российский паспорт). "Повестка" килдеме дип сорасалар, "юк" дип җавап бирәсең. Сиңа үзеңне ышанычлы итеп тотарга, кайда баруың турында (о том, куда едешь) риваять (легенда) уйлап чыгарырга кирәк. Күп кеше туризм белән барам дип әйтә. Офицерлар да чик буендагы вазгыятьне аңлый (понимают). Әгәр кеше куркып сөйли икән (если боится), үз планы турында ышанычлы итеп (уверенно) сөйләмәсә, аны чыгармаячаклар (не пропустят).

"Татар ярдәм" төркемендә үзен Nisan Hakim дип таныштырган ханым (женщина, которая себя представила) Көньяк Кореяга (в Южную Корею) күчәргә ярдәм итә алуын белдерде.

— Мин хәзерге вакытта Кореяда түгел. Үз вакытында (когда-то) анда яшәдем, телен беләм (знаю язык), вазгыять белән таныш (знакома с ситуацией). Әгәр дә китәргә теләүче бар икән (если есть желающие уехать), киңәшләр бирә, тәрҗемә белән (с переводом) ярдәм итә алам. Кореягә керер өчен теркәлеп (регистрация), рөхсәт алырга кирәк. Мәсәлән, Казакъстанга чыгып өлгерүчеләр шуннан Кореяга оча ала (могут улететь). Анда Үзбәкстан, Төркия, Берләшкән гарәп әмирлекләре аша да китеп була. Милләттәшләремә үлемнән котылырга (спастись от смерти) ярдәм итәсем килә, — диде ул Азатлыкка.

  • кайгырдым – переживал(а)
  • курыктым – испукался(ась)
  • үлемнән коткарырга – спасти от смерти
  • үлемнән котылырга – спастись от смерти
  • китәргә телим – хочу уехать
  • куркып сөйли – говорит со страхом (в голосе)
  • чыгару – пропустить, выпустить
  • чыгармау – не пропустить, не выпустить

***

Полностью прочитать материал на татарском языке можно на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG