Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов республикада мобилизация тәмамлануын белдерде


Архив фотосы
Архив фотосы

"Татарстан Саклану министрлыгының өлешчә мобилизацияләү йөкләмәсен үтәде", диде ул.

31 октябрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың "өлешчә мобилизацияләү буенча йөкләмәсен үтәвен" белдерде.

— Саклану министрлыгының безнең республикада ватандашларны мобилизацияләү йөкләмәсе үтәлде, — диде ул.

Соңгы атнада чакырылганнар хәзерге вакытта Казан югары танк училищесының хәрби биналарында, ди Миңнеханов.

Белгечләр мобилизация тәмамлану хәбәрләренә сак карарга, рәсмиләр белдерүен шикләнеп кабул итәргә киңәш итә. Хокук яклаучы Павел Чиков Путинның мобилизация тәмамлануы турында карары әлегә кадәр булмавын искәртә.

Узган атна Русия саклану министры Сергей Шойгу Путинга илдә мобилизация тәмамлануын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, полигоннарда һәм сугышка әзерләнүдә 218 мең кеше бар. Гаскәргә инде 82 мең кеше җибәрелгән, диде ул.

  • Русиянең Украинага сугышы 24 февральдә башланды.
  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG