Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томски шәһәрендә яшәүче кыз сугышка каршы чарада чәчләрен кырды


Альбина Сентякова
Альбина Сентякова

Томскида яшәүче Альбина Сентякова сугышка каршы акция оештырган. Ул шәһәрнең Ново-соборная мәйданында чәчләрен кисеп, аларны тартмага салып, "Юк – димәк юк" ("Нет – значит нет") язуы белән күтәргән.

— Дөньяда һәм безнең илдә булганнар турында дәшми булдыра алмыйм. Нык сыкрыйм, бу түзәрлек түгел. Минем гаиләмдә барлык ирләр хәрби белгечлегенә ия һәм анда барырга (сугышка - Азатлык) кирәк булачагын тыныч кабул итәләр — ди ул.

Якында полиция булмаган, кызны акция барышында тоткарламаганнар, дип яза Сибирь.Реалии.

21 сентябрь иртәсендә, русияләргә мөрәҗәгатендә Русия президенты Владимир Путин илдә мобилизация игълан итте. Хакимият моны "өлешчә" дип атады һәм хәрби бурычлы барлык кешеләрне чакыртмаячакларын әйтте. Шул ук вакытта Саклану министрлыгына киң вәкаләтләр бирелде.

14 октябрьдә Владимир Путин Русиядә мобилизациянең "ике атна эчендә" тәмамланачагын хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG