Русиядәге исеме аталмаган төбәкнең хәрби-тикшерү бүлекчәсе сугыш вакытында бирелгән боерыкны үтәмәү турында җинаять эше ачкан. Бу - Русиядә ачылган мондый беренче җинаять эше, дип хәбәр итә "Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков.
Тикшерү фаразынча, гаепләнүче хәрби җитәкчесенең "хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен эш сәфәренә китү" турындагы боерыгын үтәмәгән һәм шул рәвешле сугышудан баш тарткан.
Контракт нигезендә хезмәт итүче хәрбигә әлеге эшне Җинаять кодексына Русиядә мобилизация игълан ителгәч өстәлгән маддә өлеше нигезендә ачканнар. Аның нигезендә ике елдан өч елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
Элегрәк бу маддә пункты нигезендә беренче тикшерү башлануы хәбәр ителгән иде: Ставрополь краенда ике ир дини карашлары сәбәпле Украинадагы сугышка барудан баш тартты.
Кичә, 26 октябрьдә Русиядә мобилизация вакытында үзбелдеклеге белән хәрби бүлекчәне калдырып китү турында беренче җинаять эше ачылуы билгеле булган иде. Улан-Удеда яшәүче ир хәрби җитәкчесенә "Бернинди Украинага да бармыйм, бернинди украиннарга да атмыйм", дигән, шуннан соң аңа үтерү һәм җинаять җаваплылыгы белән яный башлаганнар, ул коймадагы тишектән чыгып качкан диелә.
Мобилизацияләнгәннәрнең Казанда да кача башлавы билгеле. Азатлыкка чыганагы "аларны эзлиләр, әмма таба алмыйлар", дип сөйләгән иде.
- Русиянең Украинага сугышы 24 февральдә башланды.
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!