Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәү әнием "халык дошманы" баласы булган". Актанышта репрессия корбаннарын искә алалар


Алсу Арсланова золым корбаннары турында сөйли
Алсу Арсланова золым корбаннары турында сөйли

Актаныш районы Чөгәнә авылы мәдәният йорты хезмәткәре Алсу Арсланова репрессияләнгән авылдашлары истәлеген мәңгеләштерү максатыннан репрессия корбаннарының туганнары клубын оештырган. Аның дәү әнисе "халык дошманы" баласы булган, кыерсытуларга түзә алмыйча, туган авылыннан башка авылга күченгән.

Бу эшне Арсланова берүзе башкара. Бабасы турындагы истәлекләрне җыя башлагач, интернеттан бабасының репрессияләнү тарихын да, гаепләнү маддәсен дә таба алган.

30 октябрь — Репрессия корбаннарын искә алу көнендә Чөгәнәдә (авылда 200ләп кеше яши) репрессияләнгән авылдашларны искә алу кичәсе узды. Азатлык Алсу ханым белән репрессиягә эләккән туганнары хакында мәгълүмат табу юллары, аларның хәтерен мәңгеләштерү хыяллары хакында сөйләште.

— Репрессияләнгәннәр истәлегенә мондый кичә беренче мәртәбә уздырыламы?

Илебездә нинди вакыйгалар барганын, бу вакыйгаларның безнең авыл тарихына, авыл кешеләренә ничек тәэсир иткәнен балаларга аңлаешлы телдә сөйлисем килә

— Кичә түгел бу, балалар өчен мәгълүмат сәгате буларак үткәрдек. Репрессия корбаннары көне турында, бу көнне билгеләп узу каян килеп чыккан, нигә уздырыла — шуларны аңлаттым. Ундүрт бала килде. Башта репрессияләнгән авылдашларны искә алу клубының презентациясе булды, шуннан әниемнең бабасы турында сөйләдем. "Ачык исемлек" ("Открытый список") сайтына кереп, бабам турындагы мәгьлүматны күрсәттем. Балаларга, әлбәттә, мондый тарихларны аңлавы кыен, әмма аңларга тырышып тыңладылар.

— Балалар белән эшлим дидегез. Балаларга бу теманы ничек җиткерәсез?

— Бу тема балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә авыр. Без үзебез дә репрессияләр турында 90нчы еллар башында гына белдек. Без аларның ни сәбәпле килеп чыкканын да аңламый идек бит. Безнең клубта балалар һәм яшүсмерләр өчен "Батырлык" патриот клубы эшли, анда 10-15 яшьлек унбиш бала йөри. Илебездә нинди вакыйгалар барганын, бу вакыйгаларның безнең авыл тарихына, безнең авыл кешеләренә ничек тәэсир иткәнен балаларга аңлаешлы телдә сөйлисем килә. Мин аларга аңлау җайлы булсын дип презентацияләр дә ясыйм. Хәзерге заман баласына бу теманы бирү авыр. Аларга әле Икенче дөнья сугышы турында сөйләү дә бик читен. Алар бөтенләй башка дөньяда яши. Аларның сөйләшүе дә безнең кебек түгел. Балалар кызыксына! Икенче дөнья сугышы белән дә кызыксына — музейдагы экспонатларны тотып карыйлар, мәш киләләр.

— Казанда хакимият сәяси золым корбаннарын искә алу пикетын үткәрттерми. Ә сез авылда репрессия тегермәненә эләккән шәхесләрне искә аласыз. Бу эшкә ни өчен алындыгыз?

Бөтен мөлкәтне тартып алдылар, бәләкәй генә мунчада яшәп калдык

— Авылыбыздагы мәдәният йортының бер бүлмәсендә совет чорына, шул елларның авылына багышланган музей ясадым. Һәм шушы музей кысаларында бик күп әйберләр эшлисем килә.

Ни өченме? Әниемнең бабасы Нәби Хаҗиев — Актаныш районы Иске Сәфәр авылыннан, 1937 елда "кулак" дип таныла. Җинаять кодексының 58нче маддәнең 10нчы пункты нигезендә тоткарлана ("инкыйлабка каршы эшчәнлек" маддәсе — ред.), 1938 елның 8 гыйнварында Минзәлә төрмәсендә атып үтерелә. Дәү әни "бөтен мөлкәтне тартып алдылар, бәләкәй генә мунчада яшәп калдык, әнкәемнең күлмәкләренә кадәр алып чыгып киттеләр" дип сөйли иде. Бу эшкә алынуымның иң беренче сәбәбе шулдыр инде.

Алсу Арсланова
Алсу Арсланова

Икенче сәбәп — сигез еллап элек безнең авылга Израилдән мине эзләп бер ханым килде. Минем авыл тарихы белән кызыксынганымны ишеткән дә, үзенең бабасы, безнең авылдан репрессиягә эләккән Фарсый Гыйлфанов турында мәгълүмат эзлим, диде. Ул вакытта мин әле бу тема белән кызыксынмый идем, шуңа күрә аңа бер файдалы мәгълүмат та бирә алмадым. Бары тик бабасының туган нигезендә булдык — аларның өйләре булган урын бүгенгә кадәр Фарсый тыкрыгы дип атала. Әлбәттә, зиратка да бардык. Һәм менә ике ел элек шушы Фарсый Гыйлфанов турында мәгълүматка тап булдым. Ул 1931 елда бертуган энеләре белән репрессиягә эләгә. Бертуганнарының өчесе дә гаиләләре белән Чиләбе өлкәсенә сөрелә. Израилдән безнең авылга килгән ханым шушы бертуганнарның берсенең кызы булып чыкты. Ә мин ул безгә килгән вакытта аннан берни дә төпченеп сорый да алмый калдым. Кызыксынмагач, ничек сорыйсың инде? Шуннан кызыксына башладым менә.

Безнең авылга Израилдән мине эзләп бер ханым килде

Бабаемның репрессиягә эләгүе турында әни дә еш сөйли, исән чагында дәү әнием дә сөйли иде. Югыйсә алар сәяси гаилә дә булмаган. Безнең бабай мулла булган инде. Хәлле крестьяннар булган алар: сыер, ат асраганнар, ике йорты, амбарлары булган.

— Сәяси золым корбаннары турында мәгълүматны ничек табасыз? Әйтик, башка кеше репрессияләнгән туганы турында белергә теләсә, аңа эшне каян башлыйсы?

— Мин бабам турында мәгълүматны интернеттан эзләп таптым. Анда гаепләү маддәсе, ничәнче елда хөкем ителгәне, нинди җәза бирелгәне һәм ничәнче елда акланганы — бөтен мәгълүмат та бар. Туганнары репрессиягә эләккән кешеләр өчен "СССРда сәяси террор корбаннары" дигән бердәм мәгълүмат базасы оештырылган. Шулай ук, "Ачык исемлек" дигән бик яхшы проект эшли. Мин инде күбрәк шуннан эзлим. Безнең авылдан мин үзем ике генә гаиләне таптым. Алар турында бөтен мәгълүматны җыеп, үзебезнең музей почмагында ниндидер бер экспозиция эшлисем килә. Музейга кергән һәрбер кешегә шушы авылдашларым турында да кыскача мәгълүмат бирергә телим.

— Ике гаилә — бу табылган кадәресе генәме? Әллә авылдан барысы ике гаилә репрессияләнгәнме?

Авылда бу кешеләрнең инде туганнары да юк, алар турында белүче дә юк

— Бөтенесе ике генә гаилә булгандыр дип уйламыйм, бу әле табылган кадәресе генә. Бу вакыйгалардан соң күп еллар үтте — авылда бу кешеләрнең инде туганнары да юк, алар турында белүче дә юк. Шуңа бөртекләп үзем эзлим. Исем-фамилияләрен тапкач, бәлки, архивларга мөрәҗәгать итеп булыр — менә шушы эшне башкарып чыгасым килә.

— Ә авылдашлар сезнең бу эшкә ничек карый соң?

— Эшне башладым гына әле. Күбрәк үзем башкарам, үзем эзлим.

— Еш кына Икенче дөнья сугышында катнашучылар исемлегендә булмаса, туганнары ул кеше турында сөйләшмәскә, аны искә алмаска тырыша. Ә инде бабалары репрессиягә эләксә, гаилә ул теманы читләтеп узарга, артык сораулар бирмәскә тырыша. Ни өчен, дип уйлыйсыз?

Дәү әнием "халык дошманы" баласы булган. Үз авылында кыерсыту булганга, безнең авылга килеп урнашкан

— Совет чорыннан ук шулай килгән. Балалары — "халык дошманы". Менә минем дәү әнием авылда әнә шундый кыерсытуларга түзә алмыйча, 1941 елда унҗиде яшендә Иске Сәфәрдән Чөгәнәгә колхозга эшкә килгән. Ул "халык дошманы" баласы булган. Үз авылында кыерсыту булганга, безнең авылга килеп урнашкан, соңыннан кияүгә чыгып яшәп калган. Андый кешеләр турында сөйләү тыелган, аларны искә алмаганнар. Шушы эшкә алынуым да — ул шәхесләрнең исемнәре Икенче дөнья сугышында катнашканнар белән бергә искә алынсын иде дигән теләктән.

Бәлки, киләчәктә мәрмәр таш яки мәрмәр такта эшләтеп куеп булыр. Төрле бәйгеләрдә катнашу теләгем дә шуннан. Социаль һәм мәдәни проектларга ярдәм итүче "Жить вместе" бәйгесенә дә шул максаттан катнашып карадым — җиңүче булмасам да, минем проект иң яхшы 100 проект исемлегенә керде. Киләсе елларда катнашып, бәлки, отып та булыр.

Сәяси золым корбаннарын искә алу көне

Сәяси золым корбаннарын искә алу көне — сталинизм елларындагы сәяси репрессияләр аркасында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең истәлегенә багышланган көн.

Русиядә ел саен 30 октябрьдә билгеләнә. Украинада — майның өченче якшәмбесендә, Казакъстанда 31 майда билгеләп үтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG