Башкортстан хәрби комиссарының Дәүләт җыенындагы чыгышын журналистлардан яшерделәр дип хәбәр итә "Аспекты".
Бүген, 20 октябрьдә Уфада башкорт парламентының пленар утырышы башланды. Көн тәртибендә 40 мәсьәлә карала, беренче булып республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич чыгыш ясарга тиеш иде. Ул республикада "өлешчә мобилизация" уздыру турында сөйләргә тиеш булган.
Әмма Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев мәсьәлә ябык тәртиптә каралачак дип игълан иткән.
- 19 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның оккупациядәге дүрт төбәгендә: Херсон, Запорожье өлкәләрендә, Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда хәрби хәл кертте.
- Берничә сәгатьтән Федерация шурасы Русия президентының бу фәрманын бертавыштан раслады. Бу карар әлеге төбәкләргә генә түгел, Русиянең калган күпчелек субъектларына һәм аларда яшәүчеләргә да йогынты ясаячак.
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!