Accessibility links

Казан ханлыгы җимерелү – Идел буе халыкларының уртак фаҗигасе


Казан ханлыгы. Фиринат Халиков рәсеме

Азатлыкта Хәтер атнасы дәвам итә. Бүген 1552 елдагы тарихи вакыйгаларны искә алып, Казан ханлыгының җимерелүе татар гына түгел, Идел буенда яшәүче башка халыкларга да ничек тәэсир итүе турында язма тәкъдим итәбез. Риваятьләр һәм чынбарлык нинди? Казан тарихчылары аңлатма бирә.

1552 елның октябрендә булган вакыйга – Казан ханлыгының егылуы татарның гына фаҗигасе дип санала. Әмма болай уйлау дөрес түгел, ди галимнәр. Казан ханлыгында татарлар гына яшәмәгән. Урта гасырда ул дәүләтнең төзелеше катлаулы була. Татарлар төзегән дәүләт булса да, биредә төрле милләт кешеләре гомер кичергән. Төп халык татарлар, ә башкалар хәерче туганнар статусында яшәгән дигән караш хаталы ди тарихчылар. Ул вакытта да халыкларның үзара мөнәсәбәтләре төрле, катлаулы булган, әмма алар бердәм бер системда яшәгән.

Бүгенге көндә тарихка киңрәк карарга кирәк, ди галимнәр. Тар караш белән үткәнне өйрәнү, юрганны әле бер якка, әле икенче якка тартудан татар да, башкорт та, чуаш белән мари да, удмурт, мукшы, эрзя да харап була. Бүген без 1552 елдагы канлы тарихи вакыйгаларда фин-угыр халыклары, чуаш белән башкортларның ничек катнашканын тикшерәбез. Идел буе халыклары Казан ханлыгы җимерелүеннән нинди зыян күргән һәм халык арасында таралган теге яки бу халыклар Мәскәү патшалыгына баш иеп буйсынулар, кем сатлык булган, ә кем юк дигән сүзләрнең никадәр дөреслеккә туры килүен Казан тарихчылары аңлатмаларына нигезләнеп аңлатабыз.

Марилар Казан ханлыгын яклаганмы? Аларның гаскәре Казан эчендә булганамы һәм нинди күләмдә булган?

Казан ханлыгында чирмешләр (XVI гасырда аларның атамалары шундый булган, аларга марилар да, чуашларның да бер өлеше кергән. Урыс чыганаклырында черемисы дип телгә алына – ред.) гаскәре 150 мең сугышчыны тәшкил иткән сүзләрне Казан тарихчылары инкарь итә. Казан ханлыгында аларның саны берничә дистә мең кеше белән исәпләнгән һәм алар барысы да сугышчы булмаган. Чирмешләрнең төп шөгыле аучылык, мал-туар үрчетү, бал, кәрәз җитештерү була. Казан ханлыгы хакимияте аларны иген белән тәэмин иткән, ә чирмешләр үз тауарларын саткан.

Чирмеш гаскәрләре Казанны яулаганда шәһәрдә булмаган. Ногай гаскәре булган. "Казанские истории" басмасында аларның саны 5 мең кеше дип язылган, әмма галимнәр бу – арттыру, 500 саны чынбарлыкка күбрәк туры килә дип саный.

Чирмеш гаскәре ни белән шөгыльләнгән? Алар кем ягында сугышкан?

Барысын да ак һәм карага буяп булмый. Аларның бер өлеше Явыз Иванга 1552 елга кадәр үк баш ия һәм Казан ханлыгын яклауда катнашмый. Зөя төзелгәч, чирмешләр күпләп яшәгән урыннарга Казаннан иген китерү туктала. Чирмешләр ач калмас өчен яңа кешеләр, бу очракта Мәскәү патшалыгы белән мөнәсәбәт төзергә кирәк дип саный. Урыслар тотрыклылык һәм ярдәм итүне тәкъдим иткән.

Әмма чирмешләрнең бер өлеше даими рәвештә Зөядә урнашкан урыс гаскәрләренә һөҗүм итеп торган. Чирмешләр Казанны камап алган урыс гаскәрләре урнашкан урыннарга кинәт яу белән бәреп кергән, аларны талаган, атларын урлаган. Берничә шундый рейд булган. Әмма урыслар өстәмә сак оештырган, күзәтү манаралары урнаштырган. Чирмешләр сан ягыннан күп булмаганга күрә, Мәскәү гаскәрләрен тар-мар итә алмаган, казанны яулап алу сугышында кискен борылыш ясарлык мөмкинлекләре булмаган.

Чуашлар бу сугышта ничек катнашкан?

Урта гасырларда саф этнослар булмаган, бары тик катламнар турында сүз йөртергә кирәк. Чуаш гаскәре дигән катлам булмаган, аларның гомумән сугышта катнашуы шикле. Алар күп очракта үзләре яшәгән урыннардагы чикләрне саклау белән шөгыльләнгән.


Казан ханлыгы җимерелгәч, Идел буендагы халыклар нинди хәлдә кала?

1570 елларда Идел буенда мари, чуаш һәм башка халыкларның баш күтәрүе башлана. 1570-1580 елларда Мәскәү патшалыгына каршы баш күтәрәләр. Бу бик зур сугышлар була. Күтәрелешнең өч дулкыны була. Сәбәбе гади. Казан ханлыгында бу халыклар салым белән кысрыкланмаган, коллык дәрәҗәсе булмаган. Чирмешләр, мәсәлән, ханлык чикләрен саклаучылар булып эшкә ялланган. Казан ханлыгы юкка чыккач, шул ук чирмешләр салым белән буыла башлый.

Беренче елларда Мәскәү аларга салымнар салмый. Казан ханлыгындагы кебек ясак кына түләттергәннәр. Әмма тора-бара салымнар арткан, чирмешләргә сезнең хезмәтегез кирәкми, сез – коллар һәм салымнар түләргә тиешсез дип игълан ителгән. Мондый мөнәсәбәт кешеләрне кылыч тотып сугышырга этәрә.

Бу коточкыч сугышлар була. Чирмешләр татардан аермалы бөтен әйберне югалткан. Татар урыс ягына авышканда, урыс дәүләтенә хезмәткә күчкән очракта вазифаларын саклап кала алган, күп татар шуннан файдаланган. Ә чирмешләрнең андый мөмкинлеге булмаган. Мәскәү берсенә дә морзалык дәрәҗәсен бирергә җыенмаган, иң күбе - көньяк чикләргә куып чыгарылып шунда урнашырга рөхсәт итә.

Башка халыклар нинди зыян күрә?

XV-XVI гасырлардагы удмурт, мари, чуаш, мукшы, эрзяларның иҗтимагый, туганлык структуралары тәмам югала. Халыкның бер өлеше коллыка төшерелә, салымнар белән тормышлары катлауна. Күпчелек кешеләр гасырлар буена яшәгән һөнәрләрен югалта, хуҗалыклар тар-мар ителә. Идел буендагы халыклар да татарлар кебек көчләп чукындырыла. Татарлар моңа каршы көрәшә, азмы-күпме үз хокукларын беркетеп куюга ирешә. Әби патша баш күтәрүләргә түзә алмыйча мөселман идарәсен булдыра. Башка халыкларда хәлләр бик авыр була. Православие аларның мәдәниятен, телләрен, гореф-гадәтләрен бастыра. Кешеләр уңдырышлы җирләреннән качып китәргә мәҗбүр була, уңдырышсыз җирләрдә хуҗалык алып барырга туры килә. Әмма иң мөһиме - бу халыклар ирекләрен югалта.

Марилар, башкортлар урыс дәүләтенә үз иреге белән кушылган дигән фикер дөресме?

Совет вакытында тарихчылар тарафыннан Казан ханлыгы чорында күпчелек халык иза чиккән дигән мифлар таратылды. Шуңа анда яшәгән халыклар урыс дәүләтен куанып кабул иткән, үз теләкләре белән аңа кергән дигән аңлатмалар бирелде. Чынбарлыкта исә Казан ханлыгының җимерелүе Идел буе халыклары өчен коточкыч фаҗигага була.

Казан галимнәре башкортларның үз иреге белән урыс патшалыгына керүе, моның өчен башкортлар Казан шәһәрендә Иван Грозный тарафыннан куелган түрәгә баш ияргә барган дигән сүзләрне XVIII гасырның мифологиясе дип саный. Бу махсус эшләнгән, Демидов, Строгонов кебек кешеләргә җирләрне бүләк итүне рәсмиләштерер өчен кулланылган алым, ди тарихчылар. Җирләргә кем хуҗа дигән сорау тумасын өчен Ак патша башкортларга хокукларын беркетеп куйган дигән уйдырма барлыкка килә. Чынында бу хакта бернинди документ сакланмаган. Казанга баруны да раслаган язмалар юк.

Башкортларның сословие буларак хокуклары киселә башлагач, XVIII гасырда баш күтәрүләр башлана. Мәскәү гаскәрләре моны азатлык, дин өчен көрәш дип санап кешеләрне котычкыч рәвештә бастыра. Урал буе, Чулман арты халыклары Емельян Пугачев белән бергә үз хокуклары өчен көрәшә.

1552 елдагы вакыйгаларда башкортларның роле нинди?

Ул вакытта башкорт этносы булмаганын истә тотарга кирәк. Әмма бүген башкортлар яшәгән җирлекләр Ногай Урдасы биләмәләре дип саналган. Ногай Урдасы белән Казан ханлыгы үзара тыгыз мөнәсәбәттә була.

XVI гасырның икенче яртысында бу тирәләргә урыс дәүләте килгәч, башкортлар барлыкка килә, урыслар аларны шулай дип атый башлый.

Ногай Урдасы башлыгы Йосыф бәй (Сөембикәнең әтисе) Казан ханлыгы белән дә, Мәскәү патшалыгы белән дә яхшы мөнәсәбәтләр корырга тырышкан. Бер яктан Казан ханлыгына ярдәмгә гаскәр җибәргән, икенче яктан Мәскәүдән вазифалар, өстенлекләр сораган. Мәскәү ахыр чиктә яулап алынган җирләрнең бер өлешен Ногай Урдасына бирү карарын чыгара. Ахыр чиктә Йосыф бәй үтерелә, балалары Мәскәүгә кача. Аларга Романов шәһәре бирелә һәм шулардан урыслашкан Йосыповлар нәселе үсеп чыга.

Казан ханлыгындагы татарлар барысы да дәүләтчелеген яклап сугышканмы?

Юк. Бу хаталы фикер. Татар аристократлары Казан ханлыгын яклаган дигән сүз дөрес түгел. Моның ачык мисалы – Камай морза. Ул Мәскәү ягына күчә. Милли азатлык, дәүләтчелек өчен көрәшкә татарлар дәррәү күтәрелгән дип әйтеп булмый. Алар аны аңлап та бетермәгән, кешеләр үз вазифалары, дәрәҗәләре өчен борчылган. Мәскәү ягына авышсак, бар ирешелгән максталар, мөлкәт, акчалар, дәрәҗәләр сакланып калачак дип уйлаган.

Казан ханлыгы турында нәрсә беләсез?

Казан ханлыгы турында нәрсә беләсез?

Сынау

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG