Казанда 33 тапкыр узган Хәтер көне яңа тарих кичерә. 2021 елда Кәрим Тинчурин бакчасындагы Хәтер көне чарасы соңгысы булып кала. Әлегә. Бу тарихта. Озак еллар буена милли хәрәкәткә, аның активистларына ясалган басым, мәхкәмәләр, штрафлар салып көчсезләндерү, Татар иҗтимагый үзәген тыштан да, эчтән дә таркатырга тырышу эзсез калмады. Медиада әледән-әле Хәтер көне радикаль кәефле кешеләрне генә туплый, сыктау, тарихта казыну кемгә кирәк, яңа фикер әйтелми дип җәмәгатьчелек бу чарадан биздерелде. Аеруча яшьләр читләштерелде. Хакимият бу юнәлештә максатчан эш итте һәм нәтиҗәле булды. Быел Хәтер көнен оештырырлык иҗтимагый оешманың булмавы да, активистларның табылмавы да моның ачык мисалы.
Әмма яшь буында тарихи вакыйгаларга карата башкача карау сизелә. Twitter-да барлыкка килгән татар феномены да шул хакта сөйли. Русия Украинага каршы башлаган сугыш сурәтендә 1552 елдагы вакыйгалар башка аһәң ала, бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләшү, фикерләшү бар. Тарихны өйрәнү, булган хаталарны тану, аңлашу, татар үз хокуклары турында кычкрыбрак сөйләргә тиеш дигән сораулар ешрак яңгырый.
Азатлык Хәтер көненә карашлары турында чит илдә яшәүче яңа буын кешеләреннән сорашты. Алар матәм чаларының әһәмияте тагын да артачак дип саный.
Сербиянең Белград шәһәрендә яшәүче галимә, сәясәт белгече Ләйлә Латыйпова Хәтер көне быел узмавына аптырыйсы түгел дип саный. Авторитар режимда моңа кадәр татарларның үҗәтләнеп Хәтер көнен оештырып, Русиянең колониаль сәясәте турында сөйләргә кыюлык табуы күбрәк гаҗәпләндерә ди ул. Аның фикеренчә, Хәтер көненең Казанда узмавы вакытлыча күренеш, чөнки бу чарага яшьләрнең ихтыяҗы арта. Хәтер көненә мөнәсәбәт үзгәреп, ул милләтнең яңача фикерли башлавына этәргеч булачак, ди ул.
— Татарлар үзләре дә еш кына Хәтер көненә игътибарсыз, аның әһәмиятен аңлап бетерми. 1552 елдагы вакыйгаларның буыннарга булган тәэсире масштабын чамаламый. Украинадагы хәлләр белән параллельләр уздыра белмәү – колониаль сәясәтнең нәтиҗәсе. Алар шул сәясәтнең корбаннары. Башкортстанда үстем, мәктәпләрдә бу тарихны аңлату булмады. Хакимият бу тарихны белмәсеннәр өчен бөтен тарышлыгын куйды. Безгә әлегә кадәр Русия хакимияте телегез дә кирәкми, үзегез өйрәнегез, тарихыгыз да кирәк икән, аның хакта үзара сөйләшегез, диләр. Күпләр аны риза булып кабул итә, — ди Латыйпова. — Шөкер, татарның зыялылар катламы бар, алар 1552 ел турында сөйли, аңлата. Быел Казанда беренче тапкыр Хәтер көне узмый. Хәтер көне узмау – бу да Русиянең колониаль сәясәтенең ачык мисалы. Бүгенге сәяси вазгыятьтә ул мөмкин түгел. Гаҗәпләнәсе дә түгел. Әйе, бу – фаҗига. Әмма сәясәт белгече буларак моңа аптырамыйм. Бүгенгә кадәр татарлар үҗәтләнеп хәтерне саклап калу гына түгел, матәм чарасын уздыра алуы үзе бер могҗиза. Милли хәрәкәт тырышты, ә бу – халык дигән сүз.
Яңа буында Хәтер көне кирәкми дигән әйбер юк, кирсенчә, милләтне берләштерерлек импульс бирүче чара булачак. Яшьләрдә аңа ихтыяҗ зур. Аның сәяси, тараихи әһәмияте көче бар.
Галимә 1552 елдагы Казан ханлыгын юкка чыгуы Мәскәү патшалыгының колониаль сугышы нәтиҗәсе һәм Русиянең Украинадагы сугышы нәкъ шул сугышның дәвамы дип саный.
1552 елдагы хәлләр турында күбрәк белү, өйрәнү урынына кабарынып чыгалар
— XXI гасырдагы Русия империячел амбицияләре белән Украинага басып керде, аны яулап алырга тели. Нәрсәсе белән аерыла бүгенге Русия XVI гасырдагы Мәскәү патшалыгыннан? — дип сорау бирә Ләйлә. — Икесе дә бер минем өчен һәм мин еш кына 1552 елдагы канкоешны 2022 елдагы сугыш белән чагыштырсам, урыс миләттеннән булучылар нәрсәгә 4 гасыр элек булган вакыйгаларда казанырга кирәк, үткән-беткән дип каршы төшәләр. Гаҗәп, гафу үтенү дә соралмый бит. Бары тик бу канлы вакыйгалар татар тарихында булган, татарлар аны хетерли, авыр кичерә, шуны аңлап, ихтирам күрсәтеп кенә кабул итү генә сорала. Бу да юк, хаталарны тану да юк. 1552 елдагы хәлләр турында күбрәк белү, өйрәнү урынына кабарынып чыгалар. Хәтер көнен маргиналлар чарасы итеп мыскыл сүзләрен генә язалар. Югыйсә бүгенге көн проблемнарының тамыры да шунда.
Без бер дәүләттә озак яшәдек, әмма күпме кеше 1552 елдагы вакыйгаларны белә? Белми. Өйрәнү дә, аңларга тырышу да күренми.
Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татар активисты, "Alima Academy" онлайн халыкара мәктәбен оештыручы Алимә Сәләхетдинова Канадада асаба халыкларга карата кылган вәхшилекләр рәсми рәвештә хакимият тарафыннан тынылып, алар өчен гафу үтенде дип сөйли һәм Русия хакимияте генә түгел, гап-гади кешеләр дә татарларның сыкравын кайчан кабул итә алыр дип фикерләре белән уртаклаша.
— 30 сентябрь ел саен Канадада Хакыйкать һәм килешү көне итеп билгеләнә. Оранж төстәге футболка кию көне дип тә атала ул. Гадәттә мәктәп балалары уку йортына бу көнне кызыл-сары төсле футболкалар киеп килә. Урамда да оранж төсле футболка кигән күп кешеләрне очратырга була. Шундый гадәт. Канада яшәешенә бу 2013 елда килеп керде.
Ни өчен нәкъ бу төс? Бу – Филлис Джек Вебстеб идеясе. Бу рәвешле киенү Канада җирлегендә яшәгән асаба халыкларның балаларын, аларның коточкыч хәлләр аша узарга туры килгән вакыйгаларын искә алу өчен башкарыла. Канада тарихында шундый хәлләр була: асаба халыкларының гаиләләреннән балалар тартып алынып махсус мәктәп-интернатларга җибәрелгән. Бу – католик мәктәпләр һәм бу балаларны чукындыру максатыннан ясалган. Асаба халыкларның балаларына алар өчен чит, ят булган дин тагылган. Алар үз мохитеннән аерылган, телләрен, мәдәниятләрен онытсыннар дип тырышканнар. Бу – ассимляциясенең ысуллары, — дип сөйли ул. — Дистәләгән мең кешенең язмышы чәлпәрәмә килгән. Күпме ата-ана балаларын югалткан, ул балаларның йөрәкләре ничек кан белән сыкраганын күз алдына китерү авыр. Күпме рәнҗү, күпме күз яшьләре! Гаделсезлек, хаксызлык. Бу гына түгел, алар физик яктан да юк ителгән, күмәк кешеләрнең каберләре табылган.
Филлис Джек Вебстед үзе дә нәкъ шундый мәктәп-интернатта укыган. Шушындый мәктәп-интернетка килеп эләккән беренче көнендә үк аңардан аның оранж төсендәге футболкасын тартып алганнар. Шуңа да нәкъ бу төс. Шушындый интернатларда әти-әнисеннән, туганнарыннан аерылган балаларның язмышы, куркыныч вакыйганы искә алу өчен дә, сындырылган балаларның тарихы башка кабатланмаска тиеш дигән кисәтү өчен дә оештырыла бу көн.
Елына бер тапкыр булса да кешеләргә шушы төстәге футболкалар кияргә тәкъдим ителде. Асаба халыкларның балалары нинди мыскыллауга, изелүгә дучар булуын искә төшерер өчен ясала бу.
Ә моңа кадәр Канада хакимияте рәсми рәвештә асаба халыкларга карата ясалаган вәхшилек кылынуын таныды, гафу үтенде. Моны рәсми җитәкчелек ясады. Җинаять кылуда гаепне тану, тәүбә итү, гафу сорау. Гап-гади адымнар кебек, шулаймы?
1552 елда минем халык та физик яктан юк ителде. Әмма кемдер аның өчен гафу үтендеме?
Татарларның Хәтер көне дә Канаданың асаба халыклары кичерегән коточкыч тарих белән азаздаш. 1552 елда минем халык та физик яктан юк ителде. Гасырлар буена чукындыру сәясәте алып барылды. Әмма кемдер аның өчен гафу үтендеме? Сират күперен узган халкымны, меңләгән үлемнәр, югалтулар кичергән татарны кызганучы табылдымы? Юк. Татарлар үз башыннан уздырган кайгыны гап-гади, кешечә аңлау, кызгану да юк. Бу гына түгел, хәзер хәтта татарларның үзләренә дә кайгысын кичерергә, коточкыч хәлләрне искә төшерергә дә рөхсәт ителми. Сыкрау да, дога итү дә тыелган.
Алимә Сәләхетдинова татарлар үзләре дә беренче чиратта колониаль фикерләүдән арынырга һәм Хәтер көненә башка күзлектән карарга өйрәнергә тиеш дип саный. Ул Русиянең Украинага каршы алып барган сугышын татарлар ягыннан хаталы гамәл дип саналмавы колониаль фикерләүнең канга сеңдерелгәнен аңлата ди. Ул татар үз чирен аңларга, аның турында сөйләргә, ә башкалар хасталы кешене ничек кабул итәргә кирәк, шулай татарның да фаҗигасен аңларга тиеш, ди.
— 9 кеше 12 октябрьдә Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы янында дога кылырга килде. Нибары 9 кеше. Полиция алып китмәсен өчен Кирмәнгә түләп керергә мәҗбүр булганнар. Никадәр мыскыллы адым.
Мин Хәтер көнен уздыруны тыйганнарына да әллә ни аптырармыйм. Мине кешеләрнең моңа карата фикере гаҗәпләндерә. Нәрсәгә кирәк мондый Хәтер көне, ул низаг кына тудыра дигән фикерләрне әйтәләр. Куркалар. Имеш, Хәтер көне, 1552 елдагы вакыйгаларны искә алу урысларның ачуын кабартачак, — дип фикерләре белән уртаклаша Алимә. — Әмма бу вакыйгалар барыбер канга сеңгән ул. Ул вакыйгаларны хәтердә тоту генетикага бәйле. Әгәр дә кеше, бу очракта татарлар үз эчендәгесен сөйли алмый икән, ул авырту, күңел ярасы арта гына. Авыру кешене кабул итү – шифалануга зур адым. Хаталарны инкарь итү дә ике яктагы да аңлашылмаучанлыкны, чирне аздыра гына. Әмма иманым камил, яңа буын кешеләре бу Хәтер көне, 1552 елдагы вакыйгалар турында ачыктан-ачык сөйләшә алыр, ике милләт тә үзара аңлашырга көче, акылы җитәр.
Бүген Русия Украинага бәреп кереп, сугыш алып бара. Һәм кешеләр арасында бу хәлне аклап сөйләүчеләр күп. Татарлар арасында да моны хата дип санамаучылар бар. Татар үзен Русиядә тигез хокукка ия булырга тиеш дигәнне дә оныта. Татарга булган 1552 елдагы хаксызлык бүген Украинада кабатлана.
Хәтер көне
Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.
Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.
Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.
Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум