Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахаров бүләгенә тәкъдим ителгән намзәтләр исемлеге билгеле


Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

2022 елгы намзәтләр исемлегендә Украина халкы,  Украина президенты Владимир Зеленский, WikiLeaks басмасына нигез салган Джулиан Ассанж, Колумбия хакыйкать билгеләү комиссиясе, Бразилия активисты Соня Гуажара һәм Al Jazeera телеканалының 2022 елның маенда һәлак булган журналисты Ширин Абу Акле бар.

Европарламент Европа берлегенең кеше хокуклары өлкәсендә төп бүләге – Андрей Сахаров исемендәге "Фикер иреге өчен" премиясе намзәтләрен игълан итте.

2022 елгы намзәтләр исемлегендә Украина халкы, Украина президенты Владимир Зеленский, WikiLeaks басмасына нигез салган Джулиан Ассанж, Колумбия хакыйкать билгеләү комиссиясе, Бразилия активисты Соня Гуажара һәм Al Jazeera телеканалының 2022 елның маенда һәлак булган журналисты Ширин Абу Акле бар.

Зеленский намзәтен "Европа консерваторлары һәм реформачылары" фиркасе хуплый, ә украиналарны "Европа яңарышы" һәм "Социалистлар һәм демократларның прогрессив альянсы" тәкъдим итте.

Европарламент җиңүчене 19 октябрьдә сайлаячак. Бүләкләү тантанасы 14 декабрьдә Страсбургта узачак.

Төрле елларда бу бүләкне Көньяк Африка Республикасы президенты Нельсон Мандела, БМО генераль секретаре Кофи Аннан, хокук яклаучы Людмила Алексеева, Украина режиссеры Олег Сенцов алды. 2019 елда премиягә Кытайда гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән уйгыр галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Илһам Тоһти лаек дип табылды. 2020 елда Сахаров бүләге – Беларус оппозициясенә, ә 2021 елда – Русия сәясәтчесе Алексей Навальныйга бирелде.

2022 елның октябрендә Русия, Украина һәм Беларус хокук яклаучылары Нобель тынычлык премиясенә лаек дип табылды.

  • Былтыр Русиянең оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйга "Фикер иреге өчен" бирелгән Сахаров бүләген кызы Дарьяга тапшырдылар.
  • Оппозиционер үзе тантанада катнаша алмады, чөнки Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендәге төзәтү колониясендә утыра иде. Ул "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды.
  • Путин сүзчесе Дмитрий Песков Европарламентның Навальныйга Сахаров премиясен бирүенә фикер белдереп, "Мондый карарларны хөрмәт итәргә безне беркем дә мәҗбүрили алмый" диде. Кремль вәкиле премия бирү турындагы карарны кабул итүчеләр "дөреслеккә туры килә торган мәгълүматка ия түгел" диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG