Кырымда, кырымтатарлар яшәгән башка илләрдә, хәтта башка халыклар арасында таралып, төрле телләрдә башкарылган "Әй, гүзәл Кырым" җыры халыкны дөньяга таныткан бер музыкаль әләмгә әверелде дияргә мөмкин.
Кырымтатарлар арасында "Әй, гүзәл Кырым" җыры инде күптән халык җыры итеп саналса да, аның тарихы хакында башка мәгълүматлар да бар. Бу җырны иҗат иткән дип саналган төрле шәхесләр исемнәре атала. Алар арасында профессиональ композитор, шагыйрь дә, һәвәскәр авторлар да бар.
Кырымда бүгенге кайбер җырларның янә тыелуы сурәтендә Азатлык "Әй, гүзәл Кырым" җыры турында журналистлар, милли хәрәкәт вәкилләре белән сөйләште.
Бу җыр — кырымтатарлар тарихының аерылгысыз өлеше
Андыйларның берсе сөргенлек елларында Ташкентта дәүләт радиосының кырымтатар тапшырулары редакциясендә, ә 1990нчы елларда Акмәчеттә (Симферополь) Кырым радиосында эшләгән Сервер Бекиров "Әй, гүзәл Кырым" җырын беренче тапкыр 1970 елда Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә йорт хуҗасы Шөкри Османов башкаруында ишеткән. Османов Ташкентта кырымтатар телендә чыккан "Ленин байрагы" газетының штаттан тыш фотомөхбире булган.
— Шөкри Османов бу җырның 1968 елның ахырларында Кырымда тууы турында сөйләде, — ди Бекиров. — Бу елны ул Кырымга Акмәчеттә яшәгән туганнары янына килә. Бер көн алар Алушта шәһәренәдә диңгез ярында ял итеп, коенып Акмәчеткә кайтканда, троллейбус тукталышында тагын 5-6 кырымтатар кешесе белән очраша. Троллейбуста барганда бу кешеләрнең берсе тау өстендә торган иске татар йортына күрсәтеп "ул безнең йорт" ди.
"Фатма апа, бер җыр язмыйкмы" дидем, чөнки ул кырымтатарча яхшырак белә иде
"Ул кеше күрсәткән йорт Акмәчеткә килгәнче исемнән чыкмады, уземнең 15 яшьтә Кырымнан чыгарылганымны хәтерләп, Үзбәкстандагы беренче елларда ничек яшәгәнем кино тасмасы кебек күз алдымнан узды. Кич өйгә кайткач хуҗаларда булган кечкенә аккордеонны алып үземчә уйный башладым һәм ниндидер көй, аңа да "Алуштадан искән җил йөземә орды" дигән сүзләр үзеннән-үзе килеп чыкканын тоймый калдым. Әндиҗаннан килгән янымда утырган Фатма Хәлиловага карап "Фатма апа, бер җыр язмыйкмы" дидем, чөнки ул кырымтатарча яхшырак белә иде. Шулай итеп бер өч бәеттән (куплеттан) торган җыр барлыкка килде. Без аны "Гүзәл Кырым" дип исемләдек. Берничә көннән без торган Мөршидә апаның йортында тупланган кырымтатарлар алдында бу җырны беренче тапкыр Майе Аметова җырлады", дип сөйләде миңа Шөкри абый.
Ул милләтче җыр итеп КГБ тарафыннан тыелды
Үзбәкстанга кайткач, Шөкри Османовка җырның ноталарын күршесе Руслан Куртаметов язып биргән. Османовның үзенең музыкаль белеме булмаган. Бу җыр туйларда уйнаган музыкантларга эләгә һәм тиз арада Үзбәкстанда яшәгән кырымтатарлар арасында тарала, аңа яңа сүзләр дә өстәлә, кайберләренең урыннары да алмаша. Халык белән бу җыр да Кырымга кайта. Сөргенлек урыннарында бу җыр өчен җазалау да була ала иде, чөнки ул милләтче җыр итеп КГБ тарафыннан тыелды. Шулай итеп, "Әй гүзәл Кырым" җырын Шөкри Османов һәм Фатма Исмаилова язган дияргә мөмкин, — ди Сервер Бекиров. Бу хакта бер видео да төшерелгән иде.
Ә менә милли хәрәкәт ветераны Гамер Баев җырның сүзләрен милли хәрәкәт ветераны, шагыйрь Сеитумер Эмин (1921-2004) 1948 елда Үзбәкстанда Бекабад шәһәрендә язган һәм моны бик аз кеше белә, ди. Ул вакытта җырның исеме "Сабалары эскен еллер"( "Иртәннәрен искән җилләр") булган, ди.
— Сеитумер Эмин бик намуслы, көчле кеше иде. Аның иҗаты халкыбызны гомер буе рухландырып торды. Шагыйрьнең китабында бу шигыре янында кечкенә хәрефләр белән "Гүзәл Кырым" язылган. Эминның шигырен җырлап карасаң, сүзләре көенә тәңгәл килә. Тик шигырьнең кайбер сүзләре үзгәртелеп халык арасына китте, хәзер җырланган җырның сүзләреннән аерылып торган урыннары да юк түгел, ләкин мәгънәсе шул ук, — ди Баев.
Гамер Баевның әйткәннәрен композитор Февзи Алиев кире кагып, Сеитумер Эмин — җыр сүзләренең авторы түгел, ди.
Ул Эмин "Гүзәл Кырым" җырын сүзләрен заманында аның дәфтәрендә күргәнен да сөйли, ләкин аның сөйләгәннәрен тикшерү мөмкинлеге инде юк, чөнки Эмин 2004 елда бакыйлыкка күчте. Шуны да әйтергә кирәк, Сеитумер Эмин исән чакта үзе бервакытта да бу җырның сүзләренә дәгъва итмәде.
Февзи Алиев "Әй, гүзәл Кырым" җырының көен ул үзе иҗат итүен, ә сүзләрне милли хәрәкәт ветераны, Сеитумер Эминның сафдашы, сугыш елларында партизан булган Бекир Османов язуы турында белдерә.
— 1961 елның мартыннан 1968 елның 7 февраленә кадәр мин гаиләм белән бергә Ессентуки шәһәрендә яшәдем, эшләдем һәм дәваландым. 1967 елның 5 февралендә миңа Кырым партизаннарының элекке разведчигы Бекир Османов килде, ул Кисловодски шәһәрендә ял итеп дәвалана икән.
Бу беренче очрашу миндә зур, онытылмаслык тәэсир калдырды. Аның сөйләшүендә барысы да бу елларда безнең бөтен халкыбыз өчен иң мөһим булган Кырым мәсьәләсе турында иде.
Ул туганнарымннан минем музыкант һәм композитор булуымны, җырлар иҗат итүемне белеп килгән. Беренче очрашуыбызда ул миңа Кырым турында үз текстын бирде һәм миннән бу текстка көй уйлап табуны сорады. Ә 11 февральдә ул мин язган көй ноталарын алырга килде, — дип сөйли Алиев.
Композитор Османовтан "Ни өчен сезнең текст "Алуштадан искән җилләр йөземә орды" сүзләре белән башлана? Сез бит үзегез Бакчасарайның Озенбаш авылында тудыгыз" дип сораган. Османов "Кырым тауларындагы Озенбаш авылын, урманнарын без үзебез яхшы беләбез. Ә Кара диңгезгә һәм дөньякүләм танылган Ялтага капка булган Алуштаны бөтен дөнья белә!" дип җаваплаган.
Чәй мәҗлесендә Февзи Алиев аккордеон алып, Бекир Османов сүзләренә язылган Кырым турындагы җырны уйнап җырлаган, ноталар белән текстны аңа биргән.
— Көй гади, кырымтатар халык җырларына бик якын. Музыка һәм текст авторларын күрсәтмәдек. Ул вакытта, коммунистик чорда, бу бик куркыныч иде. Репрессияләр чәчәк аткан заманнар. Без бер-беребезгә бу җыр авторларын беркайчан да атамаска сүз бирдек, ул халык җыры булырга тиеш дип килештек, — ди Алиев.
Өч көннән соң, 14 февраль иртүк, кара "Волга" машинасында Февзи Алиевны КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре Андрей Гальцевка алып китәләр.
Алиев белән Кырым мәсьәләсе турында җитди сөйләшү үткәрелә. 1967 ел кырымтатар милли хәрәкәте өчен бик мөһим ел була. Үзбәкстанда кырымтатарларны Кырымга кайтару өчен җыелышлар, митинглар үткәрелә, югары дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләр юлланган чор.
1967 елда СССРның Югары Советы депортациянең нигезсез булуы турында карар чыгара. Ләкин барыбер кырымтатарларга үз җирләренә кайту мөмкинлеге бирелми. Берничә айдан соң Февзи Алиев Ставрополь музыка училищесын тәмамлап, дипломын ала, йортын сатып, гаиләсе белән бергә Үзбәкстанга, Кибрай бистәсенә кайта.
Февзи Алиев җырның беренче, асыл варианты белән дә уртаклашты.
Бүген җыр дөньякүләм танылды
Дүрт юлы булса да, татар телендә башкарылган җыр белән татар җырчысы 42 ил арасында беренче урынга лаек булды
"Евровидение - 2016" бәйгесендә Җамала (Сусанна Алим кызы Джамаладинова) башкарган "1944" җырына да "Әй, гүзәл Кырым" кушымтасы рефрен (лейтмотив) итеп кертелгән иде. Бу "Әй, гүзәл Кырым"ның Европа дәрәҗәсендә бөтен дөньяга яңгыравының иң югары ноктасы булгандыр. Шулай итеп, Европаның иң популяр җыр бәйгеләренең берсендә катнашкан, дүрт юлы булса да, татар телендә башкарылган җыр белән татар җырчысы 42 ил арасында беренче урынга лаек булды.
Юлия Качула җитәкләгән балалар ансамбле былтыр "Әй, гүзәл Кырым" җырын украин һәм кырымтатар телендәге версиясен язып чыгарды. Качула Кырымнан 2022 елның сентябрь аенда китергә мәҗбүр булды.
Җырны украин, испан, төрек телләрендә дә башкаралар. Татарстанда аны беренчеләрдән булып журналист Флюра Низамова башкарды. Җамала Евровидениедә җиңгәннән соң ул Азатлыкка әлеге җырны Казанда башкару тарихын сөйләгән иде.
— 1989 елда Казанда укып йөргән кырымтатар студентлары "Кесмәт" ("Язмыш") дигән ансамбль оештырган иде. Мин кырымтатар җырлары белән кызыксынган кеше буларак, берничә җыр да белә идем, аларны пластинкалардан отып өйрәндем һәм бу ансамбльгә кушылып киттем.
Бу җырны, ялгышмасам, әле сөргендә Үзбәкстанда яшәгәндә үк "Хайтарма" ансамбле җитәкчесе Фәүзи Билялов беренче булып башкарган. Үзбәкстанда Кырымны сагынып туган җыр ул. Кырымтатар студентлары миңа иң беренче булып шул җырны җырлап күрсәтте. Бу җыр "Алуштадан искән җилләр" дип атала. Фәүзи Билялов аны үзе "Гүзәл Кырым" дип башкара иде.
Үзбәкстанда Кырымны сагынып туган җыр ул
"Алуштадан искән җилләр йөземә бәрде, балачакта калган өйгә күз яшем тамды", дип китә инде ул. Мин аны кырымтатарча җырлый идем, аңласыннар өчен бер күплетын татарча да башкара идем. Без Казанда шактый гына концертлар куйдык һәм Суслангерга сөрелеп, Мари Иле республикасының Волжски шәһәрендә яшәп калган кырымтатар гаиләләре алдында да чыгыш ясадык. Йөзләгән гаилә алдында концерт куйдык.
Сөргенгә җибәрелгәннән бирле аларның кырымтатарча концертны күргәннәре булмаган. Бөтен зал белән елап утырдылар, соңыннан килеп кочаклап бик каты хисләнделәр, рәхмәтләр әйттеләр.
Кырымтатар җыры Украинага теләктәшлек хисләрен көчәйтте
Русиянең Украинада башлаган сугышыннан соң интернетта "Бу җыр башка мәгънәгә ия булды. Анда кырымтатарларының гына түгел, бөтен Украинаның да җан газабы, авыртуы бар" дигән язулар тарала башлады. Youtubeта җыр клибына шундыйрак комментарлар калдырылган:
"Җырда бу сугышта якыннарын югалткан украиннарның җан авазын ишетәм. Ул халкыбызның кайгысыннан килеп чыга. Яңалыклар карагач, без яшергән җан кычкыруы. Русия тукта! Безгә сезнең ярдәм кирәк түгел. Без синең эзәрлекләүдән арыдык!"
"Украинадан, Херсоннан язам. Минем шәһәрдә вакытлыча тынлык булганда, бу видеоны карыйм һәм күз яшьләрен тыя алмыйм. Украина барыннан да өстен!"
"Мин Босния һәм Һерцеговинадан, һәм мин бу авыр җырны сизәм һәм аңлыйм. Украина һәм Украина халкына ярдәм итегез!"
""They killed you all and said we’re not guilty". ("Алар сезнең барыгызны да үтерде һәм без гаепсез, ди"). Бу сүзләр бүгенге куркынычларны да сурәтли ала. Украина халкы, бирешмә. Мәхәббәт белән, Казакъстаннан".
"Азәрбайҗан халкы буларак, без һәрвакыт Украина белән һәм алар өчен дога кылабыз".
"Бу җырны тыңлаган саен һәрвакыт күз яшьләре чыга. Көчле халык украиннар, бирешмәгез!"
2019 елның августында Төркия башкаласы Әнкарада кырымтатар мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасының яңа бинасы ачылышында катнашкан Украина президенты Владимир Зеленский "Әй, гүзәл Кырым" җырының сүзләрен искә төшергән иде.
Кырымтатар халкы сөргене
1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.
18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.
Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум