Татарстанда узучы чаралар татар теленә синхрон рәвештә тәрҗемә ителеп узарга тиеш. Әлеге тәкъдим белән 4 октябрьдә республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина матбугат очрашуында чыкты.
Ул мисал итеп "100% Татарстан. Төзелеш һәм территорияләр үсеше" форумын китерде. Өченче тапкыр оештырылучы җыен татар һәм инглиз теленә синхрон тәрҗемә белән уза.
— Узган ел форумны татар теленә синхрон тәрҗемә белән уздырганнан соң, бик күп уңай кайтавазлар килде. Бу өстәмә чыгымнар. Без җыенны инглизчәгә тәрҗемә итәргә кирәклеген берничә тапкыр уйладык. Әгәр дә без халыкара дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле булырга, партнерларны җәлеп итәргә телибез икән, ачык булырга тиешбез. Әгәр дә җирле халыкка якын булырга телибез икән, ике дәүләт теле дә булуы кирәк. Соңгы ике елда без форумны татар теленә тәрҗемә итеп барганга, бик күп уңай фикерләр алдык. Республикадагы башка чараларны да татар теленә синхрон тәрҗемә белән уздырыр өчен ихтыяҗ бар. Әлеге тәкъдимнән соң, мәсәлән, KazanSummit-ны да татар теленә синхрон тәрҗемә итә башладык. Әйе, бу сметаны күпкә арттыра, ләкин мондый чыгымнар булырга тиеш, — диде ул.
Бүгенге көндә Татарстанда татар теле дәүләт теле булып саналса да, хөкүмәт киңәшмәләре тулысынча диярлек урыс телендә генә уза. Дәүләт шурасы утырышы татар теленә синхрон тәрҗемә белән үткәрелсә дә, комитет утырышлары, парламент тыңлаулары бер телдә генә алып барыла.
2020 елда Татарстан президенты каршындагы "Татар теле һәм туган телләр комиссиясе" рәисе Марат Әхмәтов татар телен санламаган министрлар турында хисап Рөстәм Миңнехановка юлланачак, дип түрәләрне тәнкыйтьләп чыккан иде. Аның сүзләренчә, татар телендә чыгыш ясамаган министрларга карата административ ысул кулланырга кирәк.
Шул ук вакытта быел Татарстанда урыс теле өчен яңа комиссия төзеп, ә татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "Татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдыруны җәмәгатьчелек татар теле позициясен көчсезләндерү буларак күрде. Бу вазгыятьтә Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!