Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда прокуратура башкорт телен мәҗбүри укыту шикаятен тикшерә башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр Салават шәһәренең 23нче мәктәп укучыларының ата-аналары башкорт телен укырга мәҗбүр итәләр дип зарланганы әйтелде.

Башкортстанда прокуратура мәктәпләрдә башкорт телен мотлак укыту турындагы шикаятьне тикшерә башлаган. Бу хакта Mkset хәбәр итә.

"Аеруча контрольдә тотылучы шикаятьне тикшерәбез, нәтиҗәләре соңрак әйтеләчәк", дип белдергәннәр прокуратурада.

Кайсы мәктәпләрдә тикшерү узуы турында әлегә әйтелми.

Медиа язуынча, Башкортстан мәктәпләрендә укучыларның ата-аналары башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүне күзаллаган укыту планына имза куярга мәҗбүр итүеннән зарланган.

1 сентябрьдән 1нче һәм 5нче сыйныфлар яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФДМС) нигезендә укый башлады. Башкортстанда башкорт телен дәүләт теле буларак кайбер мәктәпләрдә бөтен балалалар да өйрәнә. Министрлык моны "мәктәп мөдирләре вәкаләтләре" белән аңлата.

Моңа кадәр Салават шәһәренең 23нче мәктәп укучыларының ата-аналары башкорт телен укырга мәҗбүр итәләр дип зарланганы әйтелде. Аларга 1-11 сыйныфта башкорт телен уку - математика, урыс теле кебек үк мәҗбүри булачак дип әйткәннәр. Медиа язып чыккач, мәктәп башкорт телен уку мәҗбүри түгел дип белдергән.

Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдус Каһарманов Азатлыкка сөйләвенчә, башкорт теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытыла алмый. Мәктәпләр аңлап җиткермәгәндер дип белдергән иде.

2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада Русия президенты Владимир Путин урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушты. Шуннан соң Татарстанда һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды. Республикаларның дәүләт телләре статусы юк дәрәҗәсенә калды.

Республикалардагы дәүләт телләренең барлык укучыларга укытылмавы ул телләрнең дәүләт тарафыннан яклавын юкка чыгарды. Белгечләр фикеренчә, 2017 елгы вакыйгалар башка өлкәләргә дә тәэсир итә, милли мәгариф һәм, гомумән, милли телләрнең хәле көннән көн начарлана бара.

Бу уку елыннан республикаларда дәүләт теле буларак татар телен укыту кертелде. Бу предметны да ата-аналардан гариза яздырып кына өйрәтәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG